« Һәр яшь кеше дә картаячак»

« Һәр яшь кеше дә картаячак»

Татар халкында: «Олыларга – хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл», – дигән бик матур бер мәкаль яши. Кешелекнең асылы да нәкъ менә бер-беребезгә карата шәфкатьле булып, хөрмәт күрсәтеп яшәүдә. Динебез дә олыларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Һәр елны 1нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казанның «Рәхматулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән әңгәмә кордык.
– Рөстәм хәзрәт, Ислам динендә өлкәннәргә хөрмәт турында нәрсә диелә?
– 1нче октябрь ел саен илебездә Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә: бу вакытта аларны искә алалар, зурлыйлар, котлыйлар, бәхет телиләр. Мөхтәрәм өлкәннәребезне билгеләнгән бер көндә генә түгел, көн саен кадерләп, ихтирамыбызны белдереп яшәргә кирәк. Сикәлтәле олы тормыш юлын узган, гомерләрен тырыш, фидакарь хезмәттә үткәргән, балалар үстереп, кыен вакытта да аларны аякка бастырыр өчен зур көч куйган әби-бабайларыбыз бүген иң матур сүзләргә, яхшы мөнәсәбәткә, олы хөрмәткә лаек. Аллаһның илчесе: «Берәр кеше олы кешегә хөрмәт күрсәтсә, Аллаһ Тәгалә олыгайган көнендә аңа да хөрмәт күрсәтер кешене янына китерер», – дигән.
– Олыларга карата хөрмәтнең кимүе нәрсәгә бәйле соң?
– Дөрестән дә, бүгенге чорда өлкәннәрне олылау, аларга хөрмәт күрсәтү югалып бара. Без моны өйдә дә, урамда да, җәмәгать транспортында да күрәбез. Ни өчен яшьләр олыларны хөрмәт итми, балалар әти-әниләрен санламый, аларга кычкыра, ә кайбер вакытта хәтта кул да күтәрә? Төп сәбәп – кешенең Ислам диненнән читләшүенә, мәктәпләрдә әхлак дәресләренең укытылмавы. Күп ата-ана балаларына Коръәнне, Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрен өйрәтми, чөнки үзләре дә белеп бетерми. Өйдә баланы ата-ана түгел, ә телевизор, компьютер тәрбияли. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдистә болай дигән: «Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел». 
– Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? 
– Өлкән кешеләрнең зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуы һәм дөньяда күпне күрүе бәхәссез. Алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһ Тәгалә аларны хөрмәт итәргә куша.
Әгәр дә яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. «Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.).
– Ә хөрмәт күрсәтмәсә?
– Әгәр дә яшьләр олыларга хөрмәт күрсәтмәсә, картайгач яшьләр дә аңа шундый ук мөнәсәбәттә булачак. «Изгелек юкка чыкмый, гөнаһ онытылмый, хөкем итүче Аллаһ үлми. Ничек теләсәң, шулай бул. Син ничек хөкем итсәң, сине дә шулай хөкем итәрләр», – дип сөйли бер риваять. Кешенең башкаларга кылган начарлыклары үзенә кире әйләнеп кайта. Аллаһ Тәгалә – гадел Зат. Шуңа күрә Ул бөтен кешегә дә тиешле җәзасын яки бу дөньяда, яки ахирәт дөньясында бирә. Бер хәдистә: «Кем дә кем яхшылык эшләсә, моның файдасы аның үзенә була, ә кем дә кем начарлык кылса, моның зарары үзенә булачак. Синең Раббың колларына әз генә дә гаделсезлек кылмый», – диелгән.
– Олыларга хөрмәт күрсәтүне без ничек аңларга тиеш һәм ул нәрсәдә чагыла? 
– Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлына күз салсак, ул үз гамәлләре һәм сүзләре белән безгә аны аңлатып калдырган. Иң беренче чиратта, олыларга хөрмәт күрсәтү очрашкан вакытта аларга беренче булып сәлам бирүдә күренә. Ислам әдәбе буенча яшь кеше үзеннән өлкәнгә беренче булып сәлам бирергә тиеш. «Кечкенә – олыга, узып баручы – утырып торучыга, әз төркем күп төркемгә (беренче булып) сәлам бирә». Икенчедән, сөннәт буенча ризык кабул итүне иң беренче өлкән яки хөрмәтле кеше башларга тиеш. Хүзәйфә (р.г) әйткән: «Әгәр дә без Мөхәммәд (с.г.в.) белән бергә булсак, ризыкка Аллаһның илчесе кулын сузганчыга хәтле кагылмый идек». Әгәр берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай дигән: «Миңа Җәбраил фәрештә өстенлекне өлкәннәргә бирергә кушты». Хәтта мәчеттә җәмәгать белән намаз уку рәвеше дә олыларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Мөхәммәд (с.г.в.): «Кешеләргә имам булып Аллаһның китабын оста укучы (яхшырак белүче) баса. Әгәр аларның укуы бер дәрәҗәдә булса, сөннәтне яхшы белүче, әгәр дә сөннәтне белүдә бертигез булсалар, алданрак һиҗрәт кылучы, әгәр дә инде һиҗрәт кылуда да бертигез булсалар, яше буенча олырагы имам булып баса», – дигән. 
Шулай ук намазга тезелгәндә дә иң беренче булып олылар, ә аларның артларына яшьләр һәм балалар баса.
Сүз башлаган вакытта сөннәт һәм әдәп буенча беренче итеп олыларга бирелә. Бервакытны Мөхәммәд (с.г.в.) янына өч кеше килә. Алар арасында иң яше – Габдеррахмән исемлесе беренче булып сөйли башлый. Мөхәммәд (с.г.в.) аны туктатып: «Олыларга юл бир», – дигән. 
Моннан тыш олы яшьтәге кешеләргә игътибарны юнәлтү, аларны карау, булышу, хәлләрен белү, матур һәм җылы сүз әйтү, авырып китсәләр тәрбияләү, матди ярдәм күрсәтү, яхшы шартлар тудыру, белемнәрен арттыру, тору урынын яхшырту.
– Ни кызганыч, картлар йортлары бер дә буш тормый...
– Бу – бик аяныч күренеш. Ислам динендә: «Олы яшькә җиткән ата-анаңны кайгырту, яшәешен тәэмин итү – бурычың», – диелгән. «Ни күрсәтсәң, шуны күрерсең», – дигән сүзләрне искә төшерергә кирәктер.
– Өлкәннәребезгә күңел көрлеген югалтмас өчен нишләргә?
– Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә «Рум» сүрәсенең 54нче аятендә: «Аллаһ – Ул сезне бер тамчы орлыктан көчсез итеп яратты, аннан соң сезгә үсә барган саен куәт бирде. Соңыннан Ул сезне картлыкта зәгыйфь итте», – дигән. Адәм баласы яңа туган хәлендә, сабый чагында зәгыйфь була. Шушы зәгыйфьлектән соң Ул аңа көч-куәт бирә. Шуннан соң аны яңадан картлык һәм зәгыйфьлек хәленә төшерә. Бу – Аллаһның сөннәте. Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ Тагалә кеше гомерен шундый тәртиптә бар иткән. Бәхетле картлык көтсен. Өлкәннәрнең иң зур теләге бу. Шуңа күрә аларның бу теләкләрен тормышка ашырырга ашыгыйк, аларны саклыйк һәм яклыйк. Өлкәннәрнең күңеле юктан да була, шуңа да аларның бәхетле картлыгының төп сәбәпчеләре – яшьләр.
МЕҢ ДӘ БЕР ВӘГАЗЬ
– Бүгенге өлкәннәрнең иң кызганыч ягы шул – алар гомер буе диннән мәхрүм ителеп яшәделәр. Дингә каршы тәрбия алган, диннән читләштерелгән буын бу. Картаймыш көнендә намаз укып, шуннан ләззәт таба алмаган буын. Аллаһка гыйбадәт кылудан үзенә тынычлык таба алмаган кеше – ул бик мескен бәндә. Монысына да җәмгыятьнең гаебе бик зур. Туганнан алып, 70 ел буе дин тискәре яктан гына аңлатылган икән, дингә каршы сөйләнелгән икән, аны бер-ике елда гына үзгәртеп корып булмый. Бу киртәне атлап чыгуы бик авыр. Бәхетле кеше шулдыр ки: кем дә кем Аллаһ Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышана. Бәхетсез кеше – үлдең дә беттең, дип уйлаган адәм. Үлгәннән соң терелүгә бүген күп кеше ышанмый. Менә шуңа өлкәннәребезнең кайберләре өметсезлектә яши. Өметле кеше Аллаһка, ахирәт көненә ышана, намазын укый, уразасын тота, сәдәкасын бирә, изге гамәлләр кыла, җәннәтле булам дип яши. Шуңа ышана алмаган кеше тыныч картлык кичерә алмый. Мал өчен, балалар өчен, калган дөньясы өчен, бөтенесе өчен борчылып ялгыш фикер белән яши. Бүген, Аллаһка шөкер, мәчетләр бар. Әле бер ун еллар элек кенә, картларга җыелып утырырга бер урын таба алмый интегә идек. Әлхәмдулилләһ, мәчетләр булды, килергә, гыйлем алырга, дин юлына керергә мөмкин. Бүген хөкүмәткә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең. Гыйбадәт кылырга бөтен мөмкинлек тудырылган. 
Коръәндә: «Аллаһ Тәгаләгә итәгать итегез, аннан Аллаһның Рәсүленә итәгать итегез, сайлап куйган җитәкчеләрегезгә, әти-әниләрегезгә итәгать итегез», – диелгән. Әти-әни дигәне инде ул – өлкән буын кешеләре. Аллаһ Тәгалә безгә намаз укуны боерды. Телегез зикердә булсын, диде. Мине искә алыгыз, намаз укыгыз, гыйбадәт кылыгыз, диде. Әмма безнең бүген олыларыбызның кайбере теләсә нәрсә сөйләп, гайбәт сатып көн үткәрә. Бу да ярый торган эш түгел, бу хәл олыларны бизәми. Һәрнәрсәне бизи торган сыйфат бар, олыларны бизи торган сыйфат – гыйбадәт. Менә без бабайларыбызның авырган вакытта да ничек итеп намазга йөргәннәрен искә алабыз. Мәчет юк иде ул вакытта, тәравихка, дип, төрле кешеләргә йөриләр иде. Сарайларда гает укыйлар иде. Хәзер күркәм мәчетләр була торып, шуңа да йөрмәүче картлар бар. Аракы эчеп, тәмәке тартып урамда яшьләр белән бәхәсләшеп, әшәкеләнеп йөриләр. Хәлнең бу ягын да истән чыгармаска кирәк. Өлкәннәр көне икән, өлкәннәр, дип, сезне чакыралар икән, берәр җиргә барасыз икән, үзегезне өлкәннәрчә тотарга кирәк, яшьләргә үрнәк булырга тиешсез. 
Өлкәннәрнең артында 60-70 еллык тормыш тәҗрибәсе бар. Дөньяның төрле хәлен күргәнсез, һәрнәрсәгә аек, дөрес бәя бирә аласыз, үзегезнең булган белемегезне, тәҗрибәгезне яшьләргә биреп, алар белән матур иттереп яшәргә кирәк. Балаларга Аллаһны, дөньяны танырга өйрәтеп, һөнәрләр биреп, оныкларыгызга да үрнәк булыгыз. Оныкларыбыз үзебезгә дога кылучылар булсыннар иде. Безгә шулай итеп яшәргә кирәк. Өлкәннәр яшәрә алмаса да, Ходай гомер бирсә, бар яшь кеше дә картаячак. Җитәкчеме, баймы, ярлымы, матурмы ул, Аллаһ Тәгалә гомер бирә икән, барыбызга да картлык киләчәк. Шуны һич онытырга ярамый. Картайгач, безне дә хөрмәт итсеннәр дисәк, без үзебез Пәйгамбәребезнең хәдисенә тугры булып, бүген әти-әни, әби-бабаларыбызны, өлкәннәрне хөрмәт итеп, аларны рәхәткә тиендереп, аларның догасын алып калырлык итеп яшәргә тиешбез.
Берәүнең әтисенең кулы калтырый башлый. Ашаганда, кул калтырагач, ашы-чәе түгелә. Килене: «Бу атаң каршында мин ашый алмыйм, әтиеңне, читкә күчереп утырт», – дигән. Улы атасын күчереп утырткан. Бераздан килен: «Ул икенче бүлмәдә утырсын. Үзең ашат, минем аны күрәсем килми. Бөтен нәрсәне түгеп, чәчеп бетерә», – дигән. Картны икенче бүлмәгә чыгарганнар. Тагын күпмедер вакыт үткәч, килен: «Син атаңны урамга куып чыгар, югыйсә, мин синең белән тормыйм», – дигән. Улы, җәймә биреп, әтисен урамга куып чыгарырга әзерләнә. Шулвакыт аның янына кечкенә малае килә дә: «Әти, бабайның ярты җәймәсен алып кал, мин сине куып чыгарганда, үзеңә кирәк булыр», – дигән. Менә – риваять. Менә – Пәйгамбәрнең хәдисенә дәлил. Кеше үзе кылганны күрмичә дөньядан үтмәс. Димәк, без өлкәннәр белән нәрсә кылансак, аны безнең балалар күрә һәм кабатлый. Шуңа да без әти-әнигә, өлкәннәргә карата итәгатьле булырга тиешбез.
Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән өзек
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии