Туган телебезнең язмышы хатын-кызлар кулында

Туган телебезнең язмышы хатын-кызлар кулында

«Безнең гәҗит»нең 21нче август санындагы (№33, 2019) «Аерым укыталар» дигән хәбәрне мин шатланып укыдым. Ниһаять, бездә дә шушы фикергә килгәннәр һәм шул ниятне тормышка ашырырга җыеналар икән. Ә бит революциягә кадәр кызларны – аерым, малайларны аерым укытканнар. Һәм аның нәтиҗәсе дә сизелерлек булган. Чөнки кызларның да, малайларның да тормыштагы вазифалары бер-берсеннән аерыла. Шуңа күрә кызларны – үзләренең вазифаларына, малайларны үз вазифаларына юнәлдереп укыту бик мөһим. Безнең бабайлар моны яхшы аңлап эш иткәннәр.

Чынлап та, безнең ана телебезнең дә язмышы һәм аның сакланып калуы гына түгел, ә алга таба үсеше дә беренче чиратта хатын-кызлар кулында. Әгәр һәр ана үз баласын үзе белгән җырларны җырлап, татар моңын тыңлатып, туган телгә өйрәтеп үстерә икән, ул бала аны гомер буе онытмаячак, телебезне киләчәктә дә саклап торачак. Монда күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең кайбер атаклы сүзләрен искә төшерик. Ул болай ди: «Сабый вакытта өйрәнелгән гадәтләрнең ахыр гомергәчә ташланмый барганлыклары мәгълүм».

Чыннан да, ана кеше күкрәк сөте белән үк балага ана телен һәм милли рухны бирә ала. Әгәр ана кеше тели һәм тырыша икән, ул баланы, тирә-якта гел русча сөйләшү булганда да, бүгенге уңайсыз шартларда да, һичшиксез татар баласы итеп тәрбияли-үстерә ала. Ә кыз балалар киләчәктә ана булачаклар. Шуңа күрә нәкъ менә бүгенге кыз балаларны татар рухында, туган телебезгә хөрмәт белән тәрбияләү аеруча актуаль. Кызларны аерым укыту аларны милли рухта тәрбияләүгә мөмкинлекне күбрәк бирәчәк. Әлбәттә, кызларны укытучы педагогларга булган таләп тә, җаваплылык та бермә-бер арта. Укытучылар үз алларында нинди катлаулы, зур бурыч торганын яхшы аңлап һәм тырышып эшләсеннәр иде.

Ризаэддин Фәхреддин «Нәсихәт» дигән хезмәтендә болай дип язды: «Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр ки: моның кебек кызларның күләгәләре иң ерак карендәш вә белешләргә кадәр ирешер. Карендәш – кабилә арасында гына түгел, холыклы вә гүзәл тәрбияле кешеләр белән бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы мактаныр». Ул шулай ук: «Тәрбияле аналар – бетмәс вә төкәнмәс хәзинәдер. Тәрбияле аналар – бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәттер», – дип тә өсти.

Үзенең «Тәрбияле бала» китабында Р. Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, аның гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай ди: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр…» Р. Фәхреддиннең шушы фикерләрен укыгач, бүгенге шартларда яңа буынны тәрбияләүнең никадәр әһәмиятле булуын тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың кебек.

Бүгенге шартларда туган телебезне саклап калу, әлбәттә, һәр татар кешесенең бурычы. Халкыбызның күпчелек өлеше бүген моны аңлый башлады инде һәм булдыра алган кадәр телебезне сакларга да тырыша. Мин шуны әйтергә телим: бу юнәлештә Мөслим районы әлегә алда бара, башка районнарга яхшы үрнәк күрсәтә. Мин бу гамәлне бары хуплыйм гына һәм укытучыларга авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телим.

Әнвәр ШӘРИПОВ, филология фәннәре докторы,

Татарстанның атказанган укытучысы

Комментарии