Матур язсаң да, дөресен яз!

Матур язсаң да, дөресен яз!

«Безнең гәҗит»не мин күп еллар алам инде. Анда язылганнарны барысын да укып барам. Шул гәҗиткә язылгач, андагы язмалар барысы да дөрестер дип кабул итә идем. Чөнки бит без бүтән төбәкләрнең тормышын шул язылганнар буенча күзаллыйбыз. Гәҗитнең быелгы 7нче май, 18нче санында чыккан «Буялган йомыркамы, әллә бикләнгән капкамы?!« дигән мәкаләне укыгач, бу гәҗиткә карата карашым үзгәрде, чөнки монда язылганнар безнең мәчетебезгә, авылыбыз халкына карата (башка милләт һәм мөселманнар) булган мөнәсәбәт берничек тә дөреслеккә туры килми.

Әлхәмдулилләһи дип әйтергә чын хакым бар. Без рус, керәшеннәр белән 1940нчы елдан бирле бергә яшибез, бер як күршебез татар, икенчесе керәшен, каршыбызда руслар яши. Беркайчан да телгә килешкәнебез юк, бик тату яшибез, ә алар безнең бәйрәмнәрне хөрмәт итә.

Хәзерге вакытта зиратыбызның ачкычы да Тихоновский Николай кулында. Һәрбер мәеткә бик теләп, кабер казуны да оештыручы шушы безнең милләттән булмаган кеше. Бу татулык түгелмени?!

Ләке авылында чиркәү салу өчен акча җыйганда без мөселманнар да үз өлешебезне керттек, ул дин кешеләре булмасак та. Безнең мәчеткә сәдаканы башка дин кешесе дә бирә (фамилиясен язмыйм, сәдака яшерен булырга тиеш).

Инде мәчетебез хакында. Төзү ниятенә керешкәч, мин аны озак төзелде дип әйтмәс идем. Чөнки өч ел эчендә мәчетебез аякка басып, чын мәгънәсендә эшли башлады. Мәчет төзелешенә акчаны елап бирмиләр (газетада шулай язылган). Ул бит җәрия сәдакасы Аллаһы ризалыгы өчен бирелә, әҗере үзеңә килеп торачак, беркем дә елап бирмәде. Өмәләр оештырып, тизрәк төзү хәстәрен күрдек. Юкса, ишетеп торабыз, төзи башлаган мәчетләр унар ел буена төзелеп бетә алмый ята.

Мәчет эшләмәгәч (газетада шулай язылган), моңлы азан тавышы ишетелә башлады, диелгән. Чыннан да, биш вакыт намазга азан әйтелә. Авылыбызның мулласы Рафис хәзрәт моны бик төгәл башкара. Мәчетебезне тәртиптә тота. Мәчеткә йөрүче хатын-кызлар һәрвакыт чистартып, карап торалар. Мәчеткә бирелгән «Иман» исеме дә чын мәгънәсенә туры килә. Ишегалдында чәчәкләр көзгә кадәр тагын да матурлап, бизәп торалар. Эченә керсәң чыгасы килми, шундый рәхәтлек.

Алия сеңелем, синең бер генә мәртәбә булса да сәдака салганың бармы? Ә бит мәчет шушы сәдака хисабына яши, балага исем кушу, никах та шушы мәчеттә башкарыла.

Төзелгән елны ук мәчеттә укулар башланды. Беренче елны унике кеше хәреф өйрәнүдән башлап, Коръән укырга өйрәнделәр. Һәр елны җиде-сигез кеше өстәлеп торды. Хәтта чит авылдан Мостафин, Аланнан килеп укыдылар, хәзер дә укыйлар.

Укучы балалар группасы утыз кешедән оешкан иде, хәзер алар азайды, әмма бар, укыйлар.

Һәр җомга көнне районыбызның хөрмәтле хәзрәтләре килеп җомга вәгазьләре укыйлар. Без – хатын-кызлар (ун-унбиш кешедән ким булмый), вәгазь тыңларга йөрибез.

Менә инде дүрт ел рәттән мәчетебездә ифтар (авыз ачу) мәҗлесләре үткәрелә. Биш-алты көн һәркөнне кырык-илле кеше катнаша. Ул мәҗлескә, белдерү куеп, нинди милләт булуына карамастан, балаларны чакырабыз. Бу татулыкка өндәү түгелмени?! Ә гает бәйрәмнәрендә мәчебез чын мәгънәсендә тулы була.

Мәчет эшләмәсә, ул бөтен авыл халкын каргап торыр дигән. Аллаһ сакласын!

Ә мәчебез гөрләп эшләп тора. Бу язмадан ризасызлыкларын белдереп, миннән язып җибәрүемне сорадылар.

Матур язгансың, сеңелем, ләкин моннан соң дөресен яз, яме!

Әминә АРСЛАНОВА.

Сарман районы, Петровка заводы авылы.

Фотода: Әле монда мәчеткә йөрүчеләрнең барысы да килмәгән.

Редакциядән: кызганычка каршы, авторлар арасында дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат җиткерүчеләр дә булгалый. Редакция, әлбәттә, һәр мәгълүматны тикшерергә тиеш. Әмма бу мөмкин түгел. Шуңа күрә авторларга шәхси җаваплылык турында искәртәсем килә. Коткы, гайбәт тарату, хәрәм эш белән шөгыльләнү олы гөнаһларның берсе. Бер-беребезнең хәтерен калдырудан саклансак иде. Ә бу авыл кешеләреннән, гафу үтенәбез. Алга таба да иман-сафлык белән яшәргә насыйп итсен.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии