«Күңел күзе белән укыйм Коръән»

«Күңел күзе белән укыйм Коръән»

Узган елның ноябрь аенда «Ярдәм-Помощь» гомум-милли хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» дип аталган акция башлап җибәргән иде. Бу акциянең максаты – изге Коръәнне Луи Брайль шрифты белән бастырып, күрмәүче мөселманнарга тарату.

Быел безнең фонд оешуына унбиш еллыгын билгеләп үтәчәк, ә гомуми «стажы» 20 ел. Бу вакыт эчендә безнең тернәкләндерү үзәгендә меңләгән күрмәүчеләр укып китте. Без аларның һәрберсенә Брайль шрифтында бастырылган Изге Коръән бүләк итәбез.

Тернәкләнүчеләрнең күбесе өйләренә кайткач, күзләре начар күрүчеләрне Брайль шрифты буенча укырга өйрәтә, шуңа күрә шәхси Коръәннәргә ихтыяҗ туа. Бу китаплар үзенчәлекле булу сәбәпле, аларны куллану вакыты чикләнгән.

Мөселманнарның ярдәмчеллеге бик шатландыра.

Иң беренчеләрдән булып мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин ярдәм сүзләре әйтте. Камил хәзрәт, Коръән хафиз буларак, Изге китапны укуга, өйрәнүгә, популярлаштыруга зур игътибар бирә.

Шулай ук акциягә Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, җырчылар Ренат Ибраһимов һәм Фирдус Тямаев, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Сафиуллина-Ибраһимова Резеда Риф кызы, радио һәм телевидение алып баручылары, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре ярдәм күрсәтте.

Безнең шәхси китапханәбез һәркөнне Луи Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Өч ай эчендә без дүрт йөздән артык Изге Коръән бастырдык. Аларны почта ярдәмендә тараттык. Тик бүгенге ул Русиядә яшәүче күрмәүче һәм Коръән укырга теләүчеләрнең бер өлешен тәэмин итәргә генә җитеп тора. Безнең китапларны алучылар арасында аерым кешеләр генә түгел, шулай ук күрмәүчеләр өчен шәхси китапханәләр дә бар. Безнең үзәктә булмаган кешеләр дә бездән китаплар сорап мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән без Кабардино-Балкариядән булган егеткә бер комплект юлладык.

Теләгән һәр кеше күрмәүчегә Луи Браиль шрифты белән язылган Изге Коръән китабы бүләк итә ала. Алты томнан торган бер комплектның бәясе 8500 сум.

Ярдәм итү юллары:

«Ярдам-Помощь» фондының сайтында сәдака биреп була.

https://yardemfond. ru/aktsii/chitayu-koran-s-dushoj/

Телефон номеры буенча картага акча күчереп була: +79600480778

Шулай ук акчаны түбәндәге реквизитлар буенча юлларга мөмкин:

ИНН 1658087725

КПП 165801001

ОГРН 1071600003530

БИК 049205603

р/с 40703810562000000971

к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк

Назначение платежа: «Благотворительная помощь на социальные проекты».

«Ярдәм» мәчете имамы, «Ярдам-Помощь» хәйрия фондының реабилитация үзәге укытучысы Фәнис хәзрәт МИНГӘРӘЕВ

Комментарии