- 09.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №44 (10 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
(Интернет аша интервью)
Аның белән интернетта таныштым. Зәңгәрләр турында язар өчен (“БГ”ның 2009 ел, 3, 11, 18 ноябрь саннарында басылды) танышулар сайтында утырам. Карыйм, берәү үзен русчалап “Мусульманин”, дип атаган. Кем бу, ник монда кергән? Диндә (исламда гына түгел) ориентацияне буташтыру олы гөнаһ санала бит. Әлбәттә, кызыксынуым бу егет белән танышырга этәрде. Түбәндә шул язышуны тәкъдим итәм. Дөрес, егет исемен атамады. Беренче ике соравыма чиста итеп татарча җавап бирсә дә, русчага күчте. Татарча аралашасы килми иде аның. Мин шунда ук аның “исламда милләтләр юк”, дип лаф орган яңа буын вәкиле, яңа исламчы икәнен аңладым. Аның язганнарын да, стилистикасын үзгәртмәскә тырышып, татарчага тәрҗемә итеп бирәм.
Мин: Танышабызмы?
Мусульманин: Ярый танышсак та.
– Монда кемне эзлисең? Син бит мөселман?! Мин дә мөселман. Гәрчә көн-төн дога өстендә утырмыйм. Эшем бик күп. Ә менә җомга намазларын калдырмыйм. Ураза тотам. Хаҗ турында хыялланам.
– Әйдә үпкәсез… Ә кайда Аллаһы алдындагы хак бурычың?
– Ни өчен татарча аралашмыйсың? Әйбәт беләсең бит. Мин дөреслегем һәм икейөзлелегем өчен үзем җавап тотармын. Монда бары Аллаһы гына – казый. Бу сайтта яман ният белән утырмыйм. А син нишлисең менә?
– Гомер буе русча аралаштым. Беләм, барысы өчен дә үзең җавап тотарсың. Ләкин мин сиңа явызлык теләмим. Синең анкетаңны укыдым һәм анда Аллаһыдан курку сыйфатларын күрмәдем. Барлык намазларны да укыйсыңмы?
– Юк, кайчан өлгерәм. Эшем бик күп. Гаиләм зур. Туганнар бар, әнием өлкән яшьтә. Барына да мин өлгерергә тиеш. Аллаһы ярдәме белән көн-төн эшлим һәм начар яшәмибез. Өстәвенә, күпләргә ярдәм итәргә дә өлгерәм…
– Белеп тор: әгәр кеше иң мөһимен үтәмәсә, калган барысын да Аллаһы кабул итми. Гафу, ләкин җавап тотар көн килеп җиткәч бик күпләр төшенкелеккә бирелер, чөнки аларның моңарчы үзләре яхшы ниятле дип санап йөргән эшләре мамыкка әйләнәчәк.
– Боларның барысын да аңлыйм, беләм, укыган, ишеткән… Аллаһы мине гафу итсен, намаз укыганын кешегә күрсәтеп масаючы, үзен әүлиягә санап гыйлемле дип атаучы надан мине яшәргә өйрәтә. Ә үзенең тормышы – үрнәк түгел. Һәр тормыш кырыйдан яхшырак күренә бит. Шулай булмасын, дим. Мин шундый диндарларны кабул итә алмыйм. Чөнки аның нинди кеше икәнен күреп торам. Шуңа да миңа Аллаһы белән икебез арасында арадашчылар кирәкми. Гомумән, арадашчыларны яратмыйм. Юлыма кертмәдем. Үзем дә дингә, телгә үгет алып барам. Әгәр танышым башка милләттән, башка диннән икән, аның Аллалы булуын таләп итәм. Һәркем динле булырга тиеш. Ләкин бу яман ялгыш оешмаларга карамый. Мин секталарның иң куркыныч дошманы.
– Чын дин бер генә – ислам, калганнарының барысы да адашу. Үзеңчә түгел, пәйгамбәрләр өйрәткәнчә ышанырга кирәк.
– Синең сүзләргә карасаң, минем әйләнә-тирәдәгеләрнең барысы да тәмугта яндырылачак. Биш намазлы кешеләрне дә күп беләм. Ләкин күңелләре чиста булмаганнарны да очратканым бар. Гафу ит мине, әмма намазлыктан төшми көн-төн намаз укып утырсаң да, калебең чистармаска мөмкин. Кеше җанының сафлыгы турында үзе уйламаса… Ә башка очракта намаз күрсәтү өчен генә булырга мөмкин.
– Бик азлар гына хакыйкатькә якын, – ди Аллаһы. “Кыямәт көнендә безнең бер Аллалылар төркеме үгез тиресендәге зур булмаган йон кисәгенә тиң булачак”, – дигән Пәйгамбәребез. Әгәр кеше намаз укымаса, нинди йолалар турында сүз алып барырга була.
– Син гыйлемне кайдан аласың?
– Казанда төрле лекцияләргә йөрим. Аннан гел плейерда тыңлыйм. Китаплар укыйм. Безнең мәчеттә кайчагында курслар да була.
– Нинди мәчет? Мин үзем “Болгар” һәм “Казан нуры” мәчетләренә йөрим.
– Нигездә, Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенә. Ә болай күбесендә булырга туры килә.
– Сиңа 22 яшь. Дөньяви белем аласыңмы?
– КГАСУ (төзелеш университеты) тәмамлыйм, иншалла. 1 елдан ислам гыйлемен алырга кая да булса китәргә исәп.
– Аннан кем булырсың? Тормыш итәр өчен ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк бит. Ислам белән эш барышында да танышырга була. Яшисе дә бар ич. Мин, мәсәлән, шулай эшлим. Гаиләм иманлы санала, Аллага шөкер. Балаларым да ураза тота. Зиратны, каберлекләрне карап торабыз. Әрвахларны догасыз калдырмыйбыз. Коръән мәҗлесләрен үткәрәбез…
– Эх, абый, күпме кеше уңышка казандым дип уйлый, баксаң, алар адашып гомер итә. Барысы да күп беләм дип уйлаудан. Юл уңаенда гыйлем алып булмый. Әле яшисе, тормыш итәсе дә бар дип санап, сәбәп уйлап табасың. Кем гыйлем ала, ул сәбәп тапмый, ә Аллаһыга таяна. Мин беркемне дә күз алдына китермим. Бары тик сине ялгыш карашлардан гына кисәтәм.
– Ләкин син ашыйсыңдыр, матур итеп киенәсең… Акчаны үзең эшлисеңме? Гафу, туры сүзем өчен, бу яман сайтта ни эшләп утырасың?
– Кешеләрне исламга чакырам. Минемчә, мөселманнар элемтә мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга тиеш. Бозыклыкны, Алласызлыкны таратуга каршы тору өчен. Ә монда алар бик күп.
– Син бик кызыклы кеше булып чыктың. Әти-әниең бармы?
– Бар. Кызганыч, алар кәферләр, сүздә генә мөселман. Аллаһыдан барысына да шәфкать сорыйм. Сезгә дә уңышлар. Ләкин уңыш Аллаһыда гына. Яхшы нәтиҗә Аңардан куркучылар өчен генә.
– Сине бик яхшы аңлыйм. Ләкин ашыйсың, киенәсең дип юкка гына әйтмәдем… Үзең эшләп табасыңмы акчаны?
– Әти-әнием белән яшим. Үзем дә проектлар ясыйм.
– Әйбәт инде, димәк, әти-әниеңнән бәйсез?
– Юк, билгеле, алар мине туендыра.
– Менә бит… Гыйлем алырга кирәк, бәхәссез. Ләкин киләчәгең турында да уйларга кирәктер. Һәм ата-анаңны хөкем итү, әгәр алар эчкече, бозык булмаса (ул чагында да аларны дөресләргә омтылырга кирәктер) ярамый. Алар барын да күргән. Синең өстең бөтенлеге, тамагың туклыгы аларның маңгай тире белән табылган. Алар үз сәламәтлеге бәрабәренә бүгенге тормышыңны, син гыйлем алырлык, тәмле ашарлык мөмкинлекләр булдырган… Шуны аңлыйсыңмы?
– Мин аларны хөкем итмим. Ләкин кәферлекләренә битараф кала алмыйм.
– Минемчә, кәфер акчасына яшәү дә дөрес түгелдер… Барына да үз вакыты. Алар да берзаман намазга басар. Бәлкем, эчмәгән, бозык юлда йөрмәүче иң якын кешеләреңне кәфер дип бәяләү – үзе үк коточкыч зур гөнаһтыр. Аллаһы барыбызны да гафу итсен.
– Ләкин көтеп торсаң, “үз вакыты” күпләр өчен, төгәлрәге, күпчелек өчен килеп җитмәс.
– Җомга намазында кайда булдың?
– “Әниләр” мәчетендә. Анда хөтбәне шәех Камәл алып барды. Мәчет тулы иде. Баскычларда да укыдылар. Иншалла, кичке намазга да шунда барам.
– Камәлне шулай яраталар. Ул бит уразаның файдасын медицина күзлегеннән дә аңлатты. Бик ошады.
– Мөселманнар сабырлык күрсәтеп, шуның өчен үк Аллаһыдан бүләк алудан ни гаеп? Өстәвенә, сәламәтлеккә дә файда… Ышан, әле бу файданың барысы да түгел. Беркем дә Аллаһы кебек зирәк түгел.
– Боларның барысын да яхшы беләм. Кайчан һәм ничек дин белән кызыксына башладың?
– Диннәр турында күп уйландым һәм бервакыт миңа Аллаһы хакыйкатьне ачты. Мактауларыбыз булсын Аңа…
– Бәлкем, ни дә булса этәргәндер. Менә килдем, кызыксындым һәм кереп киттем генә була алмый торгандыр…
– Алайса, һәркем “үз этәргечен” көтсен. Ә аннан үлем һәм бар да бетә. Башка мөмкинлек юк. Алласызлар, Аллаһы аларны бу дөньяга кире кайтарып соңгы мөмкинлек бирсен өчен, Аңа ялыначак. Ләкин Аллаһы сүзләре Аны узып йөри, чөнки монда беркем дә кайтарылмаячагын Ул әйтте… Әйтерсең иртән уянасың да синең йөрәгең иман белән тула. Алай була алмый. Гыйлем җыярга кирәк, үзеңне җиңәргә, сабыр булырга, этәргеч көтеп тормаска…
– Бу дөньяда күпне күрдем. Яхшы гамәлләр кылдым, мөгаен, яманы да булгандыр… Явызлык, хөсетлек кебек нәрсәләр белән күп очраштым. Хәтта кайберәүләрнең динне дә үз максатларында файдалануын очратып гаҗизләнгәнем бар. Чөнки сиңа караганда бу дөньяга күпкә алданрак килдем. Минемчә, гыйлем ул – мәгънәсен аңламый гына текстлар ятлау түгел. Ә тормышның максаты – киләчәк өчен ышаныч, гаиләң, балаларың, әти-әниең, әби-бабаларың тук булсын өчен тырышу да. Синең фикер сөреше миңа кызык. Ләкин син «Галакъ» сүрәсен аңлатып, анализлап бирсәң иде (бу – дөньяви гыйлемне инкарь итәргә ярамаганлыгы турында. – И.Ф.). Һәм миңа синең дингә ничек килүең барыбер кызык… Әти-әниең намаз укымагач, бәлки, әби-бабаларың булгандыр… Кем ишарәләде Аллаһы юлына? Гадәттә, кешеләр еллар узгач кына дингә тартыла. Мин үзем шундый. Ә син бик яшь бит.
– Кабатлыйм, Аллаһыга бер генә юл – уйлану. Син тормыш мәгънәләрендә бик ялгышасың. Әллә аны үзең өчен үзең уйлап таптыңмы? Ничек телисең, шулай эшлә. Ә Аллаһы барысын да үзе хөкем итәр. Эшләгәннәрең сине оҗмахка алып керер дип уйлама. Бу беркайчан да булмас.
– Ләкин мин әлегәчә эш турындагы сүзләреңне ишетмәдем. Синеңчә, бер генә нәрсә: дога кылырга һәм оҗмах турында уйларга… Мин сораган сүрәне таптыңмы?
– Ул сүрәне 3 ел элек ятладым инде… Ә башымда ни икәнен син белә алмыйсың… Хуш…
…Шунда элемтә өзелде. Әңгәмәдәшем анкетасын япты. Мониторда “Профайл удален” дигән язу калыкты.
Әлеге әңгәмәнең сүзен-сүзгә китерергә тырыштым. Бер ел узса да (сөйләшү узган елның язында булды) бу бала исемнән чыкмый. Кем хаклы? Намаз укымаган өчен генә әти-әнисен кәфер дип атаучы баламы? Әллә шушы әти-әниме? Күптән түгел бер танышым 18-20 яшьлек ике егетнең “Чын ислам өчен көрәшәбез, оҗмахка керәчәкбез”, – дип җиһадка китүләрен ачынып сөйләде. Ата-ана өчен бу инде югалту. Ә теге балаларны террорчылар мәктәбендә “укытып”, кире үзебезгә кайтарачаклар, намаз укымаган кәферләрне шартлатыр өчен. Каян килә шундый агрессивлык?
Яңа исламчылар белән интернетта гына түгел, болай да сөйләшәм, бәхәсләшәм. Ләкин алар бәхәсләшә белми. Ятлаган сүрәләре башларына кереп утырган. Ә мәгънәсе аларны кызыксындырмый да кебек. Фәлсәфә тирәнгә киткәч, кәферлектә гаепләү, агрессивлык башлана. Һәм ачу белән янымнан китеп баралар. Кем хаклы? Әллә уйланырга, динне тирәнтен аңларга, анализларга ярамый микән?! Әллә тышкы күренеш, әйтик, намазны ничек басып уку гына мөһимме?
Әлеге әңгәмәдәшем мактаган “Әниләр” мәчетенә мин дә бардым. Тәравих намазына. Анда безнең мәсхәбчә укылмый ул, тагын тулы демократия дә икән. Берәү укый, икенчеләре лыбыр-лыбыр гәп куерта, өченчеләре каршымда йөрүдән читенсенми. Ә мин ялгышмаска тырышып укыйм… Аптырап: “Ник болай?” – дигәч, “Тәравих – сөннәт кенә ул, фарыз түгел”, – диделәр. “Алайса, әнә урамда кабаклар бар. Бәлкем, намаз укучыларга комачау итмәс өчен, гайбәтне шунда сөйләшергәдер”, – дидем. Менә бу да иманлылык билгесе, безнең балаларыбыз… Кем ялгышадыр инде…
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии