Динебезгә һөҗүм елларында

Бүген инде тәмам ачыкланды: динне инкарь итү, дин әһелләрен, дини таләпләрне үтәгән кешеләрне эзәрлекләү большевикларның иң зур хаталарыннан берсе булган икән. Кылган гөнаһлары өчен җәзасыз калырына ышанган кешеләрнең күпчелеге, дини тыюларны гына түгел, җәмгыять кануннарын да бик җиңел генә бозуга бара ала. Дөресендә ул шулай булып чыкты да. Нәтиҗә шуңа күрә бик тә аянычлы.

Хәләл юл белән табылган мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителү, дин тотарга ярамау кешеләрне рухи яктан тәмам аптырауда калдырды, яңа шартларга буйсынган кебек булып күренсәләр дә, аларны совет хакимиятен өнәмәүчеләргә әверелдерде. Андыйлар арасында большевиклар фиркасендәгеләр дә бар иде. Ник дигәндә, алар да күктән төшмәгән бит. Халыкның рухы сәламәт вакытта туып, шундагы яшәү рәвешенә, гореф-гадәтләргә күнегеп, көн саен булмаса да, җомга, гает намазларына йөреп яшәгән кеше шундый мөмкинлекләреннән чикләнсен әле! Бер уйласаң, коточкыч хәл бит! Мондый вәзгыять кемдер тарафыннан уйлап чыгарылып кына әйтелгән сүзләр түгел. Болар чынбарлыкта булган хәлләр.

Әйтик, Әлмәт төбәгендәге Кичүчат авылы. Бу татар галәменә Ризаэтдин Фәхретдинне биргән атаклы авыл. 1931нче елда шушы авылдан Гәрәев имзасы белән Казанга – «Чаян» журналына бер хат килә. Анда бу бәндә менә боларны яза: «Әхмәтҗан дигән культармеец һәр көн биш вакыт намаз укый, намаздан чыгу белән белемсезләрне укытырга йөри». Ягъни ул вакытта безнең гарәп графикасына нигезләнгән язуыбызны гамәлдән чыгардылар да, моңа кадәр шул язу белән белем алган, укыган һәм язган кешеләрне грамотасыз дип саный башладылар. Аларга латин язуын өйрәтүне оештырдылар. Аны белсәләр, грамоталы булалар, имеш. Мондый дәресләр алып баручыларны укый-яза белмәүчелекне бетерү буенча мәдәният армеецлары дип йөртә башладылар. Күрәбез, әлеге Әхмәтҗан дигән кеше шушы эшкә җәлеп ителгән булган. Ләкин ул аң-белемле, шул ук вакытта динебезне дә ихлас зурлаучы, аның таләпләрен үтәүне үзе өчен гадәти бурыч дип аңлаучылардан булган.

«Ликбез»да дәресләр алып баргач та аны диннән ваз кичкән кеше итеп санап булмый бит. Намаз укый, имеш! Ә нәрсә була? Намаз уку кешене чисталыкка, пөхтәлеккә күнектерә, күңелен сафландыруга китерә. Андый кешенең холкы әйбәтләнә, яшәешкә, кешеләргә, башка җан ияләренә, табигатькә булган мөнәсәбәте яхшыра. Намаз уку – кешене затлы итеп әверелдерә. Кешеләрне укырга-язарга өйрәтүче, аң-белем бирүче Әхмәтҗанга үз вазифасын үтәргә намаз уку һич тә комачау итмәгән, әлбәттә. Фирка сәясәтен үткәрергә мәҗбүр булган көлке басмабыз моны тәнкыйть ителергә тиешле хәл дип саный. Үзенең 1931нче елдагы беренче санында менә мондый эпиграмма урнаштыра:

Дөнья малын куып йөри-йөри

Ахирәте әрәм китмәсен!

Мондый «культармеец»ның артына тибеп,

Күтәртергә кирәк үкчәсен!

Кичүчат авылыннан килгән хатта ярый әле имза куелган. Чынында әлеге җирлектә андый кеше яшәгәнме-юкмы, анысы икенче мәсьәлә. Ә менә Норлат районы Мулла Иле авылыннан килгән хатта имза урынына 245 саны гына куелган. Тикшереп кара син аның кем булуын. Атаклы Гайнан Вәисов туган бу авыл кешеләренең нинди кимчелекләре булган соң? Ул еллар өчен гаепләре шактый саллы гына икән шул – «авыл советы председателе, партия әгъзалары, мулла белән бер сафта торып, гает намазы укыганнар».

Шушы хатка «Чаян»ның шул ук санында менә мондый шигъри мөнәсәбәт белдерелгән:

Мулла иле авылы булсын да,

Коммунистлар динле булмасын...

Мулла иленең һәрбер коммунисты

Алмашырлык авыл мулласын!

Авыл секретаре, кирәк булса,

Шәп коммунист мәэзин булала.

Прсидәтел – мулла,

Кирәк чакта,

Әлхәм укып, имам торала...

Коммунистлык белән муллалыкның

Аермасын монда тапмассың...

Тик бу егетләрнең тәпиләре

Контролькага килеп капмасын!

Хәер, андый мисаллар ул елларда бихисап иде. Матбугатта алар теркәлеп калган.

Ерак барасы юк, үзебезнең Арпаяз авылында да шуңа охшаш хәлләр булган иде. Инде монысы илленче еллар ахырында. Колхозда бригадир һәм ферма мөдире булып эшләүче ике абзыебыз, гает намазына барып, имеш, кирәкмәгән эш кылганнар, гади колхозчыларга начар үрнәк күрсәткәннәр, дип, аларны, җыелышларда тикшереп, кисәтүләр ясаганнары хәтердә калган.

Алтмышынчы еллар башында мин комсомол райкомында инструктор булып эшләп алдым. Шул вакытта Сабанчы дигән авылдан бер хат килде. Анда Түбән Аты авылында яшәүче Гомәр Хөрәмшин дигән егетнең ураза тотуы, намаз укуы турында шикаять язылган иде. Миңа шушы хәлне тикшереп кайтырга куштылар. Әйттеләр: бу нинди хәл, без көне-төне динне фаш итеп мәдәни-агарту эшләре алып барабыз, шул ук вакытта үз арабызда ук дин тәэсиренә бирелгән кешеләр булсын, имеш. Бардым, бармый хәлең юк. Мин Гомәрне элегрәк тә белә идем. Ник дигәндә, мин үз авылыбызда клуб мөдире булып эшләгән елларда ул да Сабанчыда шул ук хезмәтне башкара иде. Район үзәгендә уздырыла торган семинарларда, башка чараларда очрашабыз, тәҗрибә алмашабыз. Ул хәзер дә шушы хезмәтендә иде әле. Мин килүемнең максатын аңа ачып салмадым. Синең мәдәни-агарту эшләрен әйбәт алып баруыңны беләбез, үз күзем белән күреп китим әле, мин әйтәм.

Тыйнак холыклы дустым бу сүзләрдән уңайсызланып куйды.

– Нәрсәдер эшлибез инде, башкалар да тырышалардыр. Мин дә калышмаска итәм. Әле, җәй көне булгач, халыкны эштән аерып, ниндидер чаралар уздырырга вакыт юк.

Шулай сүз арасында мин аңа кесәмнән чыгарып, теге хатны да күрсәттем. Ул моның кем эше икәнен шунда ук таныды.

– Укыйм шул намазны, ураза да тотам, әти-әниемнән күреп, мин изге гыйбадәткә малай чагыннан ук өйрәндем. Бер күнеккәч, читләшә алмыйм инде. Мин намазны өйдә генә укыйм бит, аннан кемгә начар?

– Ә бу хатны сырлаучы үзе нинди кеше?

– Бөтен кешене җинаятьче, тәртип бозучы итеп күрүче бер бәндә шунда. Бисмилла да әйтә белмәүче шыр надан. Мондагы җитәкчеләребез дә, аның сүзен сүз итеп, ул чаккан кешеләрне тикшереп маташалар, шул яла ягучыны үсендерәләр.

– Бу хатны мин болай гына, синең яныңа барасы булганга гына алган идем. Синең турында сорашсалар, хатта язылганнар дөреслеккә туры килми, дип әйтермен.

Шулай эшләдем дә. Гомәр минем әлеге шикаятьне тикшерергә махсус килүемне белмәде дә кебек. Хәер, барыбер аңлагандыр, дип тә уйлыйм. Без үзара аралашканда сизелер-сизелмәс ымнардан, теге яки бу сүзнең ни рәвешле әйтелүеннән дә күп нәрсәләрне төшенәбез, чамалыйбыз. Гомәр кебек фикерле, зыялы егет турында сүз барганда, бигрәк тә шулай. Ул тора-бара, югары белем алып, районда мәшһүр мөгаллим, мәгариф эшен оештыручыларның берсе булды. Ә теге итәк астыннан ут йөртүчеләр, үз түбәнлекләрендә калып, иҗтиһат итеп яшәүчеләрнең булдыклылыгыннан, уңышларыннан көнләшеп, үзләрен түбәнсетеп яшәүләрен дәвам иттерделәр.

Динсезлек еллары, шөкер, шул егерменче гасырны атлап чыга алмады, җәмгыять үзенең бу ялгышыннан ваз кичте. Хәзер инде ул вакытлардагы хәлләрне гыйбрәт, ягъни сабак итеп кенә искә алабыз.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии