«Кыенлык килгәндә, үзегездән дә авыррак хәлдәге кешеләрне искә төшерегез»

«Кыенлык килгәндә, үзегездән дә авыррак хәлдәге кешеләрне искә төшерегез»

Тормышыбызда авырлык тудымы, сәламәтлегебез какшадымы, кайгы килдеме – шунда ук Аллаһны искә төшереп, дога кылабыз, ялварабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмим», – дигән. Кешегә сынау килгән икән, димәк, ул аны күтәрә ала һәм һәрбер авырлык аны көчлерәк итәчәк. Әмма һәр сынау кешелекнең хәрәм гамәлләренә кайтаваз түгелме? Бу хакта Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

– Нурулла хәзрәт, килгән авырлыкларның сәбәбе нидә?

– Коръәндә: «Без сезне һичшиксез курку, ачлык, фәкыйрьлек, үлем һәм уңышсызлык белән сынарбыз», – диелгән. Безнең күпчелегебезгә аларның әле берсе дә килмәде. Шуңа күрә, «авырлык» дип әйткән сүзебез – бер урынсыз зарлану. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Кыенлык килгәндә, үзегездән дә авыррак яшәгән кешеләрне искә төшерегез», – дигән сүзе дә бар.

Сәбәпләргә килсәк, беренчесе – газап. Авырлык килсә, иң беренче итеп: «Мин нәрсә эшләдем, хатам нидә?» – дип уйларга тиешбез. Күпләр: «Бу газапка лаек булырлык гөнаһым да юк», – дип уйлый. Бу дөрес түгел. Кеше фәрештә түгел, һәркайсыбызның гөнаһы бар. Авырлык сынау буларак та килергә мөмкин. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә кемнедер үзенә якынайтасы килсә (ә бу кеше аңа якынаер өчен бернәрсә дә эшләми), ул аңа сынау бирә», – ди. Шул сынауны җиңеп чыкса, бу кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная, ягъни аның каршында дәрәҗәсе күтәрелә. Аллаһы Тәгалә нәрсә генә эшләсә дә, ул – яхшыга, хәерлегә.

– Менә бүген күпләр Аллаһтан ялварып дога кыла. Моңарчы динне бар дип тә белмәгән кеше укыган доганың көче бармы?

– Дога ул – сорау. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дога ул бәлалардан саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала», – дигән. Аллаһка мөрәҗәгать итеп, нинди дә булса хаҗәтеңне сорау иманлы булуның билгесе. Әгәр дә ки, кеше авыр вакытларында, сынаулар килгәч, ярдәм сорап Аллаһка мөрәҗәгать итә икән, димәк, ул Аңа ышана. Дога – көчле корал ул. Ә кораллы кеше – көчле кеше.

– Дога кабул булуның билгеле бер шарты бармы?

– Чын күңелдән кылынган дога һәрчак кабул була. Моннан тыш, чын мөэмин-мөэминәләрнең догалары да һичшиксез кабул булачак. Догаң кабул булсын өчен ихласлык та кирәк.

– Дога кабул була торган аерым вакыт һәм урын юкмы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Дога – гыйбадәтнең асылы», – дип әйткән. Беренчедән, Габдуллаһ бине Габбас Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Гали бине Талибка: «Җомгага каршы төндә дога кабул була торган вакыт бар», – дип әйткәнен җиткерә. Әлеге хәдиснең икенче төрлесендә: «Җомга көнне шундый бер вакыт бар, Аллаһы Тәгалә Үзенең колының догасына, әгәр ул хәрам нәрсә сорамаса, һичшиксез җавап бирә», – дип тә өстәгән. Аллаһы Тәгалә әлеге вакытны җомга көнне күбрәк дога кылынсын өчен яшергән. Шушы һәм башка сәбәпләр аркасында, җомга көн иң бәрәкәтле көннәрдән санала. Бу көнне күп кенә дини йолаларны үткәрергә, никах мәҗлесләрен, төрле ашлар уздырырга тырышабыз, кылган догаларыбыз әлеге мизгелгә туры килсә иде дип өметләнәбез. Икенчедән, дога кабул булу ихтималы зур булган тагын бер вакыт – азан белән камәт арасы. Аллаһның илчесе: «Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кагылмый», – дигән. «Безгә бу вакытта нинди дога кылырга?» – дип сораган сәхәбәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә сорагыз», – дип җавап кайтарган. Биш вакыт намазга азан әйтелгәннән соң фарыз намазга камәт төшерелгәнче узган вакыт аралыгында дога кылу да саваплы. Төнлә белән күпчелек кешеләр йоклаган вакытта һәм һәрбер фарыз намаздан соң дога кылу кабул була.

Догаларның кабул ителү ихтималы зур булган вакыт булып изге Рамазан ае чоры санала. Бер хәдистә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотучының, тәкъва имамның һәм рәнҗетелгән кешенең», – диелгән. Тагын әле бу айда Кадер кичәсе дигән бөек кичә барлыгын да беләбез. Бу кичә хакында хәдистә: «Кадер кичәсен Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп йокламыйча гыйбадәттә үткәргән кешенең барлык гөнаһлары кичерелер», – диелә.

Тагын бер вакыт – гыйбадәт кылучының сәҗдәгә киткән вакыттагы догасы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Колы Аллаһы Тәгаләгә сәҗдәдә вакытта якын була, шуңа күрә сәҗдәдә вакытта сорагыз», – дигән.

Янә бер вакыт ул яңгыр яуганда. «Ике очракта Аллаһы Тәгалә колларының догасын кабул итә: азан вакытында һәм яңгыр яуганда», – диелә хәдистә. Догаларыбызны ихласлык белән, дөнья эшләре хакында уйларыбызны читкә куеп кылсак, алар елның теләсә кайсы вакытында да кабул булыр, иншәАллаһ.

– Кабул булмаган доганың әҗерен теге дөньяда күрәчәксең, диләр.

– Аллаһы Тәгалә адәм баласының догасын йә шунда ук кабул итә, яки аны бераз соңгарак калдыра, йә инде ахирәткә калдыра, йә булмаса, шуның өчен берәр бәладән коткара. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһ догаларыбызга өч төрле ысул белән җавап бирә», – ди. Беренчесе – без нәрсә сорасак, шуны бирә. Әмма ул күпмедер вакыт соңрак та булырга мөмкин. Берәр яхшы эш сорагансың икән, ул бер айдан да, бер елдан да булырга мөмкин. Шуңа да мин сораганны бирмәде дип әйтергә ашыкмагыз, чөнки Ул сиңа аны Үзе кирәк дип белгән вакытта бирә. Икенчесе – Аллаһ, кабул булмаган догаң хакына, сиңа киләсе бәла-казадан коткарып яки аны булдырмый кала. Берәр нәрсә сорыйсың да, көтәсең-көтәсең, юк. Кылган догаң хисабына Аллаһ шул вакытта сиңа килергә тиешле чир яки берәр бәла-казаны булдырмый кала. Йә ут-күздән, йә берәр фаҗигадән саклап кала. Өченчесе – догага бернинди җавап булмый, әмма аның әҗере ахирәт көненә кала. Кыямәт көнендә Аллаһ каршына басып җавап биргәндә, кабул булмаган догалар хисабына, гөнаһларың кичерелеп, җәннәтле дә булырга мөмкинсең.

– Мәчеткә яки берәр әби-бабайга сәдакасын биреп, дога кылдыру гадәте бар. Үзең дога кылу хәерлерәк түгелме?

– Үзең дога кылу мең кабат хәерлерәк. Пәйгамбәребезнең догасы кабул булу ихтималы күбрәк дип, кешеләр аңа барган. Тик үзең уку яхшырак. Ата-ана баласына багышлап дога кылса, аның сораганы шулай ук кабул булыр. Дога – Аллаһка якынаю коралы ул. Ничек тә үзең укырга һәм Аңа карата бер адым ясарга тырышырга кирәк. Син бер адым ясасаң, ул сиңа таба ун адым атлар.

 

БЕР КЫЙССА

Батып баручы кораб

Диңгезнең нәкъ уртасында зур гына кораб йөзә. Анда йөзләгән кеше туган иленә тыныч кына кайта. Көтмәгәндә күкне кап-кара болыт каплап, яшенле яңгыр ява башлый, давыл чыга. Диңгез өстендәге кораб чайкала. Андагы кешеләр, кем булуларына карамастан, кулларын күккә күтәреп, бу дәһшәттән котылу өчен дога кыла башлый:

– Әй, Раббыбыз! Динсез булуыбызны гафу ит һәм безне коткар.

Араларында башына чалма ураган, өстенә чапан кигән бер дин әһеле дә була. Читтә тыныч кына утырган бу диндарны күреп:

– Нигә син дога укымыйсың? Диндар буларак, син иң беренче Аллаһы Тәгаләгә ялварырга тиеш идең, – дип аңа эндәшәләр.

Ул исә:

– Сез нигә котылу өчен дога кыласыз? – дип сорый.

– Безгә исән-имин булып өйгә кайтып җитү кирәк, чөнки анда балаларыбыз, хатыннарыбыз, якын туганнарыбыз һәм эшләребез көтеп тора. Әгәр дә без исән-сау кайтып җитсәк, намаз укыр идек, ураза тотар идек, изгелек кылыр идек, – дип җавап кайтаралар.

Әлеге дин кешесе:

– Сез: «Аллаһым, коткар безне! Бәладан котылсак, изгелекләр эшләр идек», – дип әйтүегез белән Аллаһы белән сатулашасыз. Мин бит сезнең кебек сәүдәгәр түгел. Авырлык килгәнгә кадәр дә мин Аллаһы Тәгаләгә баш иеп, гыйбадәт итүче булдым. Кыен чакта да Аңа буйсынам. Әгәр дә бүген барыбыз да һәлак булсак яки исән-имин калсак, бу – Аның теләгедер. Мин үз теләгем белән бу дөньяга тумадым һәм үз теләгем белән дөньядан да китмәячәкмен, – дип әйтә.

Бу сүзләрне ишеткән кешеләр:

– Син нигә фәлсәфә сатасың? Исән-сау булып өебезгә кайтсак, кирәгеңне бирербез әле, – диләр.

Әлеге корабта шулай ук шәһәрнең данлыклы бер бае да була. Аның зиннәтле сараен һәркем белә. Патша үзе бу байдан зиннәтле бинаны күпме генә сатып алырга тырышса да, бай аның тәкъдимен кире кага.

Кораб инде чайкалып, бату хәленә җиткәч, әлеге бай да кулларын күтәреп:

– Йә, Раббым, коткар мине! Әгәр дә мин исән-имин өйгә кайтып керсәм, сараемны сатып, акчасының бер тиенен дә үземә калдырмыйча, Синең юлыңа сарыф итәр идем, – дип кычкыра башлый.

Шуннан соң җил-давыл басыла. Күкне каплаган куе болытлар тарала. Диңгездәге чайкалулар да басыла. Кораб барлык кешеләр белән бергә яр буена җиткәч, әлеге бай дин кешесенә:

– Юләр инде мин. Синең кебек тыныч кына телемне тыеп утырып торган булсам, зиннәтле сараемнан мәхрүм калмаган булыр идем. Хәзер инде ничек кенә авыр булса да, Аллаһ һәм бигрәк тә кешеләр каршында биргән нәзеремне үтәргә туры килә. Ярый, алай да берәр әмәле табылыр, – ди.

Икенче көнне шушы бай тирә-яктагы байларга һәм башка шәһәрләрдәге патшаларга үзенең сараен сатуы турында хәбәр тарата. Кыйммәтле бинаны сатып алыр өчен төрле яклардан килгән кешеләр бик сәер һәм гаҗәп хәлгә тап була: зиннәтле сарай янында чылбырга бәйләнгән бер мәче һәм аның өстендә: «бу мәченең бәясе – бер миллион дирһәм, ә зиннәтле сарайныкы – бер дирһәм» дип язылган була.

Байларның берсе әлеге сәер хәл хакында сорагач, нәзер бирүче бай:

– Бу мәчене сатып алган кешегә генә сарайны сатачакмын, – дип җавап кайтара. – Нәзеремне үтәп, зиннәтле сарайдан кергән акчаны Аллаһы Тәгалә юлына сарыф итәчәкмен, мәчедән кергән акча исә үземә калачак, – ди

Югарыда язылган бу кыйсса изге Коръәндә: «Әй, бәндәләр, сезгә диңгез уртасында берәр авырлык, кыенлык килеп кагылса (ягъни диңгездә батып үлү хәлендә калсагыз), моңа кадәр табынып яшәгән бөтен әйберләрегезне онытып, бер Аллаһның Үзеннән генә ярдәм сорый башлыйсыз. Ә инде афәттән котылып, яр буена чыкканнан соң коткаручы булган Аллаһы Тәгаләне онытасыз. Адәм баласы шулай эш итүе белән Аллаһның нигъмәтләренә көферлек итүчеләрдән була», – дип язылган сүзләрне искә төшерә.

Авырлык килгәндә генә Аллаһны искә төшерүчеләр күп. Ләкин намуслы кеше рәхәт булганда да Аны искә төшерергә, шөкер итәргә һәм аңа сыенырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): Аллаһы Тәгаләне онытмыйча күңелеңдә тотсаң, Аның сиңа якын булып ярдәм итүен сизәрсең. Әгәр дә Аны шатлыклы вакытыңда искә төшерсәң, Ул да сине авырлык килгәндә исенә төшерер, – дип әйткән.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии