Чардуганны буярга ярыймы?

Безнең Югары Чаллы авылы кечкенә түгел. Элек колхоз чагында бик бай хуҗалык иде. Кызганыч, ул хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Яшьләр шәһәргә китү җаен карый. Шулай да мул тормыш белән яшибез әле. Иманыбызны да онытмыйбыз. Ел саен 1нче майга зиратка өмәгә җыелабыз. Ел да 100–150 кеше була. Нарат-чыршыларны кисеп яндырабыз, ятим каберлекләрне чистартабыз. Иске зиратыбыз да бар. Аны да карап торалар. Әлеге эшләрдә актив катнашкан авылдашларыбызга рәхмәт. Мәчетебезне яңарттылар. Тәһарәтханәсенә кадәр бар. Җомгаларда 30–40 кеше җыела.

Соравым да бар иде: беркөнне энекәшем ишетеп кайткан, чардуганнарны буярга ярамый икән, мәрхүмнәрне бимазалау була, дигәннәр. Сезгә соравым бар иде, бу дөресме? Куелган чардуганны буярга ярамый микәнни?

Фәйзелхак КАМАЛИЕВ,

Түбән Кама районы, Югары Чаллы авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: авылның шулай бердәм булып яшәве, башкаларга да үрнәк. Зират ул авылның көзгесе. Әгәр каберлекләр ташландык хәлдә, зират чытырманлык эчендә калган, чүплеккә күмелгән икән, бу авылның да яме юк, халкы мәгънәсез, тормышлары да рәтсез, дияргә була. Соңгы сыену урынында үз-үзеңне тоту әдәпләре бар, без алар турында даими язып торабыз. Ә инде сорауга килгәндә: шуны әйтәбез: чардуганнарны чистарту, төзек, матур тоту да шул зиратны тәртиптә тотуның бер таләбе. Ул артык купшы да булмасын. Хәзер белер-белмәс укымышлы «гыйлем ияләре» бик күп. Теләсә-кемне тыңларга киңәш итмәс идек. Һәр авылда диярлек хәзрәтләр бар, алардан сорагыз. Тагын шунысы: чардуганнарны буягач, пумала, буяу савытларын зиратта ташлап калдыручылар бар: имеш, зираттан әйбер алып чыгарга ярамый. Бу да кайсыдыр наданының уйдырмасы гына. Мантыйк белән уйлап караганда да, зират чүплек базы түгел бит. Шулай алып килеп, чүпләребезне ташлап калдыра башласак, ни булыр?! Якыннарыбызны урнаштырырга да җир калмаячак бит. Әнә чәчәкләр утыртабыз, аларга су сибәбез, су савытларын да шунда ыргытып калдырыйкмы? Хәзер, күп авылларда кабер казу кораллары зиратта булса да, элек алай түгел иде. Көрәк-балталарны кабер казучылар өйдән алып килә, ләкин берәү дә ташлап калдырмый.

Зиратта үскән йөзьяшәр чыршы-наратларны аударып яндыру да күркәм гамәл түгел. Аны утынга кулланырга ярый. Кайбер авылларда ярдырып, ләхет тактасына сатуга куялар, дип тә ишеттек. Бу да бит зират чыгымнарын каплау өчен өстәмә керем. Кыскасы, зиратларыбызны, мәчетләребезне тәртиптә тоту тәртибе турында күбрәк сөйләшсәк иде. Бәлкем, кайдадыр башкаларга үрнәк итеп куярлык гамәлләр бардыр, шулар хакында безгә дә языгыз, шалтыратыгыз. Хәзер хәбәрләрегезне СМС аша да кабул итәбез. СМСларны теләсә кайсы вакытта юлларга була. Телефон: 89270390353.

Комментарии