Күңел күзе

Казанның Левченко бистәсендә урнашкан “Сөләйман” мәчетенә күрү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр килә. Биредә аларны Брайль ысулы белән укырга өйрәтәләр, дин белеме бирәләр. Күпләр Коръән укырга өйрәнеп кайтып китә. Изге китап сүрәләрен хәтергә сеңдерә.

Монда Арча, Алабуга, Бөгелмә, Башкортстан, Түбән Новгород һәм хәтта Чечнядан да килеп укучылар бар. Мәчеткә килеп керүгә, үзеңне өеңдә кебек хис итәсең. “Сөләйман”да эшләүчеләрнең бер-берсенә олы хөрмәт белән каравы әллә каян күренеп тора. Күрмәүчеләргә белем бирү читтән, бәлки, җиңел эш кебек тоеладыр. Әмма бу алай түгел. Айлык курсларда ир-атлар һәм хатын-кызлар чиратлашып килеп укый. Күпләрнең инде беренче генә килүе түгел. Мине барысының язмышы борчыса да, кайберләре белән генә сөйләштем. Арада бик аянычлы очраклардан соң күзсез калучылар бар.

Апас районының Аю Көйдергән авылыннан килгән Рәшит абыйга 53 яшь. Ул тумыштан күрми. Гаиләдә дүрт малай, бер кыз туып-үскәннәр. Туганнары сау-сәламәт. Ә менә Рәшит абыйның язмышы башкачарак юнәлеш алган. Ул әти-әнисе яныннан 19 яшьтә чыгып киткән. Кичке мәктәптә дә укып йөргән. 25 яшендә Әлмәттән Наилә апа белән танышып, корып җибәргәннәр. Кызлары Ләйсәнә үсеп килә.

Наилә апага хәзер 47 яшь. Кызганычка, ул да күрми. Рәшит абый сөйләвенчә, 13 яшьтә хастаханәгә башы авыртып килеп, дөрес укол алмыйча, күрү сәләтеннән мәхрүм калган. Ул вакытта Казанга юллама ала алмаган. Һәм шул сәбәпле, ай ярым эчендә кыз баланың язмышында шундый авыр борылыш була.

“Өйдә вакытта шашка, шахмат белән мавыгам. Менә хәзер Брайль ысулы белән китаплар укыштыра башладым инде. Кибетләргә йөрим. Наиләмә булышам. Ул тәмле итеп аш-су әзерли, гөлләр үстерә. Бергәләп кызыбызны тәрбиялибез. 18 елдан соң көттереп туган шатлык-куанычыбыз ул”, – дип сөйли Рәшит абый гаиләсе турында.

Бөгелмәдән килгән Ильяс абый үзебез үк әллә ни җитди карамаган грипп аркасында шушы хәлгә төшкән.

“18 яшьтә грипп белән авырдым. Армиягә китәргә берничә ай гына калган иде. Әле китәр вакыт җиткәч тә, мине хастаханәләрдән эзләп йөрделәр. Менә ничә еллар буе шулай яшим. Хәзер Брайль ысулы белән укырга өйрәндем. Дөньяны бармаклар ярдәмендә танып беләм. Ике балам бар. Хатыным вафат инде. Хәзерге вакытта кызым белән яшим”, – диде ул.

Кызганычка, сәламәтлек дигән байлык барыбызга да тигез бирелмәгән. Саулыкны алдан ук сакласак иде.

Тагын бер язмыш. Чечнядан килгән 27 яшьлек Әдәм 13 яшьтә минаны уенчык дип кулына алып, шартлау аркасында күзләрен һәм уң кулын югалта. Сугыш дигән афәт һәрвакыт гына калдыра шул. Ул күпләр тормышын җимергән һәм сәламәтлеген алган. Бу язмышлар турында ишеткәч, күңелдә сорау туа. Гаиләләре бармы? Якыннары янәшәдәме? Әдәмнең дә гаиләсе һәм балалары барлыгын ишетү мине бераз тынычландырып җибәрде. Янәшәдә таяныр һәм авыр вакытларда юатыр кеше булуы кирәк.

Алабугадан килгән Марат абыйга 33 яшь. Үзләрендәге “Кадер” мәчетендә имам булып тора. Ул тумыштан күрмәүче. Әмма остазлары дәрес укытканда һәрвакытта да беренче булып җавап биреп утыруы, барысын да белүе белән кызыксыну уятты ул миндә. Мәчеткә беренче килүе. Әле үзен фотосурәткә төшергәндә: “Нигә төшерәсең? Истәлек өчен булса гына рөхсәт итәм. Әгәр дә берәр җирдә күрсәмме”, – дип шаяртып та куйды.

Ә менә Түбән Новгородтан килгән Наил абый 2000 елда гына сукыр калган. Дөрес, тулысынча түгел. Шуңа күрә калганнардан аерылып тора. Мәктәптә 12 ел математика, компьютер нигезләре укыткан ул.

“Кан басымы аркасында шулай калдым. Инсульт кичерергә туры килде. Хәзер лаеклы ялда. Юанычларым – балаларым, оныкларым бар”, – ди ул.

Аларның һәрберсе гаиләсе, якыннары турында яратып, горурланып сөйли. Тормыштан зарланмый. Бу сынау белән килешкәннәр, дисәм дә ялгыш булмас. Монда килү, аралашу, белемнәр алу бер бәйрәмгә, көтеп алынган көннәргә әйләнгән. Үзләре ярдәм иткән кешеләргә бик рәхмәтле алар. “Безгә булышканнары өчен, Аллаһы үзләрен бүләкләсен иде”, – диләр.

“Бу мәчеткә килү сезгә нәрсә бирә?” дигән сорауга: “Без Аллага якынаябыз. Изге Коръән китабыбыз һәм пәйгамбәребез турында күбрәк белемнәр алабыз. Бу безнең өчен кирәк. Әлеге гамәл барыбызның да изге бурычы бит”, – дип җавап кайтардылар.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, дөрес юлдан атлаучы кешеләрне күрү рәхәт. Ә бит күбебез бар яктан да җитеш булсак та, югарыда әйтелгән бурычларны белмибез. Белсәк тә, танымыйбыз. Маңгай күзе – күңел күзе, дигән гыйбарә бу очракка туры килмиме икән?!

Кеше үзен кирәкле тойса, бәхетле диләр. Гел өйдә генә утыручы, кешеләр белән сирәк аралашучының тормышка кызыксынуы бетә башлый, кайберәүләрдә яшәү теләге сүрелә. Кызганычка, мондый кешеләр безгә бик еш очрап тора. Аларга ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы. “Син кылган яхшылык та, начарлык та үзеңә кире әйләнеп кайта”, дигән кагыйдәне дә онытырга ярамый. Бүген синең ярдәмеңә мохтаҗ булсалар, иртәгә син дә шул ярдәмне көтәргә мөмкин.

Айсылу ГАЗИЗОВА, студенты.

Адаштыручы хат

Галәмнәрнең тәрбиячесе, иксез-чиксез нигъмәтләре белән безне ризыкландыручы Раббыбыз Аллаһыга һәрбер мактауларыбыз, олуглауларыбыз булсын. Галәмгә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Мөхәммәд гaләйһиссәламгә йөрәк түреннән чыккан салават шәрифәләребез ирешеп торсын, аның сәхабә кирамнарына вә барча мөэмин-мөселманга догаларыбыз булсын.

Әлбәттә, иң хәерле сүзләр – Аллаһының китабы, гамәл кылыр өчен иң хәерле юл – Мөхәммәд галәйһиссәлам юлы, иң хәерсез гөнаһлы эшләрдәндер: дингә кергән яңалык адашудыр, ә һәрбер адашу исә җәһәннәмгә алып бара. Бу безнең сөекле пәйгамбәребез сүзләре. Соңгы вакытларда ниндидер адашкан бәндәләр ниндидер бер Әхмәт исемле шәех исеменнән мөселманнарны бутый һәм адаштыра торган хатлар таратып йөри, янәсе, син ул хатны таратмасаң, гөнаһлы буласың. Мөхтәрәм кардәшләрем, бу адашу. Ниндидер бер яңалык, ягъни бидгать гамәл. Безгә изге гамәлләр кылыр өчен пәйгамбәребез галәйһиссәлам алып килгән сөннәтне үтәү дә бик җитеп тора. Кеше дин юлында бернинди изгелек кылмыйча хат таратып, җиңел генә җәннәтле булмакчы, әмма гөнаһыдан башка берни дә булмаячак, чөнки анда дөреслек белән ялган кушылган, гыйлемсез кешеләр бу хатны укыганнан соң куркып кала һәм аны тарата башлый. Анда шундый юллар язылган: янәсе, кем аны таратмый, шуңа ниндидер борчу килә, ә кем тарата – муллыкта яши, бу сүзләрнең барысы да ялган. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Кем безнең дингә яңалык кертсә, бу аннан кабул ителмәячәк, ә кире кагылачак”, – ди. (Бохари,Мөслим риваяте)

Безнең төп – Аллаһы һәм аның рәсүле галәйһиссәламнең кушуы буенча яшәү. Чөнки ялган бидгать гамәлләрне эшләү җәһәннәмгә алып бара. Кемнәргә шундый хат килгән булса, аны ягыгыз. Таратсагыз, ялган таратучы гына булачаксыз. Раббыбыз безгә динебезне камил сурәттә төгәлләде: “Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым” (Мәидә – 3 аять). Безгә яхшылык та, начарлык та Аллаһы Тәгаләдән. Ялган белән тулы хатны таратмаган өчен ничек кешегә кайгы килә алсын яки тараткач бәхет килсен?! Бу сүзләргә бернинди дәлил дә юк. Ул хатта тагын шундый юллар бар: бер кеше шул хатны алгач, кирәксезгә санап ертып ташлый һәм тугыз көннән вафат була, монысы да көлке. Ул аны ертмаган булса да, әҗәле җиткәч, барыбер үлгән булыр иде. Чөнки кешенең әҗәле җиткәч, ул бер сәгатькә иртә дә булмас, бер сәгатькә соңармас та. (Әгъраф – 34 аять)

Мөхтәрәм мөселманнар, шайтанның явыз мәкерле эшләреннән ерак булыйк, Коръән сөннәт буенча яшәргә тырышыйк, ниндидер ялган белән катыш хат таратып өстебезгә гөнаһ алудан сакланыйк!

Рәмис ГАРИФУЛЛИН.

Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы.

Кайтаваз

Хаҗ турында

“БГ”ның 15 апрель санында Балык Бистәсе районы Олы елга авылыннан Зыятдин Шәвәлиевның язмасын укыгач, гаҗәпкә калдым. Берничә тапкыр хаҗга баруны шайтан котыртмый микән, дигән ул. Шайтан хаҗга барырга, ураза тотарга, намаз укырга түгел, ә тәмәке тартырга, аракы эчәргә, бозык эшләргә котырта. Дан өчен йөриләрдер, дигән ул. Хаҗга барып нинди дан булсын?! Аллаһы тарафыннан фарыз гамәл, ахирәт өчен баралар анда, Зыятдин әфәнде. Кайтканда икешәр сумка була, дигәнсез. Ялгышкансыз, алты сумка була. Беренче сумкада анда киелгән 3 кат күлмәк, чалбар… 10ар литрлы 2 савыт зәмзәм суы – бусы икенче сумка. 200 диспе түбәтәйләр – өченче сумка. Хатын-кыз яулыклары һәм күлмәкләр – 5 сумка була. Бу әйберләр бар да сәдака итеп бирелә. Барысы да хәләл акчага алган әйберләр.

Безнең бабай барды. Андагы сафлык, чисталык, гадилек, ди… “Хаҗда азан әйткәндә, җирдән күккә искиткеч моң агыла, беркем дә еламый түзми. Ничә миллион кеше. Тәмәке тартучы да, аракы эчүче дә юк. Әгәр әйберең яки сумкаң югалса, 2-3 көн үткәч, китереп бирәләр”, – ди.

Шайтан котырта, дип язгансыз. Шул шайтан, Мина тавыннан төшүче хаҗиларны күреп, бер мәртәбә мескен хәлгә калыр һәм бар эшне булдырдым, боларны тыя алмадым, дияр ди.

Әлфия СӘЛАХЕТДИНОВА.

Чирмешән районы, Түбән Чыгытай авылы.

Комментарии