Акчамы – уразамы?

Акчамы – уразамы?

Аллаһы Хак Сөбханә вә Тәгалә: «Әй иман китерүчеләр, сездән алда килеп киткәннәргә фарыз булган кебек, тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез тәкъвалыкка ирешерсез. санаулы көннәрдә генә тотыла. Берәрегез хаста булса яки сәфәрдә йөрсә, тотмас, соңыннан тотылмаган көннәре өчен тотар. тотарга исәнлекләре җитмәгән кешеләр (мөмкинлеге булса) бер фәкыйрьне (утыз көн) ашатыр». (2. 183, 184) Бу аятьне Аллаһы Тәгалә иман китереп мөселман булган кешеләр өчен ачык иттереп иңдергән. Кешенең ураза тотарлык исәнлеге булмаган очракта гына, фәкыйрь-фокараларны ашатып өстеңнән бурычны төшереп булачагы ачык аңлашыла.

Бүген безнең татар халкын Ислам диненә чакырырга тиешле имамнарыбыз эшмәкәрлек өлкәсендә шул чаклы уйлап чыгаруда зур нәтиҗәләргә ирештеләр ки, исең, акылың китәрлек. Күрәсең, алар башка фәннәрне бик өнәп бетермәсәләр дә, тапкырлау таблицасын нык үзләштергән. Имеш, кеше ураза тотасы килмәсә, бер көнгә 150 сум исәбеннән 30 көнгә 4500 сум мәчеткә акча илтеп бирә дә, аның уразасы кабул була. Менә бит ничек ап-ансат, җәйге озын эссе-челлә көннәрдә интегеп ураза тотасы да юк икән, 4500 сумыңны хәзрәтләргә илтеп бирәсең дә, син ураза тоткан булып чыгасың. Мондый сүзләрне әйтергә әлбәттә иман китергән, Аллаһының газабыннан курыккан кешенең теле әйләнми. Бу сүзне бары тик кешеләрне Аллаһының юлыннан яздыручы Иблис кенә әйтә ала, чөнки Иблиснең бөтен тырышлыгы адәм баласын Аллаһы юлыннан яздыру.

Әгәр шушындый эшмәкәр хәзрәтләрнең кармагына эләгеп, 1000 кеше генә 4500 әр сум акча илтеп бирсә дә, 4,5 миллион сум акча була, дигән сүз. Моңа гади чит ил машинасы гына түгел, менә дигән «ДЖИП» та алып , яхшы гына коттедж да салырга була, иң мөһиме, тирләп-пешеп бил бөгеп эшләргә дә кирәк түгел.

Алар хәтта Коръән сүзләренә дә, хәдисләргә дә игътибар итеп тормыйлар. «Әбу Хөрәйрәдән (р.А.г.) риваять ителә, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә әйтте: «Адәм баласының, уразадан башка, һәрбер кылган гамәле үзе өчен, ә чынлыкта, уразасы – Минем өчен, һәм Мин аңарга әҗерен бирәчәкмен». (Сәхих әл-Бохари).

Бу хәдистән аңлашылганча, мөселман хәтта уразаны үзе өчен түгел, ә Аллаһы Тәгалә өчен тота. Шулай булгач, Аллаһы Тәгалә өчен кылынган гамәлне мәчеткә илткән акчага сатып алып буламы?! Алай гына түгел, хәтта тоткан уразаның да кабул булмавы бар бит әле. Шулай ук менә бу хәдистә: «Әбу Хөрәйрәдән (р.А.г.) риваять ителә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: «Әгәр ураза тотучы ялган сөйләвеннән туктамаса, Аллаһы Тәгаләгә аның ашаудан һәм эчүдән тыелып торуы кирәк түгел». (Сәхих әл-Бохари).

Аллаһы Тәгалә бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Әгәр кеше ялган, гайбәт сөйләүдән туктамаса, аның уразасы кабул булмыйча, ул кеше көне буе юкка гына ач торган булып чыга.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Инде зур тырышлыклар куеп, озын көннәр буе ашаудан, эчүдән тыелып, сусый-сусый тоткан уразабызның да кабул булмау куркынычы булгач, Аллаһының газабыннан курыкмаучы кайсыбер хәзрәтләрнең сүзләренә карап, мәчеткә акча илтеп кенә ураза кабул булырмы? Әлбәттә юк. Бу төрле аферистларның йорттан-йортка йөреп карт-корыларның акчаларын алдап алып чыгып китүчеләргә караганда да кабахәтрәк гамәл. Һаман да шулай барсак, бу эшмәкәр хәзрәтләр бервакыт: «Мөселманнарның гөнаһларын кичерәбез, кече гөнаһтан – 150 сум, олы гөнаһтан – 1500 сум», – дип әйтмәсләр дип ышанып булырмы? Сак булыгыз! Алдана күрмәгез!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии