- 10.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №13 (6 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
12 мартта, әле күптән түгел ачылган мәдәният үзәге бинасында, Чистай мөселманнары Мәүлид бәйрәменә җыелды. Безнең шәһәрдә дини бәйрәмнең шундый зур күләмдә оештырылуы беренче тапкыр. Шуңа күрә бу бик зур вакыйга булып тоелды һәм күңелләрдә шатлану да, дулкынлану да бар иде. Килгән кунаклар, артистлар кеше күңеленә үтеп керерлек чыгышлар ясый алырмы? Бу гади генә тамаша түгел бит, ә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең бөеклеген һәм гадилеген, пәйгамбәрлек һәм кешелек сыйфатларын тыйнак кына яктырту иде.
Әлхәмдүлилләәһи шөкер, бик күркәм, һичкемне дә битараф калдырмаучы, күңелләрне эретә торган кичә булды.
Килеп керүгә нур бөркелә ак яулыклы әбиләр, апалар, мөселманча киенгән туташлар, түбәтәйле бабайлардан, абый һәм егетләрдән. Бер-берсен сәламләүләрдән, елмаеп аралашулардан әйтеп бетергесез җылылык, туганлык, бердәмлек сизелә.
Менә, сәхнә чаршавына нурлар сибеп, Коръән китабы балкып чыкты. Йөрәкләрне тетрәндереп, шул ук вакытта тынычландырып та, “Әнәс” мәчете имамы Әбүбәкер хәзрәт моңлы тавышы белән Коръән аятен укып җибәрде. Шуннан соң мәчетнең аксакаллар рәисе Әсвәт бабайның һәр әйткән сүзе белән ризалашып догага кул күтәрде. Килгән кунаклар: хакимият, җәмгыять оешмасы вәкилләре, мәчет имамнары Мәүлид бәйрәме белән котлады. Алар арасыннан Рөстәм хәзрәт (Кама аръягы Диния нәзарәте рәисе) чыгышы һәм вәгазе күңелләрдә онытылмас эз калдырды. Һәр әйткән сүзен үлчәп, фикерләрен йөрәккә сеңдереп сөйләде ул. Ә вәгазьләре мәгънәле дә, тәрбияви дә, әдәпкә дә өндәүче.
Чакырылган артистлар да сынатмады. Бер-берсен алыштырып Зөһрә Сәхабиева, Мирсәет Сөнгатуллин, “Раян” егетләре, “Җомга көн” ансамбле, җыр, мөнәҗәтләр аша, үз кичерешләрен, олы хөрмәтләрен, соклануларын тамашачыга җиткерә алдылар. Аларның чыгышларын Илнур Фәйзрахманов матур сүзләре белән бизәп барды.
Бу бәйрәмне шулай олылап оештырган өчен Тәлгать һәм Әсгать Әхмәтҗановларга, Әбүбәкер хәзрәткә, Әсвәт бабай Исмәгыйловка, аларга ярдәм итүчеләргә, артистларга Аллаһы Тәгалә рәхмәтләрен җибәрсен. Киләчәктә дә шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын һәм тагын да күбрәк тамашачы җыелсын. Шөкер, бу бәйрәмдә дә зал тулы иде. Ләкин якташларыма шуны әйтәсем килә: мәктәп директорлары, укытучылар, бигрәк тә татар телен өйрәтүчеләр, мөселман татар исемен йөртүче интеллигенция-җитәкчеләргә бу бәйрәмдә булырга кирәк иде.
Динле халык үлмәс, үз гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калыр. Иншаллаһ!
Гөлия Госман кызы МИРСӘЙҖАНОВА.
Чистай шәһәре.
Чистайда Мәүлид кичәсе ,

Комментарии