Гамәлләребез кабул булсын дисәк

Гамәлләребез кабул булсын дисәк

Барча хәдисләр арасында иң ышанычлы хәдисләр – Изге хәдисләр. Бу хәдисләр Пәйгамбәребез (с.г.в.) аша тапшырылган булса да, Аллаһы Тәгалә безгә Коръән аятьләрендәге кебек мөрәҗәгать итә.

«Әй сез, иман китерүчеләр! Ихлас Аллаһыдан куркыгыз һәм бары мөселман булган хәлдә генә вафат булыгыз! Һәм белегез, гыйлемсез гамәл җимешсез агач төсле. Ә гамәлсез гыйлем керешсез җәя кебек. Ә зәкят түләмәүче кеше гыйлеме белән гамәл кылса да, аның гамәле ташка тоз чәчәргә тырышкан кеше кебек. Ә ахмаклар өчен гыйлем – хайваннарга асылташлар таккан белән бер. Рәхимсез каты йөрәк – суга утырткан таш кебек. Туры юлга күнәсе килмәгән кешене туры юлга өндәү, кабердә яткан кешене ашарга кыстаган кебек. Хәрам юл белән табылган малдан сәдака бирү, сидек белән юыну кебек. Ә зәкят түләмәгән кешенең укыган намазы җансыз тән кебек. Тәүбә итмичә кылынган гамәл нигезсез йорт кебек. Әллә сез чынлап та Аллаһының хәйләсеннән куркынычсызлыкта сизәсезме үзегезне, ә бит Аллаһының хәйләсеннән үзләрен куркынычсызлыкта бары тик һәлак булучылар гына тоялар».

Чынлыкта, «Аллаһыдан куркыгыз», дигән сүзне, Аллаһының вәгъдә иткән җәзасыннан куркырга чакыру итеп аңларга кирәк. Аллаһы Тәгалә куркыныч Зат түгел, Ул безгә рәхимле һәм шәфкатьле, Ул безне ризыкландыра, Ул безгә саф һава сулата, Ул безгә тәмле чишмә сулары эчертә. Шуның өчен без Раббыбызга рәхмәтле булып, ихлас мөселман хәлендә вафат булганда гына Аллаһының вәгъдә иткән җәзасыннан азат булып, Аның вәгъдә иткән җәннәтенә ирешә алабыз. Әмма без үзебезне мөселман итеп санап йөреп тә, тиешле гамәлләрне кылып та ул гамәлләр кабул булмау куркынычы бар. Шуның өчен Аллаһы Үзенең коллары кылган гамәлләре җилгә очмасын өчен кылынган гамәлләр нинди таләпләргә туры килергә тиешлеген санап күрсәтә: «Һәм белегез, гыйлемсез гамәл, җимешсез агач төсле», ди. Әгәр без намазыбызны ничек итеп дөрес башкарырга икәнен, уразаны ничек тотарга тиешлеген, аның кануннарын белмичә генә ураза тотсак, кылган гамәлләребез «җимешсез агач» рәвешендә кала, ягъни ул кылган гамәлләребез Раббыбыз тарафыннан кабул булмаячак. Без бит берәр җимеш агачы утыртып, еллар буена карап үстереп, җимеш җыеп алырга өметләнәбез. Әгәр инде еллар буе тырышып та, утырткан агачыбыз җимеш бирмәсә, безнең тырышлыгыбыз юкка чыга. Аллаһы Тәгалә безгә шуның өчен гамәлләребезне гыйлем белән кылырга боера. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман кешесенә бишектән алып ләхеткә чаклы гыйлем эстәү фарыз», – дип әйтә. Шуның өчен без һәр гамәлебезне ничек итеп кылырга кирәклеге хакында белергә тиешбез. Аллаһы Тәгалә кушканча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәтеп калдырганча кылынган гамәл генә кабул була, ягъни утырткан агачыбыз җимеш бирәчәк.

Ә инде кеше үзен мөселманга санап, ислам кануннарын яхшы белеп тә тиешле гамәлләрне кылмаса? Ул турыда Раббыбыз: «Ә гамәлсез гыйлем керешсез җәя кебек», – дип аңлата. Җәянең кереше булмагач, кеше укны ата алмаган кебек, булган гыйлемен кирәкле җиргә кулланмый һәм аның гыйлеме аңа һич файда бирми, чөнки Аллаһы Тәгалә аны мөселман итеп санамый. Шуның өчен кешенең гыйлеме бар икән, ул гамәл кылып, Аллаһының рәхмәтенә ирешергә тиеш, әгәр дә аның Аллаһ каршында мөселман буласы килсә. Бер генә аучы да белә торып керешсез җәя белән ауга чыкмый бит инде. Ә шулай да булуы бар: без үзебезне гыйлемле дә, гамәл кылучы кеше дип тә тынычландырырга мөмкинбез. Әле алай гына да ихлас мөселман булып булмый икән. Менә нәрсә ди Аллаһ бу хакта: «Ә зәкят түләмәүче кеше гыйлеме белән гамәл кылса да, аның гамәле ташка тоз чәчәргә тырышкан кеше кебек». Бу сүзләрдән без барлык кешеләр дә зәкят түләргә тиеш дип аңларга тиеш түгелбез, әлбәттә. Әмма кешенең байлыгы билгеләнгән нисабка тулып та тиешле зәкятен түләмәсә, гыйлеме җитү булып кылган гамәле дә кабул булмау куркынычы бар икән бит. «Ташка тоз чәчеп», уңыш җыеп алып булмаган шикелле, шул тырышып кылган гамәлләребезнең безне уңышка ирештермәү куркынычы бар. Шуның өчен һәр мөселман үзенең тапкан малына хисап ясап, байлыгы җитәрлек булса, саранлык күрсәтмичә, тиешле зәкятне Аллаһы күрсәткән юлларга бирергә тиеш.

Алга таба Раббыбыз шундый кызыклы чагыштыру китерә: «Ә ахмаклар өчен гыйлем – хайваннарга асылташлар таккан белән бер». Бу чагыштыруны ничек аңларга? Әгәр кеше Аллаһы күрсәткән туры юлны табу өстендә уйланмый икән, андый кешенең гыйлеме булудан аның өчен бер файда да юк. Була шундый кешеләр, ислам дине турында шул чаклы белеп сөйли, төрле галимнәр белән бәхәсләшерлек белеме була, әмма ул Аллаһы каршында сәҗдә кылу турында уйламый да, хәтта намаз укып, ураза тотучылардан көлә. Менә шундый кешеләрне Аллаһы Тәгалә «ахмаклар» дип атый. Әлбәттә, ахмак булмаган кеше белә торып тәмугны сайламас иде. Шундый ахмаклар әле әйтеп тә куялар: «Минем беркемгә начарлык эшләгәнем юк. Кешенекенә кагылмыйм, үземнекен бирмим», – дип. Әйе, хайваннарга асылташлар таксаң ни дә, такмасаң ни, хайван моңа карап шатлана да белми, зуррак та үсми. Шулай ук үзен Аллаһының колы итеп танырга теләмәгән ахмакның да гыйлеме булды ни дә, булмады ни.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Рәхимсез каты йөрәк – суга утырткан таш кебек». Әле ихлас мөселман булып, Раббыбызның рәхмәтенә ирешер өчен безнең йөрәкләребез дә кешеләргә, табигатькә, тереклеккә карата йомшак һәм рәхимле булырга тиеш икән. Әгәр кеше кайгысына шатланып, кеше синең ярдәмеңә мохтаҗ булган вакытта аңа ярдәм итүдән баш тартсак, көчебезгә масаеп, кешене кыерсытсак, Аллаһы Тәгалә кабул кылырмы безнең кылган гамәлләребезне? Юк, әлбәттә. Йөрәгебез каты булса, безнең кылган гамәлләребез, шул «суга утырткан таш» уңыш китермәгән шикелле, безгә Ахирәт көненә савап булып языла алмый. Бу урында Пәйгамбәребезнең бер хәдисен дә искә төшерү урынлы булыр. «Сәхабәләр Пәйгамбәребез янына килделәр һәм әйттеләр: «Бездә бер хатын бар, намазларның берсен дә калдырмый, тәһәҗҗүд намазларын да укый, Рамазан уразасыннан тыш ай саен ураза тота, әмма бер гадәте бар, үзенең холкы белән барлык күршеләрне җәберләп бетерде, моның хөкеме ничек була?» Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Бу хатынның урыны җәһәннәмдә», – диде». Менә шушы хәдистә телгә алынган хатынның күпме шәргый гамәлләр кылуына карамастан, йөрәге каты булу сәбәпле җәһәннәм әһеле булачагы хәбәр ителә.

«Туры юлга күнәсе килмәгән кешене туры юлга өндәү кабердә яткан кешене ашарга кыстаган кебек», – дип, Раббыбыз безне кисәтеп әйтә, хакыйкатьне кабул итәсе килмәгән кешене туры юлга өндәп сүз әрәм итмәскә куша. Димәк, безнең ислам дине турында, җәннәткә илтә торган туры юл хакында сөйләгән вәгазьләребезне ул «Әкият сөйләмәгез әле», дип кабул итми икән, безнең сүзләребез диварга сипкән борчак кебек, ягъни «мәетне ашарга кыстау» белән бер була. Без андый кешене берничек тә туры юлга күндерә алмыйбыз. Андый кешеләр хәтта Коръән мәҗлесләрендә дә очрыйлар.

Алга таба Аллаһы Раббыбыз: «Хәрам юл белән табылган малдан сәдака бирү сидек белән юыну кебек», – ди. Әйе, мөселман кешесенең малы бары тик хәләл юл белән табылырга тиеш. Әгәр кеше, мин булдырам, дип, кеше алдап, урлап яисә кеше талап, яисә кеше яллап нәрсә дә булса эшләтеп, аңа тиешле хакын түләмичә, үзенең малын, байлыгын арттыра икән, аның биргән сәдакасы «…сидек белән юынган кебек» була икән. Шуның өчен кеше байлыкка алданып, хәрам юл белән керә торган малдан сакланырга тиеш. Сидек белән юынып, кеше чистарына алмаган кебек, хәрам юл белән табылган малдан бирелгән сәдака да кешене гөнаһтан арындыра алмый.

Аллаһы Тәгалә зәкят хакында тагын кабатлап болай ди: «Ә зәкят түләмәгән кешенең укыган намазы җансыз тән кебек». Әйтик, кешенең ураза тотарга исәнлеге җитеп бетмәскә мөмкин, ә намазны мөселман кешесе хәтта исәнлеге бетеп түшәккә егылган булса да, әгәр үз акылында булса, укырга тиеш, бу фарыз гамәл өстән төшми. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә намазга аерым тукталып, басым ясап әйтә, зәкят түләмәгән кешенең намазын җансыз тән белән чагыштыра. Җансыз тән – мәет була, ә мәетнең берни кыла алмаганын яхшы беләбез. Шуның өчен билгеләнгән нисабы тулып та зәкятен түләмәгән кешенең намазы «җансыз тән» кебек, ягъни намазы мәет хәлендә була.

Ә инде үзенең кылган гөнаһлары өчен тәүбә итмәгән, Аллаһыдан ярлыкау сорамаган мөселман кешесе хакында болай ди: «Тәүбә итмичә кылынган гамәл нигезсез йорт кебек». Әйе, һәрбер кеше өчен тәүбә ишекләре ачык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Тәүбә ишекләре ике очракта гына ябыла, берсе – кешенең әҗәле гаргарәсенә килеп тыгылгач, икенчесе – кояш көнбатыштан чыга башлагач». Шуның өчен һәрбер кешенең тәүбәгә килеп, иман китерергә мөмкинлеге бар. Әгәр инде кеше үзенең элеккеге шәригатьсез яшәгән гомере өчен тәүбә кылмыйча гына шәргый гамәлләрне кылса да, ул гамәлләрнең кабул булмавын Раббыбыз «…нигезсез йорт», белән чагыштыра. Белгәнебезчә, нигезсез йорт җимерелеп төшә. Ә икенче бер хәдистә, кеше тәүбәгә килеп, ислам кануннары белән гамәл кылып яши башласа, аның тәүбәгә чаклы булган начар гамәлләрен изге гамәлләр белән алмаштырылачагы хакында хәбәр ителә. Шуның өчен һәрбер кеше тәүбәгә килергә ашыгырга тиеш, чөнки кешенең әҗәле кайчан җитәсен бер Аллаһы гына белә.

Инде Аллаһы Раббыбыз шушы хәдисне йомгаклап безгә әйтә: «Әллә сез чынлап та Аллаһының хәйләсеннән куркынычсызлыкта сизәсезме үзегезне, ә бит Аллаһының хәйләсеннән үзләрен куркынычсызлыкта бары тик һәлак булучылар гына тоялар». Менә шулай Раббыбыз безне ахирәт көнендә һәлак булучылар сафында булудан сакланырга боера. Әйе, шушы фани дөньяда үзебезне бик иркен тоеп, нинди генә гөнаһ гамәл кылсак та: «Әй, Аллаһы кичерер әле», – дип, Аллаһы кушкан гамәлләрне кылуга җиңел генә карасак, шул һәлак булучылар сафында булуыбыз бар. Йә Раббым, безне гомеребез ахырына чаклы уңышка ирешүчеләр сафында булырдай гамәлләр кылырга насыйп ит?!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии