Гөнаһлы буласы килми

Гөнаһлы буласы килми

«»не 3 ел яздырып алдырам. Үзебездә чыга торган «Яңа Вакыт» газетасына да язылам. Һәммәсендә дә «Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръән Кәримнең аятьләре бар, тиешсез урында кулланып гөнаһлы булмагыз», – диелә. Барлык газеталарны да җыйнасаң тау булып китә бит. Сез ничек карыйсыз моңа? Гөнаһлы да буласы килми бит.

Бибинур әбиегез. Оренбур өлкәсе.

РЕДАКЦИЯДӘН.Газеталарны җыйнап, тегеп баручы укучыларыбыз да байтак. Ләкин бу һәр кешегә мөмкин һәм мәҗбүри эш түгел. Сез газетага акчагызны түләп алгансың икән, ул сезнең товарыгыз. Аны кешегә бирә, үз кирәгегезгә куллана аласыз. Кулланыр алдыннан «Иманга юл» сәхифәсе чыккан битне аерым алып куярга кирәк. Җыелган газеталарны яндырырга, кәгазь тапшыру пунктларына тапшырырга була. Ул теләсә кайда аунап ятса, тапталып ятса, тагын да куркынычрак– нәҗесләргә буялып ташландык хәлдә калса, бу чынлап та . «Иманга юл» сәхифәсен ертып алып ягуың хәерле.

Комментарии