- 10.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Әлегә кадәр башка авторларга кайтаваз язмасам да бу юлы язарга булдым. Болар – «Мәчет ул мәктәп тә, мәдрәсә дә түгел» дигән язманы укыганнан соң («БГ», №7, 15 февраль, 2017) туган фикерләрем булыр. Анда яңгыраган фикерләр белән килешергә, килешмәскә мөмкин. Һәр кешенең үз фикере, алар кешенең белеменнән, мәгълүматлелегеннән чыгып формалаша. Авторны тәнкыйтьләргә җыенмыйм, чөнки аның нияте минем өчен караңгы. Шулай булгач, ниятен дин, балалар файдасына тырышу диеп кабул итәм. Аллаһ Тәгалә барысын да белүче!
Сүземне үземнең сабыйлыгымнан башлыйм. Мөгаен, дүрт яшь тирәләре булгандыр, әти-әниләр кемнәргәдер ашка киттеләр, төнлә өч бала үзебез генә калдык. Гөнаһ шомлыгы ут та бетте, караңгы. Абыйлар мине күршедәге Гарифҗан абзыйга җибәрделәр, янәсе, безгә иптәшкә кереп тормасмы?! Кереп чакырдым, үзем җылыйм: «Куркабыз, ут та бетте», – дим. Керде, юрганга төренеп, тирәсенә утырыштык. Лампага ут кабызып, үзе белән алып кергән, үзе ише бик иске китабын укырга кереште. Тын да алмый тыңлыйбыз серле, куркыныч Һәм шул ук вакытта бик мавыктыргыч һәм тәэсирле китап сүзләрен. Шул чакта миңа лампа тирәсендә очучы чебеннең түшәмдәге күләгәсе йә фәрештә, йә аҗдаһа елан төсле тоела иде. Сорауларга җавап биреп, аңламаган урыннарын аңлатып, әтиләр кайтканчы безнең белән сабыр гына утырды. Әлбәттә, бу дини эчтәлектәге кыйссалар иде. Андагы хәлләрдән алган тәэсирләрем гел күңелемдә.
Әнием, бик күпләр кебек, сугыш ятиме иде. Әниемне карап үстергән, әниемнең әтисенең апасы 1904нче елда туган Бибихәтимәнең тормыш рәвеше, киңәш, теләк-өйрәтүләре минем өчен тормышта зур үрнәк, юнәлеш булды. Мин белә башлаганда ул җитмеш яшьләр тирәсендәге укымышлы, ялгыз яшәүче карчык иде. Без барыбыз да аны «Тәти әби» диеп йөрдек. Күп вакыт әни мине әбигә иптәшкә, төн кунарга җибәрә иде. Мин аның намаз укыганда «җырлаган» тавышына йоклап китәм һәм иртән иртәнге намаз «җырына» уяна идем. Үзе генә яшәгәч, аннан карчыклар өзелмәде. Чәй эчеп, үткәннәрне сөйләшеп, Коръән укып утыралар иде. Мин күп яңалыклар, гыйбрәтле хәлләр, тормыш фәлсәфәсе ишеттем ул чакларда. Барчасының да, Гарифҗан абзыйның да урыннары җәннәттә булса иде. Әмин!
Сабыйга төнлә «тышка чыгу» куркыныч – ишек алдына Тәти әби озата чыга. Бер чак ураза ае: «Тышка чыгыйк әле, үзем кенә куркам», – дим. «Бар, бәбекәм, хәзер ураза керде, бар шайтаннар да богауда бит», – ди. Бер курыкмыйча, хәтта әбинең сүзенә тамчы да шикләнмичә, нык инану белән «тышка чыгып» кердем. Менә ышану көче, сабыйлык самимилеге! Хәзер дә, ярты гасыр узган гомерем биеклегеннән карап, шундый ышануга ирешә алганым юк, бер сүзгә мең сорау. Тагын минем өчен иң тәмле су – әбиемнең ишек алды уртасындагы бүкән өстендә кояшта җылынып утыручы комган борыныннан эчкән суым булгандыр. Әле кайчак, тәһарәткә дигән суымны бетергәнсең бит, дип эләгә дә иде. Автор язганча, миңа да әбием, намаз укы, алай ит, болай ит, диеп мәҗбүриләмәде, ә көндәлек эш, сүзләр арасында, үз мисалында күңелемдә дин-исламга мәхәббәт, бер дөрес караш тәрбияләде дип уйлыйм. Заманасы хәзергедәй булып, мәчетләр эшләп торса, ул мине җибәрмәс идеме мәчеткә!? Кердем мин мәчеткә, дөресрәге төштем, ун яшь тирәсе булгандыр. Башка дөньяга эләккәндәй булдым: бөтен идәнгә суккан паласлар җәелгән, диварларда – төрле сөлгеләр, шәмаилләр, агач чөйгә зур чалма, чуар чапан эленгән, түшәмдә – лампалар, чатлыкта таяк басып тора. Менә кайда ул музей, татарның рухи музее, авторның, балаларны музейга йөртергә кирәк дигәненнән.
Язмага кире кайтсак, сабый баланың башы буш, шунда башлап ни тутырсаң, шул мәңгегә нигез булып кала. Әле чынлап аңламасалар да мәчеттәге серле мохит, ят сүзләр, авазлар аның күңеленә ислам орлыгы сала. Тезләнеп укытмакчылар дигәннән, борчакка тезләндермиләр булса кирәк. Яулык та ник синтетик булырга тиеш? Әти-әни моны үзе хәл итә, минемчә, берәү дә үз баласына дошман булмас. Күрәбез бит: хәзерге балалар теле ачылмас борын телевизор пультын, телефонны, компьютерны биш бармагыдай белә. Дөньяны күзаллау шулардан башланган баланы балигъ булгач кына үзгәртүе ай-һай икеле. Бала хокукы дигән булып, бар нәрсәне үз агымына кую дөрес булырмы? Минемчә, балаларны укытырга, ислам рухын сабый чактан ук сеңдерергә кирәк. Олыгайгач, акыл кергәч, үзе дә аңлап дингә килер, теләсә гарәпчә, фарсы, инглизен өйрәнер, өйрәнмәсә дә яшәр, тик әхлаклы, тәрбияле, иманлы, үз милләтенә файдалы шәхес кенә булсын. Аксакаллар шурасы рәисенә гарәп телен белү мәҗбүри. Эше, дәрәҗәсенә күрә ул аны белергә тиеш. Әлбәттә, моңа омтылырга кирәк, ә шулай да меңләгән намаз укучы кардәшләребезгә гарәп телен бу кадәр тирәнтен белү кирәкме? Күп кенә милләттәшләребез үз ана телен дә белмәгән бер дәвердә. Без шуларга ана телебезне өйрәтүне җайга салыйк, алайса бар да шура рәисе булып бетәрләр. Шәригатебездә, мәхәлләгә бер укымышлы дин белгече тоту фарыз кифая, дигән нәрсә бар. Бик четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә, диюем. Икенчедән, дин тотучыларның күпчелеген канәгатьләндерерлек Коръән тәфсирләре җитәрлек –рәхим ит, өйрән!
Ә үземә килсәм, кырыкка җиткәндә мәчеткә йөри башладым. Күрәм: бер мәсьәләгә кичтән бер караш, иртәгәсен – икенче. Күп очракта бу капма-каршы фикер була һәм икесен дә дөрес диләр. Шуннан динне тирәнтен өйрәнергә ихтыяҗ туды һәм Казанга укырга килдем. Аңа кадәр күпме еллар ялгышлык, адашулар булган, шулай да сабыйлыкта салынган дини орлыклар өскә калыкты, дип уйлыйм. Барыгызга да саулык, иман байлыклары теләп, авторга балалар өчен борчылуына рәхмәт әйтеп,
Алмаз МИНҺАҖ,
Кайбыч районы

Комментарии