- 09.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Иманга юл
«Ди» сүзен, әй, яратып кулланабыз да инде! Туры киләме-килмиме, кирәкме-кирәкмиме – барыбер. Бу сүзнең сөйләмгә ярашып торуын әйт тагын…
Мин тел белгече түгел, «ди»нең нинди очракларда кулланылуын тикшерергә җыенмыйм. Шулай да күпчелек очракта аның ниндидер бер чыганакка таянуда ярдәмче булуын әйтә алам. Мәсәлән, халык мәкален кулланганда кулай сүз. Галимнәр, танылган шәхесләрнең акыллы фикерләрен файдаланганда да уңайлы ул. Ә менә соңгы вакытта аны дини темага сөйләшкәндә дә куллануыбызны шәйләдем. Тик күпләр дәлил итеп китергән чыганакны төгәл атамый. Бер мисал. «Әрвахны алып чыгып киткәч, өйне юарга кирәк», – ди берсе. Миңа шул җитә кала: «Кем әйтә?» – дим. Җавап җайлы: «Китапта шулай язылган».
– Кайсы китапта?
– Белмим, тик үзем укыдым.
– Коръәндәме, берәр хәдистәме?
– Китаплар күп миндә, кайсында икәнен әйтә алмыйм.
– Алай икән…
Әңгәмә шуның белән тәмамлана, ул миңа нәфрәтле күз карашы ташлый да кулын селти. Бу ишарәнең мәгънәсе: торма әле монда акыл сатып! Югыйсә, мин бер сүз дә әйтмәдем бит.
Шулай тиеш, җеннәрдән, бозымнан саклый, дип, күпләр өендә Коръән китабы саклый. Әйе, кадерләп, материал кисәге белән тышлап яки төреп, тузан төшерми саклый. Аллаһның барлыгына ышанган кеше өчен бу күркәм гамәл. Тик ул анда нәрсә турында язылганын беләме икән? Китап матурлык әйбере түгел, ә уку әсбабы. Коръән – кыямәт көненә кадәр сакланачак бөек китап. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Без Коръәндәмөэминнәргә шифа һәм рәхмәт иңдердек» (Исра: 82), «Әйт: Ул Коръән – иман китергән хак мөселманнарга ышанычлы туры юлдыр вә күңелдәге чирләренә һәм шифадыр» (Фүссыйләт: 44), «Тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, Ул – күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, мөэминнәргә туры юл һәм рәхмәт» (Юныс: 57). Димәк, ул – мөселманның яшәү рәвеше, аның тормыш кануны. Коръән – ул гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше, гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче вәгазьләр җыентыгы, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебезне ачык бәян итүче хикмәтле хикәяләр. Ул – куркыта, инандыра. Бүгенге телдә әйтсәк, кешелеккә Аллаһ тарафыннан бирелгән яшәү инструкциясе. Коръән тәфсирен укыган кеше Аның нинди көчкә ия булуын белер иде. Үзенә ике дөнья рәхәте теләгән кеше бу бәясез китапны аңлап укырга, алай гына да түгел, андагы фарыз гамәлләрне үтәргә тиеш.
Бу хакта нигә шулай тәфсилләп язаммы? Чөнки Коръәннән алынган аятьләрне урынлы һәм дөрес кулланырга кирәк. Раббыбыз андый хаталардан сакласын. Белер-белмәс: «Коръәндә шулай диелгән», – дию, моны Аллаһ әйтте, дию бит. Хәдисләр дә күп, аларны яттан белеп бетерү мөмкин түгелдер. Шуңа да, гамәлебездә генә түгел, сүзебездә дә сак-уяу булыйк. Димәк, «ди»не дә урынлы кулланырга өйрәник. «Бәкара» сүрәсенең 113нче аятендә болай диелә: «Әнә шулай Аллаһы Тәгалә динен белмәгән кешеләр дә аларның сүзләренә охшашлы сүзләрне әйтәләр». Раббым мөселманнарны шундыйлардан сакласын.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии