Сүз кодрәте һәм дини тәрбия

Сүз кодрәте һәм дини тәрбия

«Эчтем, эчәм һәм эчәчәкмен!» – әлеге сүзләрне күптән кешелектән чыккан бер сәрхуш авызыннан ишетсәм, бер дә аптырамас идем. Бу сүзләрне шактый танылган язучының сайтындагы интервьюсыннан укыдым мин. Алай гына да түгел, талантлы кешеләрнең эчүе табигый, талантсызлар нигә эчә икән, дигән үзенә күрә бер аклану да бар иде әле анда. Шуннан соң, нинди кыйммәтләрне алга сөрә соң мин хөрмәт иткән каләм иясе дип, әлеге язучының иҗаты белән якыннанрак таныштым. Юк, ул да татар дип җан ата! Ул да милләтнең кимчелекләрен күрсәтергә тырыша. Ул аларны шундый буяулар белән бирә ки, моның кеше өчен, кешелек өчен ни дәрәҗәдә афәт икәнлегенә һич шигең калмый. Ул каләмдәшләре арасында татар җәмгыяте өчен зарарлы булган күренешләрне үрнәк дәрәҗәсенә менгергән берәүне (зина кылуны рухи аклаган өчен) шундый итеп тәнкыйтьли, син бу мәкалә авторы белән берсүзсез килешәсең! Тик шуны гына аңлап җиткерәлмим: зина кылу белән эчкечелек – исламда икесе дә гөнаһ, икесе дә зарарлы дип санала икән, ничек берсен күккә чөеп, икенчесен таптап үтеп була соң ул? Уйлый торгач, барыбыз өчен дә, шул исәптән, хөрмәтле каләм ияләребез өчен дә хас бер нәрсәгә игътибар иттем мин. Дини белем сайлыгыннан ич бу ялгышулар, фикер каршылыклары. Дини тәгълиматларны астан-өстән генә белү, унынчы гасырдан бирле татарның милли үзаңын формалаштыручы төп компонентларның берсе булган динне инкарь итү, йә булмаса, «мин Аллага ышанам, тик йолаларын үтәмим» дип, үзеңне бу әдәп-әхлак кысаларыннан аерып кую аркасында формалашкан үзенчәлекле кыйммәтләр икән ич бездә.

Бу урында Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Йөз дә бер вәгазь» китабыннан бер өзек китерәсем килә: «Бер халык Җир йөзендә үзенең урынын табарга теләсә, ул гүзәл әхлаклы булырга, балаларын шул гүзәл әхлак белән тәрбияләргә тиеш. Аларда яхшылыкка мәхәббәт, начарлыкка карата нәфрәт уянсын. Аның сәнгать әсәрләре дә шуңа хезмәт итсен. Бүген безнең халкыбыз әхлак ягыннан шул кадәр түбән төште ки, югары сәнгатьне бөтенләй аңламас дәрәҗәгә җитте. Безнең сәнгать әһелләребез, язучыларыбыз халыкта күркәм әхлак тәрбиялисе урынга, үзләре үк төрле ямьсез сүзләр кулланалар, оятсыз мәзәкләр сөйлиләр, гәҗиткә дә шуны язалар, телевизордан да шуны күрсәтәләр. Дивананы тилертәм дигән шикелле, нәтиҗәсен белмичә, шырык-шырык көлдерер өчен, нәрсәләр генә эшләмиләр. (…) Моның белән милләтне тәрбияләп, алгы урынга чыгып булмый». («Пәйгамбәр күрсәтмәләре – безгә маяклы юл»)

«Эчтем, эчәм, эчәчәкмен!..» Гадәттә, пиар өчен, танылу, үзенең башкалардан аерылып торучы үзгә бер шәхес икәнлеген күрсәтү өчен төрледән-төрле колакка ятышсыз сүзләр дә әйтелә, гамәлләр дә кылына. Монда әллә ни зыян да юк шикелле, бер караганда. Һәр кеше – индивидуаль! Тик ул индивидуальлек сәерлекләрен башкалар өлге итеп алырга әзер торганда, һәм глобальләшү җилләре болай да үзәге какшаган татар милләтен төрле якка йолыккалап торган заманда, һәр сүзеңнең (бигрәк тә, вакытлы матбугат аша җиткерелгән сүзеңнең) үлчәүле булуы кирәк шул.

Татар – мәңге югалмас, бу җирдә мәңгегә яшәргә килгән милләт ул, дип ялган горурлыкларны ташлап, тирә-юнебезгә күз ташласак, телен чиле-пешле генә белүче, татар әдәбияты, сәнгате белән бик аз кызыксынучы яшь буынны күрмәбезме? Менә шул җиңел-җилпе җырлар, газетадагы тозсыз мәзәкләр белән генә туенган яшь буынны (барысы да дип әйтмим, Аллаһ сакласын!) әхлаклы итеп тәрбияләүче көч бармы соң ул? Гаилә дисәк, күбрәк дөнья көтү белән мәшгуль, эштән арып кайткач, сериаллар һәм спорт карап ял итүче ата-аналарның үрнәгеме ул? Вакытлы матбугатмы? Арада тозсызлары никадәр?! Мәктәпме? Моның өчен мәктәпләрдә татарның тарихын җентекләп өйрәнәсе һәм өйрәтәсе иде башта. Татарстан һәм татар халкы тарихы – ни үле түгел, ни тере түгел хәлдә ул бүгенге көндә. «Европа буенча чабулап» дигән кебек үтәбез дә китәбез. Кайда анда бәхәсләр, диспутлар өчен, проектлар өчен вакыт?! Алары Русия гражданины тәрбияләү өчен тотыла.

Менә шундый шартларда иң кулай һәм иң дөресе – дини тәрбия булыр иде. Сүз дә юк, бала чакта атеистлар булган, соңрак ишелеп килгән рухи иректән башлары әйләнгән безнең буын өчен дә, күбрәк чит ил фильмнары, китаплары, җырлары белән азыкланган хәзерге буын өчен дә җиңел түгел ислам дине тәгълиматларын һичшиксез кабул итү. Хәер, өлкән буыннар арасында да мәчеткә йөрисе, намаз укыйсы яшьтәге картларны кибет ишеге төбендә сыра шешәсе белән күрергә мөмкин. Аларның да иманнары нык түгел: алар да «Алласыз» заманда үскән кешеләр.

Мин өстә исемен атамый гына телгә алган язучыда «Кемнең нәрсәгә ышануы – аның шәхси эше һәм моның милләт өчен бер әһәмияте дә юк» дигән фикер укыган идем. Эһ, шулай булса икән ул! Кемгә карама, авырый, димәк, сәламәт яшәү рәвешен сакламый. Ә исламда намаз уку бар, юыну-пакьләнү әдәбе, ашау этикасы бар. Кемгә карама, нидән булса да канәгать түгел. Димәк, күңел тынычлыгын таба алмый, яшәвенең мәгънәсен күрми, максатларсыз-маякларсыз яшәүдән туйган. Ә ислам буш вакытны шундый итеп көйли: үз-үзеңне жәлләп, зарланып утырырга вакыт та калмый хәтта. Ә начар уйлар төрледән-төрле авырулар да китереп чыгара, бәла-казаларга да дучар итә. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, эчкечелеккә килгәндә, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасының 2014нче елгы статистикасы буенча, Русиядә җан башына 15,1 литр аракы туры килә икән (бу әле яңа туган сабыйларны да кертеп). Ике йөзгә якын ил арасында безнең ил эчкечелек буенча дүртенче урында тора. 2015нче ел саннары хәлнең тагын да мөшкелләнә төшүен күрсәтә. Хәзерге заман кешесе аракының зыянын, авырулар китереп чыгаруын белми, бәла-казаларның сәбәпчесе булуын белми дип кем әйтә ала?! Бу турыда белә кеше, белә торып эчә!

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в), аракы турындагы аятьләр иңдерелгәннән соң: «Без кешеләрдә булган бозыклыкны бикләп куйдык», – ди. Шул ук Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматлары буенча, мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән илләр эчкечелек буенча соңгы урыннарда тора. Алга киткән, кеше хокукларын беренче урынга куйган Европада эчкечелек шулай ук чәчәк ата. Нәкъ анда бит инде ул – «кемнең нәрсәгә ышануы – аның шәхси эше»! Анда хәзер бер җенес вәкилләренең никахлары да канунлаштырылып тора, андый гаиләләрнең асрамага бала алуы да гаепләнми… Элек татар авылларында да эчмәгәннәр икән. Икән! Нәрсә тыйган соң ата-бабаларыбызны?! Тирә-юнендә һаман да шул ук урыс кешеләре булмаганмыни?!

Дин белгечләре белән килешми мөмкин түгел: совет чорында мәчетләрне җимереп, муллаларны кыерсытып, дингә зур һөҗүм ясаганнан соң денсезләнү белән бергә телсезләнү дә башланган. Аллага ышану урынына атеизм идеологиясен көчләп таккач, кыйммәтләрне алыштыргач башланмаганмыни ул тамырларга балта чабу заманы?! Дин исән вакытта тел дә сакланып килгән, гореф-гадәтләр дә буыннан-буынга күчә барган. Мөселман булган өчен салынган өстәмә салымнарга да, башка җәберләргә дә түзелгән. Керәшен татарлары башка диндә булып та, телне бездән чистарак саклап калган бит диючеләр дә бар. Монда бер нәрсәне онытмаска кирәк: чукындыру сәясәте христиан диненә күчүчеләргә шактый ташламалар биргән һәм дини йолаларны үтәтүдән тыш, тел мәсьәләсенә бик игътибар бирелмәгән булса кирәк.

Ә Совет хөкүмәте башлаган дингә каршы сәясәт телсез татарлар санын бик тиз арада (тарих өчен 60-70 ел вакыт күп түгел ул) куркыныч дәрәҗәгә җиткергән. Хәзер татар сыйныфларына бала җыю авыр мәсьәлә. Әниләрне (әтиләр җыелышларга йөрми диярлек) үз баласын ана телендә укыту кирәклегенә үгетләүнең нәрсә икәнлеген дә беләм. Хәзер инде татар сыйныфында укучылар да күпчелек фәннәрне русча гына укыйлар. Шул балалар арасында ничә проценты милли җанлы булып җитешә – үзегез чамалыйсыздыр. Ярый ла, гаилә милли тәрбияне алга сөрүче булып, ана телендә аралашудан тыш, милли мәдәнияткә карата да баласында кызыксыну уята алса.

Иң үтемле тәрбия барыбер дә дини тәрбиядер. Әгәр бала чакта октябрят-пионер-комсомол мәктәбен үтмичә, әбиемнең догалары тәрбиясендә булсам, мин хәзер «дер» дип утырмас идем. Бүгенге көндә минем башта төрледән-төрле тәгълиматлар кушылып-аралашып беткән һәм алар ислам кануннарын бер икеләнүсез кабул итәргә комачаулый: әледән-әле шик туа, әледән-әле кайсы да булса кагыйдәгә каршы килеп, бәхәсләшәсе килә. Моннан берничә ел элек шундыйрак бер шигырь дә язылган булган:

«Аллаһ акбәр» диеп оран салып,

Кеше башын кисеп атканда,

Ачу-нәфрәт белән җан кыйганда,

Кайда монда ислам?

Яратмаган өчен генә бары

Ташлар бәреп, хакны куйганда,

Япь-яшь кызның җанын кыйганда,

Кайда монда ислам?

Түрәләрнең кылган явызлыгын

Гаепсезләр иңенә салганда,

«Шәхит билбаулары»н шартлатканда,

Кайда монда ислам?

Оҗмах нигъмәтләре тулы җирдә

Ач күршеңнән йөзең борганда,

Туймас нәфес колы булганда,

Кайда монда ислам?

Тиеш өчен генә дога ятлап,

Йолаларны үтәп торганда,

Күңелең белән гөнаһ кылганда,

Кайда монда ислам?

Кайда монда Аллаһ ихтыяры?

Кайда хаклык, аклык, бөеклек?

Ялгышканмы әллә Тудыручы

Кешесенә биреп ирекне?

Бернинди шикләнүләрсез дин кануннары белән яшәп ятучылардан ак көнләшү белән көнләшәм мин. Әгәр дә сүзе белән гамәле туры килүчеләр булса, әлбәттә. Шуңа да ябырылып килүче Көнбатыш йогынтысына каршы торырлык башка көчне әлегә күрмим. Иң мөһиме: дини фанатизмсыз һәм яңа гасыр кешеләренең карашларына таләп бирерлек аңлатмалар аша үтеп керсен иде тормышыбызга ислам. Дөньяга мәгълүм француз океанографы Кусто исламга күчкән икән, Корьәндә язылганнарның фән белән дәлилләнүе сәбәпче булган ич моңа!

Ә каләм ияләренә, Крылов мәсәлендәгечә, төрле якка каермыйча, «атадан калган хата»бызны-таркаулыгыбызны онытып тору да ярар иде. Акыллы, үтемле чыгышлар белән дини тәрбиянең зарурлыгына төшендерергә вакыт, яки, теләкләре юк икән, кирегә сукалаган антивәгазьләре белән комачауламасалар да ярар иде әлегә. Әдәбиятыбызда да күбрәк төшенкелек мотивлары булмасын иде. Айдар абый Хәлимнең «Хунвейбин» романындагы Иркен ага шикелле мөселман ир-егете, агасы образлары күбрәк булса да артык булмас иде безнең аңнарны үзгәртер өчен. Сүзнең көче без аңлап бетергәнгә караганда да зуррак ул.

Русия Фәннәр Академиясе академигы, биология фәннәре докторы Петр Гәрәевнең «Дулкын геномы» хезмәте бар. Аның эксперимент нәтиҗәләрен хәзер күп кенә авторлар сүз көченең хикмәтләрен күрсәтер өчен куллана. В.Синельниковның «Сүзнең серле көче. Сөю формуласы» китабында әлеге экспериментның фото-дәлиле урнаштырылган. Шуннан шул: фотода рәхмәт сүзләре әйткәннән соң, догалар укыганнан соң, Моцарт көйләрен уйнатканнан соң, авыр металлика музыкасыннан соң һәм усал сүзләр белән әйткәләшкәннән соң суның төрле сурәтләре бирелгән. Иң камил сурәт – «догалы» суда. Су кристаллары тулысынча формасын югалткан очрак – соңгы икесендә. Шуңа охшаш хәл М.Эмотоның «Послания воды» китабында да тасвирланган. Тәнебезнең 70-80 проценты судан торганын белгән хәлдә яхшы һәм яман сүзнең, файдалы һәм зыянлы сүзнең тәэсирен чамалавы кыен түгел.

Коръәндәге «Гыймран» сүрәсендә шундый юллар бар: «Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, алар һәркемне хәерле эшләргә, игелеккә өндәрләр, яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына ирешкән булырлар». Күпләребез ишетеп белгән Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мисалында дини тәрбиянең уңай йогынтысын танымый булмас, килешәсездер. Русия уртасында чәчәк атып утыручы таза тормышлы татар авылында эчкечелек һәм җинаятьчелек юк диярлек; яшьләр авылда кала һәм рәхәтләнеп дөнья һәм дин эшләрен бергә алып баралар. Шулай дип язуга, Такташыбызны биргән Сыркыдының Соркудька әйләнүе һәм анда инде бөек якташлары иҗатын ана телендә укый белүчеләрнең юк дәрәҗәсендә булуы турында әрнеп язылган мәкалә искә төште. Уйлансаң уйланырлык нәрсәләр бар шул…

Лилия ФӘТТАХОВА

Комментарии