- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Иманга юл
Фетнәдән ерак булыйк, җәмәгать!
Аллаһы Раббыбыз җеннәрне дә, кешеләрне дә үзенә гыйбадәт кылу өчен яратты. Моңа дәлил итеп Раббыбыз Коръәндә болай ди: “Җеннәрне дә, кешеләрне дә бер Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар кылдым”(Әз-зәрият – 56). Безгә туры юл белән бару өчен Раббыбыз пәйгамбәрләрен җибәрде, китаплар иңдерде. Әгәр бәндәләр Раббылары билгеләгән чикләрне узса, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) алып килгән сөннәт буенча гамәл кылмыйча ниндидер бер башка гыйбадәтләр уйлап чыгарсалар, бу кабул ителми, кире кагыла, хәдистән дәлил: “Кем безнең динебезгә яңалык кертсә, бу аннан кабул ителмәячәк, кире кагылачак”. (Бохари, Мөслим риваяте) Өстәвенә, әле ул кешеләр үзләренә җәһәннәмдә урын әзерли дигән сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Дингә керткән һәрбер яңалык – адашу, ә һәрбер адашу исә утта”, – диде. (Мөслим риваяте) Безгә Раббыбыз һәм Аның Рәсүле (с.г.в) алып килгән дин җитә, чөнки чикләрне узып шәригать кысаларыннан чыгып китү сәбәпле, кеше ширеккә төшә, бидгать (дингә керткән яңалык) гамәлләр кыла. Шайтанның бар максаты ширек һәм бидгать гамәлләр аша кешеләрне хидаять юлыннан алып китү.
Нәрсә ул ширек? Ширек ул – Аллаһыга тиңдәшлек кылу, ягъни Аллаһыга гына хас булган сыйфатлар белән башка мәхлукны (бар кылынганны) сыйфатлау. Аллаһыдан тыш шул бар кылынган затны яисә потны, сынны зурлау, гыйбадәт кылу, аңардан ярдәм сорау, шулай ук үлгән кешеләр каберенә барып, аннан нәрсәдер өмет итү, яки ул әрвахка: “Син изге идең, минем теләкләрне, догаларны Аллаһыга ирештер әле”, – дип әйтү – шулай ук ширек. Гамәлләребезне Аллаһыдан тыш башка берәүнең ризалыгы өчен күрсәтеп эшләү – кече ширек, ул исә рия дип атала. Пәйгамбәребезнең Ислам өммәте өчен иң курыкканы рия булган. Аллаһы Тәгалә билгеләгән изге урыннардан кала башка изге урыннар булдыру (чишмәләр һ.б.) һәм шул урыннарга билгеле вакыт билгеләп бару, дога кылу өчен шунда йөрү, анда дога кабул була дип уйлау һәм шул урында корбан чалу шулай ук ширек гамәлләреннән була. Ул урынга Аллаһы ризалыгы өчен дип ниятләп, ниндидер бер гыйбадәт башкарырга барырга ярамый. Изгеләштерелгән урында хәтта намаз уку да тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в) намаз укыр алдыннан: “Бу урында берәр мәҗүси бәйрәмнәр уздырылмадымы?” – дип сорар иде. Хәтта күп еллар элек уздырылганы билгеле булса да, шул урында намаз укымас иде. Кыскасы, ширек ул – иң олуг гаделсезлек. Чөнки Аллаһы башка гөнаһларны кичерергә мөмкин, әмма ширекне кичерми. Моңа дәлил итеп Раббыбыз Коръәндә болай ди: “Аллаһы үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешедән гафу итәр”. (Ниса – 48)
Коръәндә: “Фетнә үлемгә караганда да куркынычрак”, – дигән аять бар. Биредәге фетнә сүзен галимнәр ширек дип тәфсир кыла.
Кызганычка, халкыбыз тарафыннан изгеләштерелгән Биләр, Болгар җирләре бар һәм күпчелек шунда хәтта хаҗ йолаларын башкарырга дип бара. Бу олуг ширек кешенең ислам белән элемтәсен өзә, имансыз итә. Бәндәләр шул урында тәүбә кылабыз, гөнаһыларыбыздан арынабыз, дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Мөфти хәзрәтебез Госман Исхакый пәйгамбәребез хәдисен китереп аңлата: “Рәсүлебез (с.г.в) өч нәрсәне ашыктырырга куша: беренчесе – тәүбә, икенчесе – җеназа. Кеше үлсә, аны иртәгә яки бүген үк җирләргә кирәк. Шулай ук балигъ булган балаларны өйләндерү, кияүгә бирү дә – ашыктырыла торган гамәл. Ләкин беренчесе – тәүбә. Аның аерым урыннары юк. Әмма аның кадерле вакытлары бар. Ягъни Рамазан аенда Гарафәт тавында авыз ачканда Кәгъбәтуллада, Мәккәи Мөкәррәмәдә, яшен яшьнәгәндә күңел нечкәргән вакытта дип әйтүчеләр бар. Ләкин кемдер билгеләгән көнне, билгеләнгән вакытта барып, шунда тәүбә кылабыз дисә, бу – бик зур хата. Халык шуңа ияләнеп китсә, шунда барып кына тәүбә кылабыз дисә, моның ширеккә, бер бидгатькә әйләнүе мөмкин. “Бәлкем, кайбер надан кешеләр, шунда барабыз да кычкырып-кычкырып, елый-елый тәүбә кылабыз, шунда гына чистарынып пакьләнеп кайтабыз дип уйлый, елына бер тапкыр шул максатта Болгарга баруны гадәт итеп ала икән, минемчә, бу – дингә бер яңалык кертү”, – ди мөфти хәзрәтебез Госман Исхакый.
Без Аллаһыга, Аның рәсүленә (с.г.в) һәм үз арабыздан сайлап куйган хакимнәргә итагать итәргә тиеш. Раббыбыз Үз китабында: “И иман китергән бәндәләр, Аллаһыга һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездә булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез!” – ди. (Ниса – 59)
Безгә мөфти хәзрәтебез Госман Исхакый яхшылык белән боерганда, нигә без аңа итагать кылмыйбыз? Бактың исә фетнә чыгаручы халык үзе икән. Хәзрәтнең Болгар җирлеген билгеләнгән бер көнне барып зиярат итүне һәм шунда барып тәүбә кылу, корбан чалуны тыюы, үз нәфесенә ияргән аркасында түгел, җәмәгать! Ә бәлки ул мөселманнарның шулай адаша баруын күреп кайгыра һәм начарлыкны туктату максатыннан, Аллаһы һәм Аның рәсүле (с.г.в) сөннәте белән боера. Яки без аңа итагать кылабыз яисә Аллаһыны тыңламаучылардан булабыз. Раббым Үзе сакласын. Җәмәгать, югарыда саналып узган ширек бидгать фетнәсеннән сакланыйк, гаиләбезне дә саклыйк. Раббыбыз Коръәндә:“И иман китергән бәндәләр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз!” – ди. (Тәхрим -6)
Болгар җирлегенә бару ярый, әмма аерым бер көн билгеләү дөрес булмас. Әби-бабаларыбызга дога кылу өчен анда хәтле барып йөрү кирәкми, җәмәгать. Яшәгән өебездә, мәчетләребездә намаз саен Аллаһыдан аларның рухын шат кылуны вә гөнаһларын ярлыкавын сорап, дога кыла алабыз. Болгар җирлегенә баргач, бер куркыныч нәрсәдән сакланырга кирәк: бу урын изге, монда догалар кабул булу ихтималы зур дигән уй башыбызга керергә тиеш түгел. Чөнки ул җирләр изге түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в) безгә 3 изге урынны атады: Әл Хәрам мәчете (Кәгъбәтулла), Мәдинәдә Пәйгамбәребез (с.г.в) мәчете, Кудста (Иерусалимда) Әл-Акса мәчете. Шушы өч урыннан кала башка җирләр, изге түгел, ә гап-гади җирләр санала. Фетнәдән ерак булыйк, җәмәгать!
Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы
Рәмис хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.
Бәхет нидә?
Картлык килгәч: “Мин бәхетле”, – дип әйтә алсаң, димәк, син, чыннан да, бәхетле. Алты ел элек алтын туйларын үткәргән Гөлзия апа белән Габделбәр ага Газизуллиннар турында бу сүзләрне һич икеләнми әйтергә була.
Габделбәр аганың тормыш юлына күз салсаң, аның зур хөрмәткә лаек кеше икәнлегенә тагын бер кат ышанасың. 18 яшьлек егет 1942 елда солдат шинелен кия. Памирда чик буенда 8 ел хезмәт итә. Отделение командиры була, үз эшенә һәрвакыт җаваплы карый. Бу сыйфат аңа гомере буе хас булып кала. Армиягә кадәр тракторчы, комбайнчы, шофер һөнәрләрен үзләштергәнлектән, гомере буе “тимер-томыр” янында кайный. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, 64 яшенә кадәр “Сельхозтехника”да техниканың көен белеп, двигательләр ремонтлый. Шуңа да ул күпсанлы диплом, грамоталар белән, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнә. Аның исеме районыбызның мактау китабына кертелгән. Җәмәгате Гөлзия апа да – ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел кеше. Бүген ул бер көн калмый намазда. Бу гаиләнең иң зур бәхете балаларында. Алар 9 бала тәрбияләп, зур тормыш юлына чыгарган. Өлкән уллары Габделхәй гаиләсе белән Казанда яши. Ул Вахитов район хакимиятендә бүлек башлыгы. Башкалада яшәүче икенче уллары Рөстәм торак идарәсе начальнигы. Хатыны Гүзәл – югары квалификацияле юрист. Рушания кызлары да гаиләсе белән Казанда. Суд приставы хезмәтен башкара. Ире Фәрит белән 3 бала үстерә. Радик – янгын сүндерү начальнигы булып эшләде, инде ялда. Хатыны Венера – өлкән хисапчы. Рафаэль улы хатыны Гөлфирә белән “Нур” шәхси кибете тоталар. Рифкать, Ришат уллары гаилә корып, төп нигездә әти-әниләре белән тату гына яшиләр. Мал тоталар, җиләк-җимеш үстерәләр.
Шул балалар гаиләләре белән кайтып, бергә җыелганда бу йортта Сабантуй диярсең. Бу үрнәк гаилә башлыклары – әби белән бабай бүгенге тормышларыннан бик канәгать. Чыннан да, моннан да олы шатлык, бәхетле картлык була аламы?
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
Сынау
И кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз. Аллаһы газабыннан куркучы булу өчен. (Бакара сүрәсе, 21 аять).
Адәм баласы хатадан хали түгел, әмма үз гаебен аңлап, тәүбә кылып, Аллаһы Тәгаләдән гафу сораган кешедән дә бәхетлерәге булырмы?!
Зәки гаиләсе белән Казаклар авылында яши. Сараенда сыеры, егерме көнлек бозавы бар. Беркөнне хатыны бозауга сөт эчереп керергә куша. Яшь мал тынгысыз бит инде. Сөт эчкәч, Зәкинең аягына баса. Ир аны-моны уйламый, үзе дә сизми кала, авызыннан ярамас сүз ычкына.
Өйгә кереп озак та үтми, сыер яман тавыш белән кычкыра башлый. Сарайга хатыны чыга, әйбер-кара юк. Сыер да кычкырудан туктый. Ул өйгә кергәч, кабат шул ук тавыш ишетелә. Зәки үзе чыга, сыер кабат мөгрәүдән туктый. Бу хәлгә аптырап торганда сыер янәшәсендәге бозау торган бүлмәгә күзе төшә аның. Бозау сөт эчкәннән соң, бик нык күбенгән. Мал табибы Рәзимә күрше йортта яши, шуңа йөгерә. Ул бозауның корсагын тишә, әмма күбенү кимеми. Зәки үз гаебен таный, табибны кайтарып җибәрә.
Сарайда үзе генә калгач, Зәки Аллаһы Тәгаләгә ялвара:
– Я Раббым, бу малны үзең бирдең, терелтсәң дә, алсаң да синең кулда, үзем гаепле, сөтне бисмилла әйтеп бирмичә ялгыш сүгенү сүзе ычкындырдым, кичер, ярлыка мине, – ди.
Аллаһы Тәгалә тәүбәне ишетүче, гафу итүче. Зәки иртән сарайга чыкса, бозау уйнап йөри, әйтерсең берни булмаган.
Аның өчен бу беренче сынау булса, Аллаһы Тәгалә икенчесен җибәрә. Ул РТСка эшкә йөри. Авылны чыкканда өстенә усал эт ташлана. Ярый әле хуҗасы күреп ала. Зыян китерә алмый кала. Зәкигә бу эт белән кабат очрашырга туры килә. Хуҗасы да күренми. Ул Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый. Эт өрә-өрә тирәсендә бөтерелә, әмма якын килми. Шушы могҗизалардан соң ул үзлегеннән догалар ятлый, намазга баса.
Авыл имамы вазифасын башкаручы Нәҗип улы Хәйдәр каты авырып китә. Үз хезмәтен башкарырлык хәле булмагач, авыл халкына үз урынына имам итеп Зәкине күрсәтә. Бу егеткә авылдашлары да каршы килми, имам итеп сайлыйлар. Зәкине Чаллының Ак мәчетенә әзерлек курсына чакыралар. Укуларын яхшы гына үзләштереп, Зәки Ризатдин улы Ризатдинов Тукай районы Казаклар авылында имам-хатыйб вазифасын башкарырга рөхсәт бирелде диелгән шәһадатнамәне кулына тотып кайта. Аллаһы Тәгалә аңа хезмәтендә җиңеллек бирсен. Авыл халкының да күңел пәрдәләре күтәрелеп, намаз укыгач, җанга-тәнгә шифа килгәнен аңласалар иде.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии