Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мөселман мәгарифендә торгынлык

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мөселман мәгарифендә торгынлык

мәгарифе – ул мәгърифәтчелеккә, экстремизмга каршы торырлык бердәнбер корал. Татар мәктәпләре руслашып барганда, мәдрәсәләр яңгыр тамчысы сыман өмет бирә иде. Әмма бүгенге мәгарифенең торышы да сөендерми. Белем алган шәкертләр үз белгечлеге буенча эшләми, шуның белән беррәттән, мәдрәсәләргә килүчеләр дә елдан-ел азая бара. Бу Татарстанда булган 9 дини уку йортына да хас. Әлеге мәсьәләләр хакында без Русия Ислам университеты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

«БҮГЕН ТАТАРСТАНДА 1400 МӘЧЕТНЕҢ 850СЕНӘ ИМАМНАР КИРӘК»

– Рәфыйк әфәнде, бүгенге мөселман мәгарифе торгынлык кичерә дип әйтергә буламы?

– Кызганыч, әмма бүген мөселман системасы торгынлык юлына күчте дип әйтә алабыз. Без 1990нчы елларда дин җәмгыятькә әйләнеп кайтты, дип эйфория, эмоциягә бирелеп сөйләп килдек. Дини белем алырга тырыштылар тырышуын. Әмма прагматизм алга чыкты. Хәзер мотив кирәк. «Минем балам укып чыккач, кем була? Нинди эш хакы алачак? Фатиры булырмы?» – дигән иң гади сораулар ата-аналар белән яшьләрнең үзләрендә үк туа.

– Бу Татарстан һәм татарлар күпләп яшәгән Русиянең Үзәк өлешендә генәме, яисә Кавказда да шулаймы?

– Кавказда андый проблема юктыр. Әйтик, Чечняда үзгә бер система формалашкан. Анда имамнарга акча түләү эше җайлашкан. 1нче класстан 11нчегә кадәр дин нигезләрен укыталар. Әмма Чечняның үз үзенчәлекләре бар, һәм аның тәҗрибәсе безгә бик туры килеп бетми.

– Бүген мәдрәсәне тәмамлаган шәкерт кая бара? Мәчеткә имам буларак барыр өчен алар социаль яктан ни кадәр якланган?

– Без Диния нәзарәте белән зур булмаган тикшерү үткәрдек. Бүген Татарстанда 1400 мәчетнең 850сенә имамнар кирәк. Ә без бит инде 20 ел эшлибез! Әле 1990нчы елларда 15 мәдрәсә бар иде. Без 20 ел эчендә мәчетләргә 3 имам әзерләрлек шәкерт чыгарганбыздыр. Әмма алар кайда? Мәчеткә бармыйлар бит.

Хезмәт хакы мәсьәләсен бүген авылларда мәхәлләләр хәл итә алмый. 5 мең сум акча яшь белгеч өчен ул бик аз. Өстәвенә, фатир мәсьәләсе туа. Шуңа да мөселман мәгариф системасының үсеше җәмгыятькә, мәхәлләләрнең ничек эшләвенә бәйле. Әгәр мәхәллә имамны эш хакы белән тәэмин итә алса, кадрлар барыр иде. Бу зур бер комплекслы проблема һәм бу безнең һәрберебезне дә борчый.

«МӘДРӘСӘЛӘР БЕР СТАНДАРТ БУЕНЧА ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ. ӘММА РЕВОЛЮЦИЯГӘ КАДӘР АЛАЙ БУЛМАГАН»

– Мәдрәсәләрнең бүгенге эчке халәте нинди? Татар шәкертләре елдан-ел азрак килә, дигән мәгълүмат бар. Шул ук вакытта безнең уку йортларында Урта Азия вәкилләренең артуы сизелә. 2011нче елда Татар конгрессы китергән статистика буенча, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә – 60%, Мәрҗани мәчете каршындагы Казан ислам көллиятендә – 90% шәкерт – татар түгел. Ә бит муллаларга ихтыяҗ татар авылларында?! Бүген бу проблеманы аңлау бармы?

– Мәгарифнең хәзерге вакытта бик мөһим икәнлеген аңладылар. Ул идеологик яктан да, кадрларны үзебездә әзерләргә кирәклеген дә әйтәләр. Илаһи мәсьәләләрне хәл итү өчен дә ул бик мөһим. Ә бит мөфтиятләр яхшы эшләсен өчен әзер кадрлар булуы кирәк. Ислам яңарышы профессиональ югары мәгариф системасыннан тыш була алмый. Моны хәзер Мәскәүдә дә, безнең хакимият тә яхшы аңлый. Шуңа да бүген дини уку йортларына ярдәм күрсәтү системасын булдыру турында сөйләшүләр бара.

Инде бүгенге дини уку йортларының халәтенә килсәк, чыннан да проблемалар шактый. Болар бер проблема – кадрларга лаеклы эш урыны булмау белән аңлатыла. Күптән түгел үткән ислам уку йортлары советы утырышында да без бу мәсьәләне карадык.

– Сүз уңаеннан, июнь ае башында ислам мәгарифе советы үз утырышын үткәрде. Сөйләшүдә күтәрелгән төп мәсьәлә нәрсәгә кайтып калды?

– Без, беренче эш итеп, программаларны стандартлаштыруны куйдык. Ел ахырына кадәр стандартлаштыруның бер дәрәҗәсен эшләргә дип килештек. Ул бик авыр мәсьәлә. Революциягә кадәр дә бездә төрле мәдрәсә булган бит. Мәдрәсә, гадәттә, авылда бер шәхес тирәсендә оешкан. Мисал өчен, Бубый укып кайткан, һәм аның тирәсендә мәдрәсә оешкан. Биредә стандарт дигән нәрсә булмаган, әмма бу традиция бит. Мәдрәсәләрне ниндидер калыпка кертеп, йөзсез мәдрәсә итеп калдыра алмыйбыз. Без гасырлар дәвамында калыплашкан традицияләрне югалтырга тиеш түгел. Бу турыда да сүз барды. Бәлки алар 3 еллык, яки 4 еллык булыр, әлегә билгеле түгел. Әйтик, «Мөхәммәдия» югары белем бирү мәдрәсәсен алыйк. Алар 5 ел укыта. Әмма мәдрәсә бит югары була алмый. Андый булса ул институт яки университетка әйләнер иде. Әмма «Мөхәммәдия» «Мөхәммәдия» инде. Аның революциягә кадәрге чорын алмасак та, 20 еллык тарихы бар. Ул Русиядә иң мәшһүр уку йорты. Бәлки ул безнең РИУга караганда билгелерәктер дә. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Без аларны 3 еллык мәдрәсәләргә төртеп кертеп, 20 еллык традицияне юкка чыгара алмыйбыз бит. Шуңа да боларны искә алып, стандарт мәсьәләсен карарга кирәк.

«БҮГЕН МӘДРӘСӘДӘ КЕМ НИЧЕК ТЕЛИ, ШУЛАЙ УКЫТА»

– Ә мәдрәсәләр стандартлаштыруга әзерме?

– Дөресен әйткәндә, стандарт дигән сүз дини уку йортлары ректорларының эчен пошыра. Чөнки аларның күбесе ничек бар, шулай эшләргә өйрәнгән. Бүген алар мәсьәләне акчага кайтарып калдыра. Әгәр дә алар стандартлаштыруны кабул итсәләр, без моның нигезендә мәдрәсәләргә ярдәм итүне җиңеләйтә алабыз. Алар өчен дәреслекләр әзерләп, тулысынча методик яктан тәэмин итәргә мөмкин. Ике ел укыта торган мәдрәсә ди, дәреслеге юк ди. Аңа кем дәреслек язсын? Хәтта теләк булганда да аларга методик ярдәм күрсәтү шактый авыр.

Бүген Татарстанда 9 мәдрәсә эшли. Ләкин һәрберсе үзенең мөмкинлегеннән чыгып эш итә. Кем ничек тели, шулай укыта. Мәскәүдә дә без мәдрәсә һәм югары уку йортларының тышкы халәтен карадык. Парадоксаль ситуация бит. «Мөхәммәдия» 5 ел укыта, шул ук вакытта 2 ел гына белем бирүче мәдрәсәләр бар. Ислам югары уку йортларында проблемалар азрак. Алар бакалавр һәм магистратура системасына күчтеләр. Шуңа да бүген кадрлар әзерләүчеләргә мөнәсәбәт төрлечә дип әйтергә була.

Дәүләт стандартларында компетенция дигән әйбер бар. Ягъни программаны әзерләгәндә «Без кемне әзерләргә тиешбез?» дигән сорау безгә көн кебек ачык булырга тиеш. Шәкертнең белем дәрәҗәсе нинди булырга тиеш? Аңа күпме фән укыту каралган? Әйтик, Коръәннән, фикһтан шәкерт никадәр белем алырга тиеш? Боларның барысы да программага салынган булуы шарт. Иң мөһиме – хәзер бу эш Татарстанда башланды инде. Диния нәзарәтендә махсус укыту методикасы үзәге оештырылды. Аңа бөтен мәдрәсәләр дә керде. Хәзер эшләргә генә кирәк.

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии