- 09.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №26 (5 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһы сөбханә вә Тәгалә – бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яралтучы, ризыкландыручы. Ләкин серләренә бөтен кешелек дөньясы әле дә төшенеп бетә алганы юк, бу мәңгелек сер, мәңгелек юл. Шул юлда адашмас өчен, Аллаһы сөбханә вә Тәгалә, инсаннарга нигъмәт итеп, Коръән Кәримне иңдерә. Ислам дине, пәйгамбәр белән нигъмәтли. Кешене акыл белән зиннәтли, табигатьтән гүзәл сыйфатлар белән бизи, әлмисактан үзен таныта, кальбе сәлим белән олылый. Шулай ук инсанга Аллаһы Тәгалә тарафыннан булган нигъмәт ул – ихтыяр, сайлап алу, теләгәненә ирешә алу мөмкинлеге. Кешелек дөньясының табигый максаты бер, ул – дөнья вә ахирәт сәгадәткә, Аллаһының ризалыгына ирешү. Аллаһы Тәгалә хозурына иман, изге гамәл белән кайту, аңа якын булу. Ләкин дөньяда гомер кичергәндә теләкләребез бу изге максатка якынайтамы яисә шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, теләкләребез максатыбызны оныттыра, Аллаһыдан ерагайтамы? Бу мәсьәләдә инсанга аң булып, фани дөньяда Аллаһының барча нигъмәтләрен кабул итеп, аның рахманына шөкерана кылып, иншаллаһ, ахирәттә рәхимлегенә изге гамәлләр белән лаек булып, җәннәтләрдә җәмәгать булып терелергә насыйп булсын. Корбан чалу – шул олы максатыбызның бар изге гамәле.
Корбан сүзе гарәп телендә, асылда, «якын булу»ны аңлатучы сүз.
Кемгә якын булабыз? Кемгә якын булырга омтыла кешеләр? Әлбәттә, үзенә кадерле, якын булган кешегә. Әти-әнисенә, туганнарына, сөйгән яры, балаларына (бу табигый!), дөнья куу өчен – начальникка, түрәгә, патшага (бу дөньяви!). Ләкин бу эшләр асыл халәтебез булган Аллаһыга якын булуны, гыйбадәтебезне оныттырмаска тиеш. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә исебезгә төшерә. Аллаһы Тәгалә Адәмнең (г.с.) умырткасыннан аның нәселен, ягъни кешелек дөньясын – сине, мине, безләрне яралтып, Үзе хакында: «Мин сезнең Раббыгыз түгелмени?» – дип сорады. Бөтен Адәм балалары: «Шәһадәт итәбез», – диде. Аллаһы Тәгалә шәһадәтләрен кабул иткәч: «Кыямәт көнне бу хакта белмәдем дип әйтмәгез», – диде.
Кешелек дөньясына пәйгамбәрләр иңүе дә – Аллаһыдан булган олы нигъмәт. Ибраһим (г.с.) олуг пәйгамбәрләрдән булып, һәрдаим Аллаһыга якын булырга омтыла, сыннарын ваткан өчен, кешеләр аңа җәза бирә: дөрләп янган утка салалар. Ибраһим (г.с.) гәүдәсен ялкын чорнап ала, вә ләкин күңеле, рухы, иманы белән Аллаһыга якын булганга, Аллаһы Тәгалә Ибраһимны (г.с.) бик якын итә. Ялкын зыян салмый аңа. Шуңа күрә: «Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылдым», – дип әйтүне бездән Коръән аша исебезгә төшерә.
Һәрбер ата-ана балалары булуны өмет итә. Балаларын сөеп багып, Аллаһы юлына басуларын, тәүфыйклы, шәфкатьле булып, үзләренә юаныч вә таяныч булып үсүләрен тели. Ибраһим (г.с.) дә балалары тууын, аларның Аллаһ юлында булуын өмет итә. Ләкин тәкъдир Аллаһыдан: балалары булмый. Өметтә, догада, сабырлыкта була Ибраһим (г.с.). Дога кылып, Аллаһыдан хәерле бала насыйп итүен сорый һәм: «Йә, Раббым, минем үземне һәм балаларымны намазны үтәүче кыл», – дип дога кыла (14:40). Бервакыт Ибраһим (г.с.): «Йә, Раббым, балам булса, үзеңнең ризалыгың өчен аны сиңа багышлап корбан итәрмен», – ди. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Дога кылыгыз, кабул кылырмын», – ди. Хәтта безнең тәкъдиребезне дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булган дога үзгәртә. Шуңа күрә: «Йә, Раббым, миңа пакь нәсел, балалар насыйп ит, әлбәттә, син догаларны кабул итүче», – дип дога кылабыз («Гыймран», 38).
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, якты дөньяга Ибраһимның (г.с.) улы туа. Аңа Исмәгыйль дип исем бирәләр. Тәүфыйклы шәфкатьле, итагатьле бала булып үсә.
Вакыт үтә. Исмәгыйль балигъ була, үсеп җитә. Аллаһы Тәгалә Ибраһимга (г.с.) вәгъдәсен – Исмәгыйльне корбан итеп Аллаһыга якын булырга теләвен исенә төшерә. Ибраһимга (г.с.) бу вакыт ансат булгандыр дип уйламыйм. Без, беренче чиратта, кешеләр. Уй-фикерләребез, тойгы-хисләребез бар, мәхәббәтебез бар. Илаһка булган мәхәббәтебез – иманнан, Пәйгамбәргә булган мәхәббәтебез – исламнан, хәләл җефетебезгә булган мәхәббәтебез – сөю-сәгадәттән, балаларыбызга булган мәхәббәтебез – табигатьтән. Ничек Ибраһимга (г.с.) табигатен басып, иман сынавын үтәргә? Бу – сыналу. Аллаһы Тәгалә каршында сыналу. Без күп вакытта, Аллаһы Тәгалә безне сыный, дип сөйләргә яратабыз. Аллаһы
Тәгаләгә безне сынау кирәк түгел, чөнки ул белүче. Безнең тәкъдиребезне тәгаенләүче Аллаһы Тәгалә сынамый, ул белә: без сыналабыз. Тормышыбызда булган мәсьәләләрне кемгә таянып башкарырбыз, чишәрбез. Аллаһы Тәгалә кушканга буйсыныпмы яисә шайтан вәсвәсәсенә бирелепме, ул да бит кешеләрне үз артыннан алып барырга омтыла.
Ибраһим (г.с.) иманы кушканча башкарырга тәвәккәлли. Улы Исмәгыйльгә: «Әйдә, улым, бер йөреп кайтабыз», – ди. Үзе елый-елый алдан бара. Шайтан да үз эшен башкара. Исмәгыйльгә килеп: «Атаң сине чалырга алып бара», – дип әйтә. Исмәгыйль аны таш атып куа, икенче, өченче тапкыр да шайтан үзенең мәкерен кабатлый. Ник мәкер, мәкер түгел бит, бу очракта дөресен әйтә, шайтан хаклыкны ача бит, ә аны Исмәгыйль таш атып куа. Чөнки ул атасы артыннан бара, чөнки ул бала атасы белән намазда тора. Чөнки атаның бәхете – улы белән намазда иңгә-иң торуда. Илаһка гыйбадәттә, әти-әнигә итагатьтә булуда. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ата-анага «Уф» дип тә әйтмәгез», – ди. Шайтанның олы максатларының берсе – гаиләне таркату, ир белән хатын арасын бозу. Китә шайтан. Ибраһимның (г.с.) ниятен хатыны Хәҗәргә җиткерергә. Хаҗәр Аллаһыга таяна, монда да шайтан үзенең артына бастыра алмый. Әлхәмдүлилләһ, билгеләнгән урынга барып җиткәч, Ибраһим (г.с.) Исмәгыйльгә хәлне аңлатып бирә. Аллаһының хәбәрен, үзенең вәгъдәсен, ниятен бәян итә.
Исмәгыйль (г.с.) исә: «Әтием, минем бер үтенечем бар: кул- аякларымны бәйләмә, сабыр икәнлегемне күрерсең», – ди. Аллаһының әмеренә буйсына. Әтисенең сүзенә ышана. «Аллаһыга кирәк икән – разый», – ди. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә кирәкме кеше каны? Аллаһы Тәгалә җан кыюны вазыйфабыз иттеме?! Аллаһ Тәгалә салдымы өстебезгә мондый авырлык? Юк. Үти алмады Ибраһим (г.с.) ниятен, Исмәгыйльне корбан итә алмады. Улын корбан итү якын булу дигән сүз түгел. Аллаһыга Ибраһим (г.с.) тәкъвалыгы белән, әманәтенә, әйткән сүзенә тугрылыгы белән якын булды. Аллаһы Тәгалә: «Сез чалган корбаннарыгызның ите дә, тиресе дә минеке түгел, тәкъвалыгыгыз миңа», – ди. «Бакара» сүрәсенең 286нчы аятендә: «Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмәдем», – ди. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына бу галәмдә матур-тату яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырган. Күрә- файдалана, итагать, гыйбадәттә булырга гына кирәк. Кемнең үз баласын чаласы килсен? Аллаһ сакласын мондый шайтан вәсвәсәсеннән. Ибраһим (г.с.) кулы Исмәгыйльне корбан итәргә дип күтәрелгәч, җиргә куй каны тама. Аллаһы Тәгалә кеше канын коюны хәрам кылды безгә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Инсан Аллаһ каршына кайткач, иң әүвәл койган каны өчен җавап тотачак», – диде. Хәтта чалган сарыгы каршында да: «Мин сине бисмилләһи Аллаһы әкбәр, дип чалдым», – дип җавап бирә алмасаң, әҗерле булмассың, аның каны өстеңдә булыр. Кеше каны кою олы гөнаһлардан санала. Аллаһы Тәгалә: «Мәхшәр мәйданында үтерүчедән сорау булмас, чөнки аның урыны яман булыр. Үтерелгән кешедән: «Ни хак белән үтерделәр сине», – дип сорар. Чөнки ул хак Аллаһыда гына бар. Ул гына терелтүче һәм үтерүче. Үледән терене, тередән үлене чыгаручы сыйфатларына ия. «Аллаһының сыйфатларына кул күтәргән кеше җәһәннәмдә була», – ди. Аллаһы Тәгалә Адәм (г.с.) заманыннан бирле, Әбил белән Хабил мисалында кан кою, үтерүнең яманлыгын кисәтә. Ник гыйбрәт алмыйбыз? Тәүрәттә: «Бер кеше үтерү кешелекне үтерүгә бәрабәр», – ди. Инжил дә: «Үтермә», – дип әмер итә. Коръән дә: «Бер кешене үтерү бөтен кешелек дөньясын үтерүгә тиң, бер кешене коткару бөтен кешелекне коткаруга тиң», – ди. Бу китаплар бер нигездән – Аллаһының каләменнән, безне татулыкка өнди. Ә ник без дини таркаулыкта, милләтара дошманлыкта? Кеше үтереп, без бит шайтанга корбан чалабыз, аңа якын булабыз. Хәләл кәсеп, маңгай тирләребез белән тапкан акчаларыбызның күбесен мылтык, бомба, кеше үтерү коралы ясауга ник тотабыз? Әгәр дә улыбыз булса, башта бисмиллаһны өйрәтү түгел, аның кулына мылтык тоттырып атарга өйрәтәбез. Бала әбисенә – яисә бабасына, әнисенә төбәп: «Пух!» – дип ата. Әби-бабасы егылып китеп, үлгән булып кылана. Әй, шатлана инде карап торганнар – зур үскән, әбисен атып үтерде, дип көлешәләр. Көләргә түгел, еларга кирәк бу хәлне күреп. Балалар уены гына димә, бу балалар бер көн үсеп җитә, ир-егет була. Ул чакта да шул уеннарын дәвам итәсе килергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә кешенең кан коясын «Бакара» сүрәсенең 28нче аятендә искәртте һәм моннан арыну юлларын Ислам динендә күрсәтте.
Ислам сүзе үзе үк «тынычлык» дигәнне аңлата. Без мөселманнар кан коеп, кешеләрнең җирен, малын тартып алыр өчен мөселман булмадык, кешеләрнең йөрәкләрен яулап алыр өчен Ислам байрагын күтәрдек. Мөселманның куенында бомба юк, аның йөрәгендә иман, сәлам, бөтен дөньяга карата мәхәббәт бар. Шул мәхәббәте белән ул бөтен дөньяга Аллаһ сүзен чәчеп, дөньяны гөлбакча итәргә теләүче зат. Без мөселманнар, әлһәмдүлилләһ, беренче, икенче бөтендөнья сугышларын башламадык, Япониягә атом бомбасы ташламадык, водород, химик, нейтрон бомбалар уйлап тапмадык. Җирдәге, диңгездәге, космостагы коралларыбыз белән мактанмыйбыз. Безнең «бомбабыз», коралыбыз – Аллаһының сүзе, пәйгамбәребез сөннәте. Максатыбыз – тынычлык, кардәшлек, Аллаһының ризалыгы. Аллаһы Тәгалә кан кою белән риза түгел. Кеше канын күтәрми Аллаһы Тәгалә, кабул итми. Иншаллаһ, хайванны Аллаһы Тәгалә исеме белән корбан итеп, аның ризалыгын өмет итеп, тәкъвалыгыбыз, изге ниятебез белән якын булырбыз Аллаһыга. Анда да хайван сую максат түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү – максат.
Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛИН
Комментарии