Иманлы тормыш үсентеләре…

Иманлы тормыш үсентеләре…

И кешеләр, и адәм балалары!

Өйләребездә бикләнеп утырганга зарланмыйк, сабыр итик, чөнки әле бу дөньяда күпме кеше йортсыз-җирсез, үз куышы булмыйча каңгырып йөри… Йорт-җирсез калудан, өйләребездән куып чыгаруларыннан сакланыйк, бу ил тарихында мондый хәлләр булды бит инде! Бүгенгебезгә шөкрана итик, бу авыр хәлләр безнең өскә килмәсен, дип, Аллаһтан сорыйк!

И кешеләр, и адәм балалары!

Өйдә бикләнеп утыруны туктаусыз ашау-эчүгә, шуның белән мактануга гына кайтарып калдырмыйк! Бу дөньяда бер телем ипигә, бер йотым суга тилмерүчеләр бар бит әле, алар хәленә керик, алар хәлендә калмыйк! Алда ни буласын белеп булмый, соңгы кисәк ризыкны бүген ашап бетермик, үзебезне авыр көннәргә дә әзерлик. Бүгенгебезгә шөкрана итик, ризык капкан саен, безне ачлыктан сакла, дип, Аллаһы Тәгаләгә ялварыйк!

И кешеләр, и адәм балалары!

Аллаһтан аманәт булган саулыгыбызга сөеник, өйдә бикләнеп утырсак та, без исән бит әле! Күкрәк тутырып һава сулыйбыз, зиһенебез ачык, әгъзаларыбыз сау-сәламәт. Бу мизгелләрдә бер йотым һавага тилмереп, сулыш ала алмыйча җан бирүчеләр дә бик күп бит! Саулыкның кадерен белик! Аллаһ безне шушы нигъмәтеннән аермасын, үзебезне дә, якыннарыбызны да кешелек өстенә килгән бу афәттән сакласын, дип догалар кылыйк!

И кешеләр, и адәм балалары!

Аллаһ биргән Вакытның кадерен белик, аны бушка уздырмыйк! Аллаһ үзенең кодрәте белән безне дөньядан бикләде, әмма ахирәттән бикләмәде, иртәме-соңмы, барыбыз да анда күчәчәкбез. Өйдә бикләнеп утырган бу кадерле Вакытны ахирәткә әзерләнергә дә бирик! Бер-беребезгә карата гадел, мәрхәмәтле булыйк! Кылган гөнаһларыбыз, эшләгән ялгышларыбыз өчен аерым-аерым да, милләт белән дә, ил белән дә ТӘҮБӘ итик, гафу сорыйк, төзәлик, үзгәрик! Без үзебез үзгәргәндә генә Аллаһ безнең хәлебезне үзгәртәчәк, бу Коръәндә вәгъдә ителгән.

Әйе, дөнья инде элеккечә булмас, әмма бу афәттән кул юып кына котылып булмас – күңелләрне юарга кирәк – имансызлыктан, дөнья кереннән, дөнья сүзеннән…

Һәм Аллаһ ярдәменнән өметне өзмик.

«Дөнья бетә дип ишетсәң дә, кулыңдагы үсентене җиргә утырт» дигән хәдис бар. Ягъни, дөньяның кайчан бетәсен без белмибез, ә алга таба яшәү өчен тормыш үсентеләре кирәк буласын беләбез. Тормыш үсентеләре – ул без үзебез – иманлы гаиләләребез, иманлы балаларыбыз, иманлы нәселебез һәм иманлы милләтебез. Иманлы тормыш үсентеләре – ул безнең ике дөнья өчен дә кылган саваплы гамәлләребез, бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәтебез, күркәм холкыбыз, шөкрана итеп, Аллаһ кушканча яшәвебез, Ул безгә тапшырган изге аманәтләрне заман ахырына хәтле саклавыбыз!

…Барысы да яхшы булыр, иншаАллаһ! Кешелек дөньясы бу зур сынаудан чистарынып чыгар. Без үзебез чиста, пакъ булсак, дөнья да чистарыр, табигать тә пакъланыр, җирләр-күкләр аязыр, тормыш инде яңача дәвам итәр. Гаделлек җиңәр!

Әмма моның өчен бүгеннән Иманлы үсентеләр утыртыйк…

Фәүзия БӘЙРӘМОВА

Иманлы тормыш үсентеләре..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии