- 10.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Ничә мәртәбә сөйләшүләр, аңлашулар булуга карамастан, һаман да бер балык башын чәйниләр. 29нчы гыйнвар көнне «Таяну ноктасы» тапшыруында шул мөселман хатын-кызларының яулык ябулары турында олы сөйләшү булды. Ләкин яулык бәйләүнең чын сәбәбен әңгәмә барышында ачык итеп аңлатучы булмады. Имеш, яулык бәйләү – гореф-гадәттән, диләр.
Фикер алышырга килгәч, әйтәсе сүзне турыдан-туры әйтергә кирәк. Анда Әлмирә ханым Әдиятуллина Коръәннән аңлатма бирергә әзерләнгән иде. Ләкин аның да кыюлыгы җитмәде бугай, туктап калды. Шулай куркакка әйләнеп беттекмени соң инде без?
Яулык бәйләп йөрү ул – дин эше. Бу – Аллаһ Раббыбыз боерыгы. Бу – фарыз гамәл. Раббыбыз Коръәннең берничә сүрәсендә ислам динен хөрмәт итүче мөэминә хатын-кызларны чит ир-атлар алдында чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, балтырларын, түшләрен, күкрәкләрен, муенса һәм алка ише зиннәтләрен ачып йөрүдән тыйды.
Менә шуңа күрә динебезне хөрмәт иткән мөэминә хатын-кызларыбыз барлык җәмгыять урыннарында Аллаһ кушкан җирләрен каплап йөриләр.
Башка дин тотучыларның да үз тәртипләре. Христианнарның бала-чагасы, җиткән кызлары, әни-әбиләре һәммәсе дә чиркәүгә гыйбадәт кылырга яулыктан киләләр бит. Тәртибе шулай булгач, аның ни гаебе бар, килсеннәр. Чиркәүдән чыккач, аларга яулыкны салырга ярый, күрәсең. Ә безнең диндә аны һәр җирдә киеп, бәйләп йөрергә кирәк.
Әгәр син мөселманның башыннан яулыгын тартып алсаң, мәктәптән кусаң, җанын суырып алган кебек була. Әгәр үз динен хөрмәт иткән христианның түшендәге тәресен тартып алсаң, мәктәптән кусаң, аның да җанын суырып алган кебек була. Әйтик, кипа киеп килгән яһүд балаларын кипа киюдән тыйсаң… Алай иткәндә нинди хәлләр башланыр иде икән соң? Без бит барыбыз да Русия гражданнары. Диннәребез төрле булса да, язмыш безне ерак заманнардан бирле бергә яшәргә җайлаган. Бигрәк тә татар белән урысны. Кемнәргәдер ошамый дип, без үз туган җиребездән аерыла алмыйбыз бит. Яшьтән үк нигә балакайларыбызның күңелләрен яралыйсыз соң? Һәр милләт үз динен тотса, үзенең туган телен – әти-әни динен белеп үссә нәрсә була соң? Илебез иминлеге өчен акыллы, әдәпле, сәләтле балалар кирәк ләбаса!
Хикмәт яулык ябудамыни соң? Алар бит туган җире –Татарстан, туган иле Русия икәнен белеп, кулга-кул тотынышып, шатланып, дәртләнеп үсәләр. Бар милләт үзара дус булып тыныч яшәгәндә, гаҗәеп хәл, кемнәрдер ни өчендер илебезнең иминлеген какшатырга тели, юктан тавыш чыгара. Бу – үз милләтеңне, үз динеңне өстен кую, дуслыкны бозу.
Пенсионер укытучылар,
Чаллы шәһәре

Комментарии