- 09.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Чаллы шәһәренең “Җәүһәр” мөселман яшьләре үзәге инициативасы белән 21 ноябрьдә Тукай районы Теләнче Тамак мәдәният йортында “Сәламәтлек ул – рух һәм тән тантанасы” дигән кичә булды. Чаллыдан бер төркем яшьләр, шул исәптән Хәмидуллиннар гаиләсе дә, авылның “Фәйзрахман” мәчетенә төп-төгәл ястү намазына килеп җиттек. Армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча дөнья чемпионнары булган Хәмидуллиннарның иман юлына басуын күпләр белмидер әле.
Алар бергәләшеп биш вакыт намаз укый, кайбер Коръән сүрәләрен яттан белә. Намаз укыганнан соң, имам-хатыйб Фалих хәзрәт Арсланов мәчетнең нинди ут-су кичүе турында сөйләде. Бактың исә, аның инде 400 елдан артык тарихы бар. Нәкъ куркыныч әкияттәгедәй, җимерек мәчетнең тәрәзә рамнарын, идән такталарын авыл халкы ташып бетергән. Бер адәми зат моның нигезендә хәтта кафе ачарга маташкан. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәчет бүген дә шау-гөр килеп утыра.
Маршрутыбызның алдагы тукталышы – авыл китапханәсендә. Гөлнур Хәертдинова белән Сөмбелә Фәхретдинова бик яхшы итеп әзерләнгәннәр. Ул гөбәдия һәм шәңгәләр исе әле дә борынны кытыклый. Табын артында Фалих хәзрәт ислам әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Җир тетрәү, тайфун, зилзиләләр – алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең барлыгын раслый торган билгеләр. “Аллаһы” сүзе язылган йомыркалар, җәнлекләр тиресе торган саен күбәя, кеше йөрәгендә һәм әрекмән артында да Бөекнең ишарәсе төшерелгән икән. Әнә бит Дагыстанда туган бер малайның тәненә үк Коръән сүрәләре чыга да бераздан югала. Вәгазь тәмамланганнан соң, Гөлнур апа: “Әйдәгез, спорт залына төшик, яшьләр инде җыелган”, – дигәч, Фалих бабай калырга риза булмады, чыкты да китте.
Мәдәният йортының беренче катында урнашкан спорт залында яшьләр байтак җыелган. Физкультура укытучысы Рамил Закиров белән танышкач, аның кебек кешеләр оештырган чарага ничек килмәскә инде дигән фикер туды. Рамил абый авылда спортны популярлаштыруга бөтен көчен куя, юкса бу кадәр яшьләр, хәтта урта яшьтәге абзыйлар килерләр иде микән соң?
Очрашуны Коръән сүрәләрен укып, Рузалин һәм Рим Хәмидуллиннар ачып җибәрде. Алга таба китапханәче Гөлнур апа Хәертдинова мавыктыргыч итеп спорт һәм исламның бәйләнеше турында сөйләде. “Аллаһының кадерен белсәк, ул безгә тагын да күбрәк бәхет өстәячәк. Әгәр ислам дине кушканча яшәсәк, димәк, без дөньяда иң бәхетле кешеләр”, – дип төгәлләде ул. Ниһаять, шушы дустанә очрашуның күрке булган Хәмидуллиннар гаиләсенә чират җитте. Рамил Закиров түземсезләнеп: “Безнекеләргә мастер-класс күрсәтерсез инде”, – диде. Әмма егетләр башта үзләре турында сөйләде, яшьләрнең сорауларына җавап бирде. “Улларым тугач та, мин аларга 500 граммлы гер сатып алдым. Алар беркайчан да киреләнмәде. Нәрсә әйтсәм, шуны эшлиләр”, – диде Марсель Хәмидуллин. “Үзеңә максат куярга һәм гомер буе шуңа омтылып яшәргә кирәк, – диде Рим. – Кызганыч, яшьләрнең күбесе эчә. Ни өчен хәмер куллана башладың, дип сорасам, фәлән туган-танышының үлеменә сылтыйлар. Нервылар түзми, аракы гына тынычландыра, имеш”. Хәмидуллиннар допингка җаны-тәне белән каршы. Марсель абый әйткәнчә, иң ышанычлы ярдәмче ул – дин.
Хәмидуллиннарның ислам юлына басуы – бер дә гаҗәп түгел. Марсель абыйның әтисе, ягъни Руслан, Рим һәм Рузаллинның бабалары – мулла, әбиләре абыстай булган. Рузалинның сүзләренә караганда, спорт та – бабаларыннан килгән мирас.
Әңгәмәне әле озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде, ләкин вакыт кыса, дәрес бирергә вакыт җитте. Марсель Хәмидуллиннан: “Улыгызның кайсысы көчлерәк соң?” – дип сорагач: “Һәрберсе үзенчәлекле”, – диде ул. Әмма мастер-класста Рузалин Римны тәки бәрде бит. Малайлар чемпионнар белән көч сынашырга бик атлыгып тормады шул. Тора-бара курку хисе бетте, кул көрәшендә үз көчләрен кечкенә малайлар да сынап карарга булды.
Аллага шөкер, Теләнче Тамакта дин белән спорт, ягъни рух белән тән тантана итте. Чараны оештыруда катнашкан һәр кешегә, шулай ук шәхси эшмәкәр Ринат Габдрахмановка бик зур рәхмәт. Мондый кичәләр күбәйсен генә, ә иң мөһиме – шушы изге гамәлләрне тормышка ашыруда яшьтәшләребез янып-көеп йөрсен иде.
Линар ЗАКИРОВ
Көн дә гыйбадәт белән
Узган гомер турында уйланып, үткәннәргә әйләнеп карыйсың да, аның инде кире әйләнеп кайтмаячагына тагын бер кат инанып, бераз гына уфтанып та куясың. Ул әйтерсең лә бер мизгел кебек кенә үтеп киткән. Әйе, әгәр кеше үлемсез булса, бәлки ул вакытны да исәпләмәс, узган гомерен дә жәлләмәс иде. Ләкин барыбыз да кайчан да булса үләчәк, ягъни мәңгелек дөньяга күчәчәк бит. Инде кайбер вафат булган кешеләрне искә алып, үзаллы бәя бирәбез: “Әнә теге кеше кыска гына гомер эчендә нинди шәхескә әверелде һәм калган буынга онытылмаслык мирас калдырды…” Димәк, үлем безне һәр минутны, сәгатьне, көнне бушка уздырмаска да өйрәтә. Кеше гомере буе хыялланып, матур уйлар белән янып яшәргә тиештер ул. Хыялсыз кеше – сүнгән кеше, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Шул уй-хыялларны тормышка ашыру өчен көрәшә белергә дә кирәк. Төшенкелеккә бирелеп, миннән барыбер булмый, дип тормышның кызыгын бетерү өчен күп кирәк микән? Язмыш дигәне дә адәм баласын төрлечә сыный. Әнә, мисал өчен, танылган язучыбыз Фәнис Яруллин да бәхетсез очрак нәтиҗәсендә япь-яшь килеш урын өстенә егылган. Әмма ничек кенә авыр булса да, рухын, яшәү дәртен сүндермәгән, ул үзендә ниндидер могҗизалы көч, сәләт таба алган. Ярым хәрәкәтсез хәлдә ятып та, күпме әсәр, безнең өчен тиңсез хәзинә иҗат иткән. Ә бит бу тормышта юк кына сәбәпләрдән төшенкелеккә бирелеп, үз-үзләренә кул салучылар да бар. Күпчелеге – яшьләр. Аллаһы ихтыяры белән дөньяга килгәнсең икән, дөрес юлны сайлап, яшәргә дә, яшәргә бит югыйсә. Әлбәттә, иман китергән, Ислам кагыйдәләрен вә хөкемнәрен яхшы аңлаган бәндәләр бу хаталардан ерак торыр. Дин беркайчан да юньсезгә өйрәтми. Дөрес, кеше аңа бик авырлык белән тартыла. Ләкин бер аңлагач, ул инде аңа гомере буе тугры булып кала. Әйе, һәр үткән көнебез, аебыз, елыбыз – үлемгә таба бер адым ул. Әмма әҗәл артында җәннәт белән җәһәннәм тора. Бер адым атлаган саен, аларның кайсына таба якынаябыз икән соң? Яхшы гамәлләр кылып яшәгән кешеләрнең күңеле саф, нияте изге була. Андыйлар, әлбәттә, җәннәт бакчасында хозурланыр. Ә инде Аллаһы тарафыннан бүләк итеп бирелгән гомерен заяга үткәргән, күңелен хәрәмгә салган кешеләр ахирәт тормышында мең төрле газапка дучар ителер.
Ураза тоту, намаз уку ул – бер бәхет, Аллаһының безгә биргән бүләге. Аллаһы Раббыбыз каршысындагы вазифаларыбызны үтәүчеләрдән булып, гыйбадәтебезне күбрәк кылыйк, үткән гомеребездәге хилаф эшләребезгә тәүбә итик. Һәм ул үзенең әҗер-савапларын безгә ирештерер, үлгәннән соң, шушы гыйбадәтләребез өчен җәннәте белән сөендерер.
Тәнзилә хаҗия ЙОСЫПОВА.
Байлар Сабасы.
Күңелем сыкраганда
“Әҗәлләрдән дару булмас инде…”
Һәркем үзенә күкләр тарафыннан иңдерелгән гомерен яши. Мәңгелеккә йөрәкләребездә яшәргә дип, үзәкләрне өзеп бу дөньядан киткән якыннарыбыз бик күп. Вакыт җитми торып, үлгән артыннан үлеп булмый дисәк тә, калган гомереңә күңелләрне әрнү-сагыш, сагыну биләп ала инде.
Адәм баласы бу дөньяга яшәргә, үзеннән соң ил-көнгә мәрхәмәтле дәвамчылар калдырырга, изге эшләр кылырга дип килә. Тик менә язмышлар без теләгәнчә генә язылмый икән шул…
Әйе, бергә яшәп, тигез картаерга дип вәгъдәләр бирешеп Фәридә Сәлим кызы белән Илгизәр Салават улы Фәтхуллиннар 1975 елда кавышты. Утыз дүрт ел бергә яшәп, кызлары Луизаны һәм ике уллары Рамил белән Радикны үстерделәр. Өчесенә дә югары белемле булырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм иттеләр. Фәридә ханым үзе хисапчы булып эшләгәнгәдер инде, өч баласы да әниләре юлын сайлап, хисапчы һөнәрен үзләштерделәр. Бүген алар өчесе дә гаиләле. Илгизәр белән Фәридәнең оныклары үсеп килә. Аларның шатлыгын уртаклашып, тупырдатып оныкларын сөеп яшәргә дә, яшәргә иде бит әле…
Тик Фәридәгә оныкларының туен күрергә насыйп булмаган шул. 2009нчы елның 17 августында кызлары Луизаның икенче улы дөньяга аваз салды. Һәм шул ук хастаханәдә, 17 август иртәсендә, җаннарны җанга бәйләгән тормыш җепләрен өзеп, 53 яше тулыр көннәрдә, Фәридәбез мәңгелеккә күзләрен йомды. Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Гомерләренең иң матур чагы җиткәч кенә ялгыз калган Илгизәргә Ходай сабырлыклар һәм яшәү көче бирсен.
Фәридә бәете
Киленемә бәет язам
Ак кәгазь битләренә.
Ходай җәннәтләрен бирсен
Ахирәт көннәрендә.
Илле өч яшь туларга
Калган иде бер атна.
Барыбыз хәер догада,
Син безгә рәнҗеп ятма.
Туганнарың, балаларың –
Барысы хөрмәт иттеләр.
Өч, җиде ахшамыңа
Бар да килеп киттеләр.
Ялгыз аккош булып
Калды энем Илгизәр.
Ялгызлыктан дәвалар юк.
Белмим, ул ничек түзәр?!
Өч бәгырь балагыз сезнең –
Луиза, Рамил, Радик.
Шушы ачы хәсрәтләргә
Без хәзер ничек чыдыйк?!
Илгизәрнең өй каршында
Шаулый шомырт агачы.
Әче хәсрәтләрдә яна
Газиз ананың башы.
Балаларым, сез яшәгез,
Исән-имин булыгыз!
Ходай юлыннан барыгыз,
Изгелекләр кылыгыз!
Бүген җитте кырык көнең
Йокламадым төннәрен –
Бер дә истән чыкмыйсың,
Җәннәттә булсын урының.
Рәшит-Алсинә бәете
Бәла ялгыз килми икән ул. Килсә, ишелеп чорнап ала… Туганнан туган энем Рәшит Галиуллин белән киленебез Алсинә Казаннан кайтканда юл һәлакәтендә вафат булды (энем Илгизәрнең хатыны Фәридәдән өч көн алда.) Алсинәгә 5 мартта 60 яшь тулды, ә Рәшиткә 3 ноябрьдә 63 яшь булыр иде. Ике уллары – Рашат белән Илшат гаиләле, кызлары Алинә Германиядә укый. 2010 елның 1 гыйнварында бергә яшәүләренә 45 ел тулган булыр иде.
Августның унбере көнне
Чәчәк атты миләшем.
Бер минутта югалттым
Якыннарым – сердәшчем.
Туганым Рәшит, Алсинәм!
Гел килдегез хәлем белергә.
Газиз Ходам насыйп итсен
Җәннәтендә бергә булырга.
Әй туганнар, якыннарым!
Балалар үстердегез.
Барысына да булышып,
Йортлар да җиткердегез.
Рәшитне сузып салганнар
Машина кырыена.
Ятим калды Алинәгез,
Ул хәзер кемгә сыена?!
Кырык метр өйдән китсәң,
Шәһит үлем дигән бабамнар.
Матур тормышта яшәсен
Сез үстергән балалар.
Өч туганымны югалттым
Шушы өч көн эчендә.
Оҗмах җимешләрен ашап,
Керегез төшләремә.
Ундүртенче августта
Иртән сәгать алтыда –
Газраил җан алам, диеп
Чыкты сезнең каршыга.
Догалардан калдырмамын
Үзем үлеп гүргә кергәнче.
Барыбыз да Ходай кулында,
Белмим күпме калды барасы…
Бу бәетләремне туганнарымның якты истәлегенә багышладым. Рухларын шат кылып, каберләрен иман нуры белән нурландырсын Ходай.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, Октябрьнең 25 еллыгы бистәсе.
Комментарии