Кол Шәриф мәчете музей гына булып калмасмы?

Кол Шәриф мәчете музей гына булып калмасмы?

мәчетенең ремонтка дип ябылуына инде ярты ел вакыт үтте. Халык арасында мәчетне ачмыйлар, музей булып кала икән, дигән борчулы сүзләр дә йөри. Редакциябезгә дә аптырап мөрәҗәгать итүчеләр хәтсез. Моңа ачыклык кертү өчен без мәчетенең беренче имамы Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛАга мөрәҗәгать иттек.

Бисмиллаһирахманиррахим. Бу сорауга җавап эзләп табу өчен иң элек, әйдәгез, Кол Шәриф мәчетен торгызу турындагы Указга кул куйган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Аллаһ йорты ачылу тантанасында әйткән сүзләрен искә төшерик.

– Халкыбызның гасырлар буе күңел түрендә йөрткән иң изге хыялы тормышка ашты. Без барыбыз да бу дулкынландыргыч вакыйганың шаһитлары. Кол Шәриф мәчете халкыбыз хозурына кире кайтарылды. 450 елдан артык вакыт үткәннән соң, тарихның өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү һәм аны мәңгеләштерү бәхете нәкъ менә сезнең белән безгә насыйп булды. Бу гамәлебез белән без үзебезнең горур, таза рухлы халык икәнлегебезне тулысынча расладык! – диде Шәймиев үз чыгышында. Игътибар иттегезме, Президент, Кол Шәриф мәчете халкыбызга кире кайтарылды, ди. «Музей» дими, «бина» дими, «» ди. Миңа каршы килеп, кайберәүләр: «Ә Минтимер Шәрипович иң элек имза куйган Указда музей сүзе дә бар», – диярләр. Бардыр. Ләкин гамәл ахыргысы белән бәяләнә. Соңгы сүз кыйммәтле, чөнки ул фикердән туа, акылдан тирбәлә. «Халкыбызга кире кайтарылды», ди Минтимер Шәриф улы. Әйе, халык белән хөкүмәтнең максатлары тәңгәл килгәндә генә төзеп була мондый мәчетне. Иманлы халык намазлы була. Намазлы халык догада тора. Догасын Аллаһы Тәгалә игелекле җитәкчеләр аркылы да гамәлгә ирештерә.

Кол Шәриф мәчетенә бәя биреп, М.Ш.Шәймиев:

– Кол Шәриф – Казан тарихында тирән эз калдырган шәхес. Шагыйрь, көрәшче һәм акыл иясе, сәед Кол Шәриф үзенең шәкертләре, дәрвишләр һәм суфыйлар белән шәһәрне дошманнардан саклап сугышта һәлак була. Халык үзенең тарихын, шул тарихта үз исемнәрен гасырлар аша үтәрлек итеп халкының йөрәгендә язып калдырган шәхесләрен белеп, алардан үрнәк һәм гыйбрәт алып яшәргә тиеш, – диде.

Әйе, Кол Шәрифләр: «Мине эшемнән алалар», – дип мәчеткә ябышып, күз яше түкмәгән. Мыштым гына качып китмәгән, мал-мөлкәтен саклап, йөгереп барып башын имәгән. Ә мәчетен яклап, халкы артына качып түгел, ә халкын Аллаһ сүзе белән көрәшкә өндәп, шәһит киткән шәхес.

– Кол Шәриф мәчете республикабыз мәркәзенең төп мәчете генә түгел, ул Казанның һәм Татарстанның яңа символы, бөтен татар дөньясын үзенә җәлеп итүче рухи үзәк тә. Ул – безнең үткәнебезне киләчәгебез белән тоташтыручы рухият күпере, – дип дәвам итте республикабызның беренче Президенты. «Мәркәзебезнең төп мәчете», диде Минтимер Шәрипович. Төп мәчет ничек ябылырга мөмкин?! «Рухи үзәк», – диде. Рухи үзәк корыса, без кем булырбыз? Үткәнебез иманга нигезләнгән Аллаһының сүзенә береккән. Бүгенгебез шул чишмәдән көч һәм дәһшәт алмаса, киләчәгебез булырмы?

Курбский язмаларын исегезгә төшерәсе килә. Ул: «Татарларга күп тапкыр бирелергә тәкъдим иттек. Менә бервакыт алар: «Туктатыгыз сугышны!» – диде. Без җиңү хисен кичердек. Татарлар ханнарын исән калдыру максатыннан, сугыштан читкә чыгардылар һәм: «Без үзебезнең ханыбыз өчен сугыштык, дәүләтебез өчен көрәштек, хатыннарыбыз, балаларыбызны сакладык. Алар инде юк. Ләкин без әле Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дә сугыштык. Ә Аллаһ исән, Ул бар. Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» – дип безнең өскә ябырылдылар. Ник сугышалар? Бер татарга 50 урыс каршы тора бит!» – дип яза. Һәм җавабын да бирә: «Аның каравы, ирекле булып һәлак булдылар!» – ди. Кол Шәриф – иреклеләр мәчете ул. Коллар мәчете түгел. Вакларны кабул итми ул.

Минтимер Шәймиев янә чыгышында болай диде: «Кайчандыр Кол Шәриф болай дип язган:

«Гаҗәеп бер җай – рәхәттер җиһанда.

Бу Казан шәһәре!

Галәмдә юктыр бу тикле туганлык

һәм иминлек шәһәре».

Яңарып килүче кирмәнне күрсә, ул бүген дә шушы юлларны кабатлар, дип уйлыйм. Кол Шәриф мәчетенең ишекләре иманга омтылган һәркемгә ачык булачак». Бу сүзләр – ТР беренче Президентының ачык позициясе. Кем ябарга маташа мәчет ишеген? Беләбез, белмибез түгел! Исемен, туган урынын, йөргән юлын беләбез. Ул – Шайтан. Ләкин аның юлы татар халкы юлы түгел, аның сүзе Татарстан хөкүмәте сүзе түгел. Чөнки Аллаһ йортының ишеге иманга омтылганнарга ачык.

– Бу мәчетне чын мәгънәсендә бөтен халык төзеде. Иң беренче рәхмәтемне мин авыл хезмәтчәннәренә әйтер идем, – дип дәвам итте Минтимер Шәрипович, – Гомер-гомергә изге саналган икмәк изге эшнең нигез ташы булды. Мәчет төзелешенә үз өлешләрен башлап алар кертте, төп иганәче «Татнефть» җәмгыяте, күп кенә башка оешмалар, аерым гражданнар ихлас күңелдән ярдәм иттеләр.

Әйе, Кол Шәриф мәчетен төзүдә бөтен татар халкы теләктәшлек күрсәтте, ярдәм итте. Мәчетне ябалар икән, дип фетнә таратучылар, инде авыгызны йомыгыз. Чөнки бу мәчеттә һәрбер колхозчының өлеше бар. «Татнефть»нең түгел, һәрбер нефтьченең өлеше бар. Укытучылар, язучы-сәнгать осталары мәчет төзелешенә үз өлешен кертте. Бер апа йортын сатып, акчасын мәчет төзелешенә тапшырды. Күп кеше бер генә кирпеч алырга булса да, миннән ярдәм булсын дип, пенсияләреннән өлеш чыгарды. Татарстан гына түгел, бөтен Русия ярдәм итте мәчет төзелешенә. Татарлар, мөселман халкы гына түгел, христианнар – урыс, украин, грузин, чуаш, мари һәм башкалар теләктәшлек белдерде. Чөнки Илаһка ышануда бердәм без. Чөнки атабыз – Адәм, анабыз – Һәва балалары без. Гарәп илләреннән, Германия, Чехия, Япония, Америка, Иран, Төркия һәм башка илләр үзләренең өлешен кертте бу мәчет төзүгә. Хәзер әйтеп карагыз, без мәчет төземәдек, дип. Белмим, кем нәрсәгә ирешергә теләгәндер, ләкин без бердәм булып мәчет төзедек һәм акчаларыбызны мәчет төзүгә бирдек. Бу катгый һәм бәхәссез.

Әйе, мәчет проектланган вакытта анда мирасханә булдыру да каралган иде. Без мәчетнең ул өлешен музей дип күзалламадык, ә мирасханә дип атадык. Ислам дине – олы тарихи юл үткән Илаһи тәгълимат. Һәм шул тәгълиматны аңлату, төшендерү максатыннан, шулай ук татар халкының Ислам диненә нигезләнгән үзенең мәдәнияте, үзаңы, мохите бар. Шул мирасыбызны иң беренче чиратта халкыбыз өчен саклап калу һәм бөтен дөньяга күрсәтү максатыннан булдырылды ул мирасханә. Кешелек дөньясы китаптан да олырак нигъмәт тудырганы юк. Явыз Иван гаскәре дә, алтын мөлкәттән кала, Казаннан бик күп китап алып китә. Мәчет китапсыз булмый. Югыйсә, рухы юкка чыга аның. Шул рухи байлыгыбызны – мирасыбызны барлау максатыннан чыгып, мәчеткә нигез салынган көннән башлап, без аның китапханәсен булдыра башладык. Хәйран гына борынгы кулъязма китаплар тупладык. Ләкин, ни кызганыч, бу эшләр беркемгә дә кирәкмәде. Еллар буе бу китаплар мәчетнең бәдрәфеннән өскә күтәрелә алмады. Кирәкмәде Казан Кремле музей-тыюлыгына ул китаплар, аларга мирас түгел, музей кирәк булды.

Ләкин, шуңа карамастан, бүген кайбер китапларны өйрәнү эше дәвам итә. Мәсәлән, Галимҗан Баруди көндәлеген кириллицага күчерү эше бара. Ә безнең максат – Казан Кремле эчендә борынгы кулъязма китапларның олы китапханәсен булдыру иде. Бүген янгын сүндерү часте урнашкан бинаны бирерләр, дип өметләнгән идек. Ләкин булганыннан да коры калдык.

– Кол Шәриф мәчетенең ябылу сәбәбе Илдус Фәизов белән Рамил хәзрәт Юнысов низагы түгелме?

– Беткә үч итеп тун якмыйлар бит инде. Монда проблема мәсьәләдә түгел, ә мәсьәләне чишә белмәүдә. Дини кеше, мөселман өчен беренче чиратта Коръән һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) үрнәге бар. Митингларда хаклык табылмый, каршылык кына арта. Мәчет ике якның шәхси мәнфәгатен чишә торган урын түгел. Әнә аның өчен Кабан күле бар, шунда чишәргә кирәк мөнәсәбәтләрне. Урамдагыны мәчеткә алып кермиләр. Мәчеттәгене урамга алып чыгарга кирәк. Аллаһы Тәгалә сүзен халыкка җиткерергә кирәк. Бер остаз шәкертләре белән барганда бер күренешкә юлыккан. Бер кош тизәктә актарынган, актарынган да агачка менеп сайрый башлаган. Моны күргән шәкертләр остаздан: «Моны ничек аңларга?» – дип сораганнар. Остаз: «Бу ахырзаман имамнарының фигыледер. Алар тирестә, малда, дәрәҗәдә, муллыкта казынырлар, казынырлар да мәчеткә мөнбәргә менеп сайрарлар», – дигән. Бу низаг – Татарстанда дәрәҗәле имамнар тәрбияли алмавыбыз нәтиҗәсе. Үстерә, күрсәтә, дәртләндерә, ишетә алмадык имамнарыбызны. Ә кыйнадык, кистек. Ә бит Кол Шәриф мәчетенең баштагы концепциясендә: «Мөфти Ислам кануны буенча бөтен мәчетләрдә беренче имам булып тора. Шулай ук Кол Шәриф мәчетендә дә. Үзәк мәчет – Кол Шәриф мәчетендә, килешү нигезендә, җомга саен бер имам вәгазь сөйләргә тиеш иде. Бу имамнарга дәрәҗә һәм үсеш стимулы, имтихан булыр иде.

Мәчеттә төрле дини чаралар, мәсәлән, тарихыбызны өйрәнү дәресләре, Мәүлид, Рамазан бәйрәмнәре , Төркиядәге Тук Капе мәчетендәге сыман даими Коръән укулар һәм башкаларны үткәрә башлаган идек. Болар барысы да белемгә, ә белем аркылы татулыкка илтүче чаралар булып тора.

Кол Шәриф мәчет булган. Мәчет буларак торгызылды, иншаллаһ, мәчет булып калыр да. Шаһгалиләр сыман килеп-китеп йөрүчеләрнең юлларын гына чикләргә кирәк. Минтимер Шәрипович әйтмешли: «Мәчет язмышы – халык язмышы ул!» Ә татар халкының киләчәге Ислам белән. Кол Шәриф мәчете музей гына булып калмасмы? , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии