Фәрид Сәлман: «Сириядәге вакыйгалар Татарстанга да йогынты ясый»

Фәрид Сәлман: «Сириядәге вакыйгалар Татарстанга да йогынты ясый»

Күптән түгел «РАИС» мөфтиятенең голәмәләр шурасы рәисе Фәрид Сәлман Сириягә барып, фаҗигане үз күзләре белән күреп кайтты. Ул Дамаск шәһәрендә Президент Башар Асадның сәяси киңәшчесе Бусәйн Шәгъбән, Сириянең Баш мөфтие Әхмәд Бәдр-уд-Дин Хәссүн, илнең Премьер-министры Вәил әл-Халькый, мәгълүмат министры Гыймран әз-Зугаби белән очраша. Фәрид Сәлман читтә барган кан коеш тәмамланмаса, бу Татарстанга да тискәре йогынты ясаячак ди. Әңгәмә – Сирия һәм Татарстандагы вәзгыять турында.

– Фәрид әфәнде, барган вакыйгалар турында сириялеләр үзләре нинди фикердә? Вакыйганы Көнбатыш бертөрле, Русия үзенчә аңлата.

Сириядәге хәлләр – киләчәктә татар-мөселман кырында булачак фаҗиганең бер чагылышы. Мин, әлбәттә, танклар сугышын, һавадан самолетларның бомба атуы хакында әйтмим, ә идеологик каршылык турында кисәтергә телим. Бүген Сириягә карата Америка, Көнбатыш илләре, аларның гарәп иярченнәре һәм Төркия ягыннан психологик сугыш бара. Сугышны Көнбатыш белән Төркия отса, Сирия җиңеләчәк.

Америка, ваһһаби дәүләтләр һәм Төркия – алар Сирия эшләренә тыгылып, аны җиңәләр икән, киләсе нокта – Русия булачак. Иран дип тә әйтмим. Ник дигәндә, Сириядәге сугышларда хакимияткә каршы баш күтәрүчеләр ягында безнең татар егетләре булган «Болгар җәмәгате» (Булгарский джамаат) катнашу турында хәбәрләр килә. Сугыш беткәч, алар бит монда кайтачак. Әлеге төркемнәр Русиядә дәүләткә каршы булган кешеләргә көч биреп җибәрәчәк.

– Үзегез нәрсә күрдегез?

– Әгәр Сирия җиңелеп, Бәшшар Әсәд хакимияте бәреп төшерелсә, Сириядә дә Гыйрак, Ливия, Тунис, Мисыр хәлләре кабатланачак. Болар белән чагыштырганда, Сириядә вакыйганың күпкә канлырак булуы бар. Монда бөтен тарихи мәчетләр, пәйгамбәрләр күмелгән урыннар, зират урыннары ишеләчәк, гади дин әһелләре юк ителәчәк, ишан-хәзрәтләрне, дәрвишләрне, христианнарны кырып чыгачаклар. Яңа гына Зәкәрия (галәйһис-сәлам) пәйгамбәр күмелгән урыннарны сугыш вакытында иштеләр. Хәтта аның җәсәден дә казып алганнар, урлаганнар дигән мәгълүматлар килеп иреште.

– Сәфәрдә рәсми затлар белән очрашкансыз. Сирия мөфтиенең бу чуалышларга карашы нинди?

– Аңа Сириядән чыгып, дәүләткә каршы баш күтәрергә, авыз ачарга дип күп миллион доллар тәкъдим итәләр. Ул, әлбәттә, риза булмый. Шуннан соң, аның мәчеттән намаз укып чыгып барган улын урлап китәләр, янә дәүләткә каршы чыгарга өндиләр. Риза булмагач, малаен үтерделәр. Шушы көннәрдә мөфти Уфада булганда, аның туган йортын таладылар һәм яндырдылар. Аның фикеренчә, бу тышкы көчләр ярдәме һәм ваһһабилар кулы белән Сириягә каршы алып барылган сугыш. Сугышны Сирия халкы алып бармый, монда Америка һәм аның иярченнәре эш йөртә. Күпмедер вакыт элек Төркиягә Сириядән ракета җибәрелгән дигән хәбәр таралды. Бу Сирия ягына танклар китереп куюга сәбәп булды. Хәзер ракетаның Сириянеке түгел, НАТОныкы булуы ачыкланды. Бу эш Сирия белән Төркияне талаштыру өчен махсус эшләнде. Әмма төрекләренең хәзерге җитәкчелегенең наданлыгы гаҗәпләндерә. Ике ел элек Төркия корабын Израиль утка тоткач, төрек хөкүмәте йодрык болгаудан уза алмады. Ә Сириягә каршы катгый чаралар күрә башладылар. Чөнки Сирия Израиль кебек көчле дәүләт түгел. Хәзер авыр хәлдә калган Сириягә каршы тору Төркиянең җитәкчеләрен бизәми. Шулай ук Русиядән Сириягә очкан самолетны Төркиядә мәҗбүри утыртып, Төркия Сирияне яңакламады, безнең ил сыртына пычак кадады. Төркия үзе үк фетнә капчыгын ачып җибәрде. Әгәр Сирия җиңелсә, сугышучыларның бер өлеше Русиягә киләчәк, бер өлеше Төркиядә калачак. Пәйгамбәр (галәйһис-сәлам): «Фетнә (смута) уяу түгел, ул йоклый, аны уятучыга Аллаһның каһәре төшсен», – дигән. Шуңа Төркиянең үз җирләре аша Сириядән качкан фетнәчеләрне анда кире кертүе ахыр чиктә үзенә китереп сугачак. Хәтта Төркия җирләренең бердәмлегенә дә зарар итәчәк. Башкага баз казыганда киңрәк казырга кушканнар, чөнки баз казучы да шунда төшәргә мөмкин.

– Фәрид хәзрәт, Сез 1997-2001 елларда Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Татарстандагы мөфтие булдыгыз. Хәзер Татарстан эчендә дә дини каршылык бар дигән фикерне алга сөрәләр. Эш нәрсәдә, сезнеңчә?

– Мин 1989 елда Үзәк нәзарәттә эшли башладым. Шул еллардан бирле чит илләрдән кергән ислам агымына каршы торырга, традицион исламны сакларга чакырдым. Бу хакта язган иске газеталар, күрсәтелгән тапшырулар исән әле. Татарстан үзенең дини позициясен сакларга тиеш. Мәгълүм ки, татар халкы – хәзерге Русиядә тарихи яктан да, сан ягыннан да беренче мөселман халык. Ислам дине мәдәниятенең киләчәк үсеше, таралуы да татар халкы белән бәйле. Бу мәсьәләнең ике ягы бар: без, мөселманнар, Татарстанда үзебез генә тормыйбыз, күршеләребез, вакыт-вакыт кияү-киленнәребез дә урыс халкыннан, башка милләттән. Икенче яктан – татар халкы Калининградтан Сахалинга кадәр, Мурманскидан Ставропольга кадәр таралган. Шуңа күрә әби-бабаларыбыздан калган олы байлык, мирасны саклавыбыз кирәк. Тату яшәү, бер-береңнең динен, телен, мәдәниятен хөрмәт итү, таш атканга аш ату – болар барысы да ислам нигезләре. Шуңа күрә хәзергесендә традицион исламны үстерү максаты куелуы бик дөрес адым, күркәм эш. Аның өчен исә гыйлемле имамнар, галимнәр, дини вәзгыятьне яхшы белгән тәҗрибәле кешеләр кирәк. Ләкин бу олы вә мөһим эш белән Диния нәзарәте генә шөгыльләнергә тиеш түгел. Иң әүвәл бу эш – дәүләт эше, бу эшне уңышлы үтәп чыгу – динебез, милләтебез, халкыбызның киләчәгенә олы азык. Әгәр без бергәләшеп бу эшне башкарып чыкмасак, татар халкының киләчәге шик-шөбһәле булыр дип әйтеп була. Татарстан җитәкчелеге шул турыда уйланып, база туплый башлаган иде инде. Бу – Шәһри Болгарны да күтәрү, Ислам университетын да булдыру. Әмма, гомумән әйткәндә, хәзер алып барылган ысуллар белән генә алга китеп булмаячак.

Ә нинди ысуллар?

– Гомумән, Татарстан Җөмһүриятендә дәүләт һәм дин аралушы моделе яңа сурәт алырга тиеш.

– Сез соңгы елларда шәүлә артында кала бирәсез. Үзегезнең ныклап торып Татарстанда эшләү теләге бармы?

– Минем Татарстаннан киткәнем дә юк. Моңа кадәр Үзәк Нәзарәтнең Татарстанда, аннан 2001-2006 елларда Үзәк Нәзарәтнең Ямал-Ненецк өлкәсендә мөфти булганда, Аллаһыга шөкер, Казаннан киткәнем булмады. Бүгенге эшем – гомумрусия (РАИС) мөфтиятендә Голәмәләр мәҗлесе рәисе. Татарстан, Казан – минем ватаным, туган җирем. Әһел-гаиләм монда, ерак әби-бабаларым бу җирдә. Язган, чыгарган китапларым – татар телебездә. Аннары, совет чорыннан соң салынган беренче таш Нур-Ислам мәчетендә, тарихи әл-Мәрҗани, Әҗем, Печән базары, Болгар мәчетләрендә имам-хатыйб булып эшләвем дә, Кабан күле буендагы мәчет, әл-Мәрҗани, Әҗем мәчете мәдрәсәләрендә халыкны, булачак имамнарны укытуым да – үзе бер гомер.

Әлбәттә, бүгенге шартларда, Татарстаныбызда гадәти, тарихи, чын Ислам динебезне куәтләү чорында Казанның үзендә эшләүне өстен һәм кирәк дип күрәм. Хәлемнән килгәнчә, намаз беләнме, вәгазь беләнме, дәрес беләнме татар илендә динебезне куәтләүгә көч куярга телим һәм моңа әзермен дә.

Әмирхан ИСХАКЫЙ.

Фәрид Сәлман: «Сириядәге вакыйгалар Татарстанга да йогынты ясый» , 4.2 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии