Ахырзаман җиттеме әллә?

Ахырзаман җиттеме әллә?

Габделхак бабай, 75тә булуга карамастан, яшьләр кебек җитез хәрәкәтле, хәтере әйбәт, фикерләрен сокланып тыңларлык. Эшләп тә йөри әле җитмәсә – яхшы электрик ул, һәркемгә бик теләп ярдәм итә. Электрикның эше дә куркыныч бит – һич ялгышырга ярамый. Казан тирәсенә моннан ун еллар элек Казахстаннан кайтып төпләнгән. Дини китапларны, гәҗитләрне күп укый, мәҗлесләрдә чыгышлар ясый. Халыкара темаларга да фикерләр алышабыз. Украинадагы хәлләр уңаеннан: «Ахырзаманга хас сыйфатлар һаман күбрәк күзгә ташлана башлады», – ди. Ул сыйфатларны санап китә (моннан 1400 еллар элек яшәгән Мөхәммәд пәйгамбәр әйтеп калдырган):

1. Ахырзаман кешеләре үзләреннән ЭЛЕК ЯШӘГӘННӘРНЕ ГАЕПЛӘР. «Чыннан да шулай бит», – ди. Башта Совет власте үзенә кадәр булганны ватты-җимерде, бөтенесен яңача төзеде. Динне бетерергә маташты, бетерә алмады. Инде хәзергеләр башта Сталинны сүкте, инде Ленинны җимерәләр. Коммунистларны сүгеп үзләренә дәрәҗә ясаулары инде. Ләкин болар – үз тарихың. Үткәненә төкергәннең киләчәге юк икәнен аңларлык башлары юк. Башкаларны хурлаганның, гайбәтен чәйнәгәннең, беренче чиратта, үзенең дәрәҗәсе төшә.

2. ХӘМЕРЛӘР КҮП ЭЧЕЛЕР. Русиядә ел саен 50000 кеше эчеп үлә икән. Алкашлар кырыла бара, алар урынын яшьләр ала. Наркомания чәчәк ата. Күпме көрәш алып бармасыннар, бу начар күренешләр кимеми, алар белән бәйле рәвештә террорчылык арта бара. Исереклек тәэсирендә күпме хулиганлык, җинаять кылына, бозыклык тарала, фахишәлек, кан коюлар, башка афәтләр килеп чыга, тормышлар кителә.

3. ӘМАНӘТНЕ ҮЗЛӘШТЕРЕРЛӘР дигәне бигрәк тә туры килә. Әманәт – сиңа вакытлыча биреп торылган нәрсә була икән. Илнең бөтен байлыгын ваучерларга әйләндергәндә үк яртысы караклар кесәсендә калды. Кемнең кулында – шуның авызында кебек хайвани фәлсәфә дөреслеге расланды. Заводларны, колхозларны урлап-талап бетерделәр. Әле кемнәрдер кулында җирләр, байлык бар, аларны урлау дәвам итә. Бер миллионга ия булса, аны кеше мәетләре аша ун итәргә омтылучылар бар. Андыйлар өчен акча – Аллага әйләнде. Бизнес белән карта уйнау бик тә охшаш. Икесе дә хәрам санала.

4. ГАДЕЛСЕЗЛЕК КӨЧӘЕР, дигәне дә дөрес. Берәүләр кулында милек булып зур сарайлар, фабрикалар, пароходлар, машиналар, акцияләр, алар берни дә эшләмичә ай саен миллионлы табышлар ала. Икенчеләрнең торыр урыны, ашарга икмәге юк. Ярты Русия – кредит коллыгында. Берәүләр бизнесына ялланганнарга аз түләп, икенчеләр кыйммәткә сатып байый. Алдап, урлап, башкалар исәбенә яшәү нормага әйләнде.

5. ГЫЙЛЕМНЕ ДИН ӨЧЕН АЛМАСЛАР. Берәүләр картаеп, үләсе исенә төшкәч, дин юлына баса, гөнаһларыннан тәүбә итә, хәләл ризык ашый башлый. Кайбер яшьләр өчен дин – тормыш итү, акча эшләү чыганагы булып тора. Укыганда тәртибе начар булган, иптәшләрен кыерсыткан үсмерләрнең дә ислам уку йортларында укуын күрергә туры килде. Дин башлыгы – иң гадел, акча колы түгел, Алла колы, бар яктан үрнәк булган кеше булу гына динне үстерә, кешеләрне үзенә тарта. Аллаһка якынаю, үзен, башкаларны туры юлга кертү өчен түгел, үзара мактанышу, үзенең белдекле булуын күрсәтү, акча эшләү өчен дин юлына керүчеләр күбәйде. Чын дин әһеленең дәрәҗәле эше бар, йә әйбәт эшләп пенсиягә чыккан, дин, изгелек хакына түләүсез эшли. Үзенең әйбәт тәҗрибәсен тарата ала, ә әшәкелеген түгел.

6. Кешегә аның ЯВЫЗЛЫГЫННАН КУРКЫП КЫНА ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕЛЕР. Кешенең кешегә хөрмәте аның яхшылыгына нигезләнергә тиеш. Бер-береңә изгелек кылып кына яшәү бәхеткә илтә. Бүген түрәләрне хөрмәт итсәләр дә, эчтән аларны күралмыйлар, чөнки ул аларның байлыгын урлап рәхәттә яши. Җитәкче үзенә эшчедән уннарча тапкыр зур эш хакы куя, үзенә буйсынганнарны кешегә санамый, тиешенчә түләми, кайда күп түлиләр – шунда кит, ди. Җитәкчегә булган чын карашны ул эшеннән киткәч кенә белеп була. Кайбер җитәкчене урамда килеп кочаклыйлар, рәхмәт әйтәләр, икенчесе, куркып, башка җиргә күчеп китә.

7. Ир хатынына сәҗдә кылыр, әмма тудырып үстергән АНАСЫН РӘНҖЕТЕР. Хатынга ярыйм, дип, кайбер ирләр әти-әнисе белән талаша, кул күтәрүгә кадәр барып җитәләр. Иң якын, кадерле кешеләре белән дошманлашалар. Элек әти-әнинең дәрәҗәсе зур булган, каршы сүз әйтү түгел, күтәрелеп карарга да оялганнар. Хәзер нәрсә теленә килә – агу чәчүчеләр бар. Күп әти-әни баласына сүз әйтергә куркып яши. Иптәшләрен әти-әнигә караганда якынрак күреп яшәүчеләр җитәрлек. Тудырган-үстергән кешегә бурычын түлисе барлыгы онытылды, әти-әни үлгәнче тиеш кенә булып кала. Читләр белән серләшә, үзенекеләр белән юк, алар белән тупас, акча кирәкмәсә, әти-әнинең хәлен дә белергә килмиләр. Әти-әнидән дә якын кеше булмаганлыгы аңнарына барып җитми.

8. Халыкның ҖИТӘКЧЕСЕ ИҢ БОЗЫК КЕШЕсе булыр, юлбашчы итеп иң түбәне куелыр. Пәйгәмбәр заманнарында җитәкче итеп иң намуслы, акыллы, белемле, лаеклылар куелган. Башлыклар хәтта мохтаҗ кешеләр исемлегендә торганнар. Хәзерге заманда иң бай, азгын, оятсыз, көч культы белән эшли торган, әшнәләре күп, максаты шәхси баю булган, ил кайгысы төшенә дә керми торган кешеләр дә җитәкче итеп куела. Андыйлар кешеләрнең тормышын яхшыртырга омтылмый. Шуңа да ил дәрәҗәсе төшә, нинди бай илнең төп халкы хәерчелектә яши, ил – алга киткән илләрнең чимал базасы хәлендә.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, югарыда саналган сыйфатлар юк икән әле, димәк, ахырзаман җитмәгән. Ахырзаман – кешелекнең юк ителүе дигән сүз ул. Бүгенге тупланган кеше үтерү кораллары белән аны бер сәгать эчендә ясап була.

Рәхим САЛИХОВ.

Комментарии