Башлары эшли бит

Иҗтимагый Үзәгенең беренче җитәкчесе Марат ага Мөлеков сөйләгән вакыйга искә төште әле.

– Үзгәртеп корулар башлангач, СССР Югары Советына депутлыкка кандидат булып теркәлгән идем. Татарстан радиосында турыдан-туры тапшыруга 30 минут вакыт бирделәр. Мин шулай вакыт күп биргәнгә шатланып, бик яхшылап әзерләндем, күптөрле фактлар туплап, 10 битлек кулланма яздым. Хатынга һәм таныш-белешләргә радиодан чыгыш ясыйсы вакытны әйттем, тыңласыннар, янәсе. Радиода микрофон алдында ялкынлы нотык тоттым да, өйгә кайтып, хатыннан ничек сөйләвем турында сорадым. Хатын миңа күзләрен тутырып карады да: «Син кайда чыгыш ясадың соң? Син әйткән вакытта радиодан ярты сәгать буе җыр куйдылар», – ди. Шунда мин үземне кәкре каенга сөяп калдырганнарын аңладым, – дип сөйләгән иде.

Нигә дип әле мин моннан 20 еллар чамасы элек Марат ага сөйләгәннәрне искә төшереп язып утырам соң? Бу вакыйганың искә төшүенә күптән түгел телевизордан күрсәткән бер сюжет сәбәпче булды. Тележурналист Альфред Мөхәммәдрәхимов Русия Ислам институтына гарәп милләтеннән булган дин белгечен чакырулары хакында сөйләде. Ул, гарәп галиме, мәетләрнең 3, 7, 40 көннәренә багышлап мәҗлесләр уздыру дөресме, дигән сорауга, Коръән һәм хәдисләр белән дәлилләп, бидгать гамәл икәнен, ул мәҗлесләрне уздыру дөрес түгеллеген исбатлап җавап биргәнлеге хакында да әйтеп узды. Аннары РИУ ректоры Рафыйк Мөхәмәтшинны күрсәттеләр. Рафыйк әфәнде РИУ бинасында чыгыш ясаячак гарәп галименең сөйләгәнен тәрҗемә итеп тормаячакларын җиткерде. Ә бит Рафыйк әфәнденең үзенә дә, РИУ ректоры буларак исламшәригатен белү комачауламас иде. Менә шулай хакыйкатьне халыктан яшерүләре Марат ага Мөлековның чыгышын эфирга чыгармаулары белән тәңгәл килә. Башлары эшли бит. Ничек итеп ислам шәригатен татарлардан яшереп калу ысулын тапканнар. Галимне чыгыш ясарга дип чит илдән чакырып китергәннәрдер инде, әмма аның ислам шәригатен дөрес итеп сөйләргә җыенганын белгәч, тәрҗемә итмәскә булганнар. Чыннан да, традицион ислам белән башлары каткан татар халкына хакыйкатьне белү ник кирәк? Йөрсеннәр үзләрен мөселман дип уйлап, бидгать гамәлләр кылып. Чакырып китергән галимне «Юк чыгыш ясамыйсың!» дип кайтарып җибәрү яхшы түгел бит. Сөйләсен шунда гарәпчә, РИУда күп дигәндә 3-4 шәкерт гарәпчә аңлый торгандыр инде, аларны ул очрашуга кертмәскә дә була. Иң мөһиме, татарлар Ислам шәригатен дөрес аңламасыннар. Надан халык алдында надан хәзрәт тә «галим» булып күренә алачак.

Бу гамәлләре өчен ахирәттә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәселәре турында да уйлап карамыйлар бит. Югыйсә, Аллаһы Тәгалә әйтте: «Коръән аятьләрен дөнья малына сатмагыз. Аллаһы хөкемнәрен яшермәгез һәм үзгәртмәгез, Минем газабымнан сакланыгыз!» (2. 41)

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Башлары эшли бит , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии