- 09.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №40 (4 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
– Яз әле бер матур итеп авылыбыз турында, – диделәр авылга кайткач.
Уйлана калдым: нәрсә турында? Җитмәсә, атна-ун көнгә кайтам, чыгып йөрергә яратмыйм. Аннан соң, авыл халкы үпкәчел. Чүт кенә чеметеп алдың исә, пошкырырга тотына. Нишләргә? Нәрсәгә барып ябышырга? Хәер, нигә баш ватам соң әле: аманәт итеп алмадым бит.
Әнә шундый уйлар белән үз-үземне «ашап» йөрдем дә тынычландым. Юк, хәтта сөендем дә. Чөнки язганнарым авылдашларыма бик үк ошап бетми. Тәнкыйть кәнфит түгел шул! Тик иртәрәк сөенгәнмен икән. Бер-бер артлы каршыма килеп басты тема дигән нәрсәләр һәм кулга каләм алмый торып, күңелемә тынгы бирмәделәр. Шулай итеп, башлыйм.
МӘЧЕТТӘ ҮЗЕҢНЕ ТОТУ ӘХЛАГЫ
Шулай бер уразаның соңгы көннәрендә кайттым. «Мин дә барыйм әле сезнең белән тәравих намазына», – дим әнигә. Каршы киләме соң инде: шатланып риза булды. Гомумән, ата-анага баласының иманга килеп, намазга басуыннан да мәртәбәле бәхет юктыр. Бу сүзләрдән көлүчеләр дә булыр, әлбәттә, ә менә аның асылын аңлаучылар болай эшләмәс, уйга калыр хәтта: үзеннән соң догачы калдырамы ул дөньялыкта? Үзем дә шундый халәттә йөргән көнем. Соң булса да, йөземне кыйблага бора алуыма бер шатлансам, икенче кайгым – балам. Чү, читкә киттем.
Мәчеткә бару бәйрәм кебек. Урамның югары очында яшәүче Минзифа апа шалтырата: «Венера, мин чыгам». Шуннан сигнал миңа бирелә: «Кызым, кузгалабыз». Урам уртасында басып торам: бер-бер артлы капкалар ачыла. Мөселманча киенгән әбиләр, апалар, яшьрәк хатыннар, киленнәр, балалар чыга. Үзебезчә бер-беребезне сәламли-сәламли, юлыбызны дәвам итәбез. Бу киемдә кайберләрен танып та булмый, шулай да күңелем була: сөбхәналлаһ! Шундый күңелле сөйләшә-сөйләшә, мәчеткә барып җитүебезне сизми дә калдык.
Монда бөтенләй башка мохит, атмосфера. Тик, ни кызганыч, намазга килгән ир-атларны санап чыгу өчен ике кул бармакларының күп булуы безнең авыл өчен бер дә матур күренеш түгел. Ә бит әле генә минем белән мәчеткә килгән хатыннарның ирләре, абый-энеләре бар. Их дөньясы!..
Ярар, Аллаһ булганына шөкер итәргә кушкан. Олы яшьтә булсалар да, шушы берничә бабайның булуы шатлык. Килер яшьрәкләр дә. Көннәрдән бер көнне аларның да, маңгай күзләре белән беррәттән калеб күзләре дә ачылыр иншә Аллаһ!
Аның каравы, балалар күп. «Шаяралар, көлешәләр, намаз укырга комачаулыйлар» кебегрәк сүзләр ишеттем алар турында. «Бала бер урында гына утырса, ул йә сәламәт түгел, йә кыюсыз, – дим. Шуннан, үзем яшәгән Түбән Кама мәчетендәге ифтар күз алдына килеп баса да, өстәп куям: – Андый баланы алып килмәскә генә кирәк». Тик тәртип бозу да, шуклык та төрле була. Мине авыл мәчетендә балаларның үзләрен тәртипсез тотуына күпме генә инандырырга тырышмасыннар – ышанмадым. Әйе, араларында бер-икесе шаярып-төрткәләшеп алырга ярата икән, ләкин бу бөтен залга кычкырып кисәтү ясау өчен җирлек түгел кебек. Вәгазь тыңлау өчен, аны олылар гына түгел, балалар да аңларлык итеп сөйли белү зур осталык, тәҗрибә сорый шул. Юкка гына уку әсбаплары да гадидән башланмый. Монда бер-береңә бармак төртеп күрсәтмичә, балалар өчен аерым вәгазь әзерләргә генә кирәк дип саныйм. Һәм аларны бүгенге тормышыбыздан алынган мисаллар белән бәйләү күпкә отышлы булыр сыман. Зинһар, хөрмәтле авылдашларым, моны имамыбыз адресына тәнкыйть дип кабул итмәгез. Киресенчә, яшь булуына да карамастан, ул үтә катлаулы һәм җаваплы хезмәт алып бара. Ярамаганлыгын аңлаган хәлдә дә, фетнә чыгармас өчен, буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне үти. Килер бер көн, арагыздан бидгать гамәл дигәннең асылын һәм аның нәрсәгә китерүен аңлаучылар килеп чыгар. Ул чакта сезнең җавап шул булыр: ә нигә мулла әйтмәде? Үзебезнең кирелегебез белән Рөстәм хәзрәтне дә гөнаһ сазлыгында батырабыз түгелме? Менә шул куркыта мине. Хәзрәт дигәннән: аңа авылда исеме белән генә дәшәләр. Әйдәгез әле, авылдашлар, авыз тутырып: «Рөстәм хәзрәт», – дип дәшик үзенә. Аның вәгазьләрен дә, ярым йоклап түгел, ә тирән уй белән тыңлап, тиешле нәтиҗә ясыйк. Бетте: үгет-нәсыйхәт шунда кадәр генә иде.
Тагын мәчеттә вәгазь тыңлаучы балаларга күз салыйк. «Малай, дим, сөйләшмә. Әнә синнән әбиләр көлә!». Егыл да үл! Монысы тагын ни дигән сүз? Дөреслектә, шәригать кешенең кимчелеген йөзенә бәреп әйтүне тыя. Гомумән, иманлы кешеләр бер-берсенә үрнәк булырга тиеш. Кешенең кимчелеген күреп, аны битенә бәреп, башкалар алдында әйтү, түбәнсетү матур күренеш түгел. Бераз әрләп аласың килсә, аулак урынга чакыр, ипләп кенә аңлат. Балаларга да шәхес буларак карау кирәктер. Шуңа күрә балалар өчен әдәп, әхлак буенча аерым вәгазь-дәресләр оештыру зарур.
Ураза тәмамлангач, авылның өлкәннәренә (80 яшь һәм аннан узганнарга), авыруларга (башкаларның ярдәменә мохтаҗларга) һәм тәравих намазына йөрүчеләргә бәйрәм күчтәнәче өләштеләр. Күчтәнәчне әзерләүчеләрнең исемен әйтми генә, Аллаһ ризалы өчен, дип, тапшырдылар аны. Моңа балалар аеруча сөенде. Ә җыелган фитыр сәдакәсен балалары кыйбатлы дәвалау курсы узучы гаиләгә тапшырдылар. Аллаһ бу гаиләгә күркәм сабырлык бирсен, балага алган дәваның шифасы булсын.
Авылым мәчетенең ишекләре бервакытта да ябылмасын. Аны салдыручы авылдашыбыз Габделхәй Кәримовка, матди яктан даими ярдәм итеп торучыларга изге гамәлләре өчен Аллаһ әҗер-савапларын бирсен. Ислам юлында хезмәт итүче апа-абыйлар да, бу хезмәтләренең никадәр саваплы икәнен генә түгел, ә җаваплы да булуын аңлап, аны халыкка дөрес итеп, «Аллаһ ризалыгы өчен» дигәннең нинди тирән мәгънәгә ия булуын аңлап ирештерсеннәр иде. Чөнки сез авылда хөрмәтле кеше. Үзен мөселман дип санаган, ләкин дини белеме булмаган кеше сезнең авыздан чыккан һәр сүзгә ышана. Раббым хата-кимчелекләребезне гафу итеп, дин юлындагы эш-гамәлләребезне Үзенең шәфкате белән кабул итсен. Әмин.
УРРА! АВЫЛЫМ ТАРИХЫ КИТАП БУЛЫП ТУПЛАНДЫ
Берничә елга сузылган гаять авыр хезмәт – авыл тарихын язу эшенең нәтиҗәсе булып, «Шушмабаш» дип аталган китап дөнья күрде. Каты тышлык белән эшләнгән, исеме көмешсу буяу белән язылган, күләме һәм тиражы белән бик тә саллы булган бу басманы авыл халкы зарыгып көтеп алды. Нәшрият өлкәсендә азмы-күпме «теш кайраган» кеше буларак, бу хезмәтнең бәясен чамалый алам. Кычкырып әйтергә генә куркам. Моңа курыкмыйча алынган кешеләр алдында баш иясем килә. Һәм рәхмәт сүзләренең иң ихласы иганәче Габделхәй әфәнде Кәримовка һәм аның гаиләсенә. Бер уңайдан әйтеп китим: китапта бу гаиләнең шәҗәрәсе дә урын алган.
Ашаган түгел, тураган белер, ди халык мәкале. Китапта авыл тарихына кагылышлы мәгълүматның шул кадәр күп булуы аны туплаучы Гөлүсә Закированың үз эшенең чын остасы булуы турында сөйли. Автор бер генә архивта «казынмаган». Апам Нәкыя китапны зур дикъкать белән укып чыкты һәм безнең нәселнең биш буынын тапты. Аларны билгели дә барды. Монысын безнең оныклар өчен эшләде дип уйлыйм. Дөрес, бер үк кешенең исеме яки фамилиясе дөрес язылмау очракларына да тап булдык. Бу автор хатасы дияргә ашыкмыйк, чөнки колхозлашу, кулакларны сөргенгә сөрү вакытында исем-фамилиясен үзгәртүчеләр булгандыр. Аннан соң, ул чакта гаиләләр ишле, балаларга яңгырашы ягыннан охшаш, катлаулы озын исемнәр кушканнар. Ни генә булмасын, авылыбыз турында шундый саллы китап булу зур мәртәбә. Аның дәвамы да булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, Нуриҗановлар кебек фидакарьләр табылса. Автор-төзүче кереш сүзендә Таһир абый белән Кәүсәрия апага ярдәмнәре өчен аерым рәхмәтен белдерә. Хәер, иң авыр хезмәт инде башкарылган бит.
Халыкта «Беренче коймак төерле була» дигән мәкаль дә бар. Тик ул шушындый саллы һәм кыйбатлы басмага кагылырга тиеш түгел. Ни кызганыч, үзебезнең авыл (дөресрәге, җитәкчелек) ягыннан гафу ителмәслек хата җибәрелгән. Монысын мин аеруча авыр кабул иттем. Чөнки сүз безнең урам турында бара. Өстәвенә, китапта урам исеме белән бәйле язмам да бар. Тик Тукай урамында яшәүчеләр исемлеге беренчедән түгел, ә 47нче йорттан башлана. Ләкин, эш узгач, кычкырудан файда юк. Басманың дәвамы була калса, бу хата, һичшиксез, төзәтелер дип уйлыйм.
Шулай итеп, бүген авылның һәр йортында «Шушмабаш» дип аталган китап бар. Бу да иганәченең авылдашларына бүләге.
САБАН ТУЕ
Авылдан хәбәр килде: быел Сабан туе булмый! Минем, гомумән, бу бәйрәмгә артык исем китми иде, соңгы елларда аеруча яратмый башладым, чөнки аның исеме генә калды, ә асылы югалды. Бүген массакүләм барлык чараларны да Сабан туе дип атыйлар. Әле беркөнне интернеттан кышкы сабан туе уздырыла дип укыдым да, кайнар чәй эчеп, ачуымны бастым. Шуны аңлый алмыйм: нигә бөтенесе дә бәйләнә шул сүзгә, әллә башкасы беткәнме? Хәзер инде урыслар да, берничә кеше басып торса: «Что за сабантуй?» – ди. Бераз гына телебезне, йолаларыбызны хөрмәт итик инде! Мәдәният, Авыл хуҗалыгы министрлыклары нәрсә карый? Һәм, ниһаять, тел белгечләре?! Дәррәү күтәрелергә вакыт җитмәдеме икән? Мин моны авыл хезмәтчәнен түбәнсетү дип кабул итәм. Шулай түгелме: бүгенге Сабан туе икмәк үстерүчене зурлау исеме астында күңел ачу шоу-тамашасына кайтып калды. Икенчедән, профессиональ көрәшчеләрнең көч сынашуына. Югыйсә, элек анда авыл батырын билгеләгәннәр. «Уф»тан башка сүз юк монда.
Менә шуңа да бу хәбәргә артык исем китмәде. Шулай да халык гөж килеп алды. Нигә Шекәдә? Менә шул сорауга җавап эзләделәр. Шекә авылына ни булган? Берни дә. Гомер-гомергә анда да Сабан туе уздырылды. Тик аерма шунда: Шушмабаш – «Северный» агрофирмасының үзәге. Ел саен анда бу бәйрәм зурдан кубып уздырыла, Казаннан җырчылар да чакырыла. Кем кабул иткән әлеге карарны?
Законны читкә куеп торып, намус буенча мондый җитди мәсьәлә авыл халкы белән берлектә хәл ителергә тиеш. Бармы икән ул? Тәгаен генә әйтә алмыйм, тик, юктыр дип уйлыйм. Димәк, агрофирма җитәкчелеге кабул иткән карар бу. Бәлки, авыл советы рәисе дә белгәндер – гөнаһына керә алмыйм, үзеннән сорамадым. Ярар, утын янып бетеп, көлгә әйләнгәч, аны туздырудан файда юк. Ләкин, туктагыз, киләсе елда да шул ук хәл кабатланмасмы? Ярар, быел аны оештыручы табылды. Хәтта Сабан туена бүләкләр дә җыеп йөрделәр. Матур итеп бизәлгән атны, бүләк җыючыларны фотога төшердем, тик аларны газетага бирмәскә булдым. Чөнки, бердән, атның арбасына зур итеп ШЕКӘ дип язылган, икенчедән, милли бәйрәм төсмере кертергә тырышсалар да, кызларның киенүләре шуның киресен күрсәтеп тора иде. Кыскасы, әчетке ясаганнар. Шулай да халык шат: Сабан туе була ич!
Узды Сабан туе, үзем дә әйләнеп кайттым. «Башка елдагылардан ким түгел», – диделәр. Төн уртасына кадәр музыка тавышы тынмады ул мәйданда. Кичке уеннар да (безнең якта дискотека диләр) тыныч үтте. Ләкин халыкның күңелендә, барыбер дә, юшкын һәм кемгәдер үпкә хисе калды.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре.
2016нчы ел

Комментарии