- 10.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №05 (6 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Мин күп еллар буена интернетта җиһан серләре турында сөйләп торам. Ләкин һәркем интернетка кереп, аларны укып бара алмый. Моңа кадәр аларны татар укучыларына тәкъдим итмәгән идем. Моның бер сәбәбе бар. Кайбер кешеләргә «урыс әйтсә хак әйтә» төшенчәсе якынрак. Ә татар әйтсә: «Кара, ничек башлы булып киткән!» – диләр. Күп еллар элек Казанда басылучы бер гәҗиткә кояш турында язма алып кергән идем. Аны карап чыккан хезмәткәр: «Барып кайттыңмы әллә?» – дип сорады. Шуннан мин үземә билгеле җиһан серләрен интернетта гына чыгара башладым.
Кешеләрне параллель дөньялар кызыксындыра. Ләкин күп галимнәрнең сөйләве һавага бармак белән төртеп күрсәтү шикелле генә. Шуңа күрә, аңлаешлырак булсын өчен, үзебез белән янәшәдә булган параллель дөнья турында, үзем белән булган хәлләрдән башлыйм.
Мин гөмбә җыярга яратам. Урманга ялгызым гына йөрим. Басу белән янәшәдәге урманда ак гөмбә тапмый калганым юк. Мин анда еш булам. Тирә-якка игътибар белән каранып, әкрен генә атлыйм. Кинәт миннән берничә адымда гына шартлап чыбык сынганын ишетәм. Ләкин урман эчендә мин берүзем. Туктап тыңлап торам. Чыбык сынган тавыш алдарак ишетелә. Алай да гөмбә җыю теләге көчлерәк, ары китәм. Минем белән янәшәдә кемдер барын сизеп йөрим. Бу хәл урманга кергән саен кабатлана. Әгәр дә янәшәдә кемдер чыбык шартлатып, үзенең барлыгын сиздермәсә, күңелсез була хәтта. Әлбәттә, мин анда параллель дөнья затлары йөргәнен, аларны кеше күзе күрә алмаганын тиз абайлап алдым.
Урман каравылчыларын бетергән вакыт хәтерегездәдер. Ул чакта урманнарны аерым кешеләр карамагына тапшырып, ул эшне полиция хезмәткәрләренә йөкләделәр. Табигать турында да, матурлык турында да уйламаган бәндәләр кайда яхшы агач бар, шуларны кыра башладылар. Бал кортларына кирәк икәнлеген дә уйлап тормый, башлап юкә агачларын кырып бетерделәр. Аларны халыкның да, бал кортларының да киләчәге түгел, агачларның акча булып кесәләренә керәчәге генә кызыксындыра иде.
Урманчылыклар эшләп торганда, яз җитсә, авыл халкы бәйрәмгә барган кебек, урманга агач утыртырга бара иде. Хәзер инде беркем дә, беркайда да бер агач та утыртмый.
Гөмбә җыеп, урманнан чыгып киләм. Алда моторлы пычкы тавышы ишетелә. Урман кырыенда аерым гына унлап чыршы үсеп утыра иде. Махсус утырткан шикелле, бер түгәрәк ясап үскәннәр. Уртада ун метр чамасы кечкенә мәйдан калган. Шул чыршыларны кисеп яталар икән. Аларны күрүгә, артта, бер каен төбендә бала елаган тавыш ишеттем. Борылып карадым, каен төбендә берни дә юк. Шул вакытта урман кырыендагы каен агачларын яртылаш бөгеп диярлек нәрсәдер узып китте. Бала елаган тавыш ягына каеннар бөгелә бара. Шул чыршылар уртасындагы алан урмандагы параллель дөнья затларының яраткан урыннары булгандыр, дип уйлап куйдым.
Эсфир ЯҺУДИН

Комментарии