- 10.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Әле генә аяк баскан кунак аебыз – Рамазан да үтте дә китте. Бу айны Аллаһы Тәгалә башкаларыннан үзгә иткән. Шулай ук, һәр мөселман булган кеше өчен дә аерылып, үзенә әйтеп бетергесез рәхәтлек биреп торды ул.
Бу айда бер-беребез белән тагын да якынайдык, кунакларга, ифтар ашларына йөрештек. Ифтар кичәләре генә ни тора?! Авыз ачканчы, Коръән тыңлап, салаватлар әйттек, төрле гыйбрәтле хикәятләр ишеттек.
…Бер шәкертне укытучысы башкаларына караганда ныграк ярата икән. Башка шәкертләр аптырап, укытучыдан: «Нишләп аны катырак яратасың», – дип сорый. Укытучы бөтенесенә дә тавык суеп алып килергә куша. Әмма дә ләкин бер шарт белән: «Сезнең тавык суйганыгызны да, чистартканыгызны да, миңа алып килгәнегезне дә беркем дә күрергә дә, белергә дә тиеш түгел» – ди. Шәкертләр ризалашып, барысын да укытучы кушканча үтәп, иртәгесен тавыкларын алып киләләр. Ләкин укытучы ныграк яраткан шәкерт кенә тавыкны тере килеш алып килә. Укытучы нишләп суеп алып килмәве турында сорый. Шәкерт әйтә: «Бер кеше күрмәсә дә, мине Аллаһ Сөбехәнәһү вә Тәгалә күреп тора. Шуның өчен тавыкны суймыйча гына алып килдем», – ди.
Укытучы шәкертләренә: «Менә ни өчен мин аны сезгә караганда ныграк яратам», – дип баштагы сорауларына җавап бирә.
Шушы хикәяттәге кебек, Ураза булганда алдыбызда нинди генә тәмле тәгамнәр булса да, тыелып тордык. Әле Рамазан ае үтеп киткәч тә, ризыкка үреләсең дә, алмыйча торасың бит.
Үзебезне сабыр булырга өйрәтте бу ай. Әле күпме вакытыбызга экономия ясадык. Ашарга пешереп, шуларны ашап, табак-савыт юып кына да күпме вакытыбыз үтә бит.
Ул Рамазан аеның тагын бер рәхәте – җыелышып тәравих намазларына йөрдек (авылда башка вакытта мәчеткә ( җомга намазына бабайлардан кала) шулай җыелып йөрү юк). Әбиләр, бабайлар, аларга караганда бигрәк тә балалар, яшьләр күбрәк.
Авылдагы тәравих намазлары, шәһәрдәге укуга караганда, аерылып тора. Беренчедән, намаздагы сүрәләр татар мәкаме белән укылса, рәкәгатьләр санын 20дән әзрәк итеп укыйлар.
Кунакка баргач, Алабугадагы үзәк мәчеттә тәравихта булырга туры килде. Монда башта бик күп халык йөргән, мин килгән көннәрдә әзрәк сирәгәйгән иде, күпчелеге – олы яшьтәге апалар. Иң баштагы көннәрдә төнге беренче яртыларда гына кайтканнар, яшьләрнең эшкә барасылары да бар бит. Рамазан ае буена бер Коръән укып чыгалар икән. Башыннан ук тәравихны кунакка килгән Коръән хафиз, төрек кешесе алып барган. Коръәнне шундый матур итеп укый, аны тыңлагач, күңел тынычланып кала. Тәравих сүзенең тамыры «ра-вә-ха» – ял дигәнне аңлата. Чыннан да, рухи азык алып, ял итеп кайттык бер ай буе мәчетләрдә.
Бик күпләр динебезгә кайтуны ураза тотудан башлый, чөнки ураза көчле рух тәрбияли.
Пәйгамбәребез с.г.в: «Кем дә кем шушы айның изгелегенә ышанып. Бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә Рамазан ае уразасын тотып кабул булса, барлык кылган гөнаһлары да кичереләчәк», – диде ( Бухари. Иман, 28; Саум, 6 ).
Бары тик шушы ай белән генә чикләнеп калмыйк. Башка айларда да изгелекләрне еш кылыйк. Бер-беребез белән дус яшик. Инша Аллаһы тоткан уразаларыбыз кабул булып, шушы бер ай буена безне тәрбияләгән тәрбиячебезне икенче елга да сөенеп каршы алырга насыйп булсын.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.
Тәрбияче бер елга китте,

Комментарии