Җисеменә тәңгәл килә исеме

Җисеменә тәңгәл килә исеме

Казан шәһәренең Глушко–Магистраль–Җәүдәт Фәйзи урамнары кисешкән урында «Гаилә» мәчете урнашкан. Мин яши торган мәхәлләгә караучы әлеге мәчетнең гөмбәзе, манаралары ерактан ук балкып тора. Аларның яшел төстә булуы күңелгә аерата рәхәтлек бирә. Мәчеттән яңгыраган азан тавышы ачык тәрәзәдән фатирыбызга да ишетелә.

Намазга вакыт җиткәнен

Искәртә сәгать чыңы.

Азино бистәсе өстенә

Тарала азан моңы.

Әле хәзер азан тавышын бераз киметтеләр. «Безгә тынычлык юк», – дип зарланучылар бар икән. Шуларның күбесе үзебезнең татарлар. Ничек оялмыйча, азан тавышы комачаулый, дип әйтә алалардыр? Ахмаклык бит бу. Азан тавышы барып җиткән җирдә тынычлык, уңай энергия булганын алар аңламыйлар микәнни? Халык арасында да киеренкелек тудыралар. Азан тавышын ишетеп, шатлыктан елап утыручы әби-апаларны күргәнем бар минем.

«Гаилә» мәчете бокс һәм өстәл теннисы үзәге белән «Мирас» стадионы күршесендә урнашкан. Аларның хуҗалары мәчеткә гает намазына килүчеләр машиналарын куйсын өчен, капкаларын ачып куярга куша. Күрше хакы – Аллаһ хакы дигән гыйбарә монда бик урынлы. Җомга саен аларга исәнлек-саулык теләп дога кылабыз. Гомумән, мәчеттә намаздан соң ил, мәхәллә, шәһәребез халкына, Русия һәм Татарстан җитәкчеләренә саулык-сәламәтлек, дөньяларның тыныч булуын сорап дога кылына. Монда яхшыдан башка нинди начарлык бар? Юк бит!

Мәчеттә яңа өйләнешүче парларга никах укып, аларны теркәү, яңа туган балаларга исем кушу өчен барлык шартлар да тудырылган. Теләсә кайчан кереп, Коръән укытып, җаныңа тынычлык табарга мөмкин. Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә бәйрәмнәре» үткәрелә. Балалар өчен батут та, понида йөрү, төрле аттракционнар, тәм-томнар – барысы да бушлай була ул көннәрдә. Бу чыгымнарны шулай ук мәхәллә халкы, мөселман кардәшләребез үз өстенә ала. Бәйрәм зур казанда пешкән пылаудан авыз итү белән төгәлләнә.

Мәчет ул җәмгыятьне рухи тәрбияләү үзәге булырга тиеш. Хәзерге заманда халык ышанычын югалтмаган бердәнбер урын ул мәчет. Билгеле инде, мөселманнар өчен. Башка халыкларга килгәндә, алар да үз диннәрен тотсыннар. Бер-беребезгә комачауламыйк, барыбызга да урын җитәрлек бит.

«Гаилә» мәчетенә мөселманнар намаз укудан тыш гыйлем өйрәнергә, башкалар белән аралашыр өчен дә йөри. Мәктәп укучыларының ялларын оештыру, тәрбияви дәресләр, ифтарлар, хәйриячелек һәм төрле мәҗлесләр үткәрелә монда. Мәчет ул кешегә әхлак тәрбиясе бирү үзәге дә.

«Балаларга массаж» дигән социаль проект нигезендә мәчеткә массажистлар килеп, ике атна буе балаларга түләүсез массаж сеансы үткәрә. Җәйге яллардан соң монда 5-6 яшьлек балалар өчен «Тәрбияле бала» төркеме дә эшли. Өлкәнрәк балалар да мәчеткә йөреп дин гыйлеме ала ала.

Мәчет бит инде ул мәдрәсә түгел. Балалар күбрәк килсә, урыннар да җитеп бетмәскә мөмкин. «Бөтен ышаныч яңа төзелүче мәдрәсәдә», – ди «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәдрәсә төзелеп, мөселман халкы өчен дини белем бирү үзәгенә әйләнер дигән өметтә булыйк. Бу өлкәдә эш башланган инде. Мәдрәсәнең проекты әзер, урыны билгеле. Тиешле кәгазьләре тапшырылган. Кул куелып, рөхсәт биргәнне көтеп торалар. Ә анысының инде бездә ничек эшләнгәнен барыбыз да белә. Бигрәк тә мәчет-мәдрәсә мәсьәләсендә. Ул процесс еллар буена да сузылырга мөмкин. Дәүләттән бернинди дә ярдәм юк бит. Бай мөселман иганәчеләре дә күренми. Халыктан кергән сәдака акчасына гына төзелеш эшләрен башкару авыр булачак, әлбәттә. Җитәкчеләрнең бу хәлләргә күз йомуларын, илдә барган вәзгыятькә тиешле бәя бирә алмауларын берничек тә аңлый алмыйм. Мәчеттә беркайчан да дәүләткә, хөкүмәткә, җитәкчеләргә каршы сүз дә, вәгазь дә сөйләнми. Киресенчә, гел аларга атап дога кылына.

«Гаилә» мәчете ишегалдында артезиан коесы борауладылар. Ул коены «Гаилә чишмәсе» дип йөртәләр. Халык шуннан бушлай тәмле су ала. Составын да тикшерделәр, уңай бәя бирелде.

Мәдрәсә төзелеше өчен кирпечләр кайта башлады инде. Аларны матур итеп бушатып, урнаштырып баралар. Хәзер бөтен нәрсә акчага килеп терәлгән. Чөнки акча бик күп кирәк. Төзелешкә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен берничә ысул бар.

Мәчеттә төзелеш өчен акча салырга тартмалар тора. Анда салмасагыз, вахтада банк картасыннан яисә телефон аша түләү өчен терминал бар. Онлайн түләүчеләр өчен ИНН номеры – 1660085555 (на строительство медресе).

Җәмәгать, ил төкерсә, күл булыр, ди безнең татар халкы. Ун сум бирик, йөз сум бирик, үзебезгә савап туплыйк. Хәерле сәгатьтә. Бер Раббым, үзеңнең рәхмәтеңнән ташлама.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии