Имам булсаң, имам бул!

Ульян өлкәсе, Мораса авылыннан Харис бабагызга («ГЫЙЛЕМЛЕДӘН ӨЙРӘНЕП ЯШИК!« (№9, 5 март, 2014) аңлатасы сүзем бар. Менә нинди имамнар бар икән! Дөрес юл дип, изге юл дип аңлаткан, юк, апаем, халыкка алай аңлатмыйлар дөреслекне. Харис әфәнде, җомга көнне мәчеткә 500 сум сал да үлгән туганың рухына дога кылырлар, дигән. Кемгә сәдака биргәч, догаңның кабул буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Өчесе, җидесе, кырыгына атап, мәчеткә акча бирәләр дә дога кылалар, ә бабайлар, башка мәчеткә барып, бидгать күреп кайталар, дигәнсез. Нинди йөз белән күрше мәчетен хурлый аласыз?! Ә халык нишли? Өйләрендә мәҗлес уздырмый, ә бит Пәйгамбәребез йортка Коръән укытырга кушкан: «Базга әйләндермәгез!» – дигән.

Апамның малае вафат булды, кырыгына бардым. Яшь мулла ник мәетнең исемен әйтсен! Мәчеттә укыйбыз без, ди. Менә бидгать кайда – ул сезнең юлдан бара. Пәйгамбәр әти-әнисенең исемен әйтеп, дога кылырга куша: «Тәсбих тотып, күкрәк турысына куеп, мине зурлап, тәһлил әйтәләр». Ә хәзер районнарда муллалар тәһлил әйттермиләр.

Муллабыз үз авылыбыз кешесе, гарәпчә беләм, дип мактанмыйча, үз телебездә сөйли. Нинди телдә теләсәк тә, Коръән булып кала бит. Мин Коръәнне укыйм, Аллаһка шөкер, 41 ясин чыгам. 38 Коръән хәтам иттем: берсе – 50, икенчесе – 100, өченчесе, ачуланып, 300 сум бирде. Анысын сорап алмыйм, кыямәт көнендә җавап бирәсе бар бит. Ә бит бер абыстай: «Хаҗга ничек барасың? Мең сум хәер дә бирмәде бит!» – дигән. Икенче бер мулла, хәер бирмәгәч, җеназа да укымаган. Ә савап кайда соң? Мәет юган кешеләр акчаны сорап алалар бит. Менә мәет ярганга сигез мең ал әле син! Дөнья кая бара?

Мәҗлес үткәрүчеләрнең өйләренә фәрештәләр тулыр, диелгән. Кешеләр таралганнан соң гына, фәрештәләр чыга. Аллаһ Тәгалә: «Ул өйдән нинди нур чыга?» – дип сораган. Фәрештәләр анда мәҗлес узуын әйткәннәр. «Алар мине күрергә телиләрме?» – дип сорагач, кешеләрнең шул рәвешле җәннәткә керергә өмет итүләрен белгәч: «Сез шаһит булыгыз: мәҗлестәге мөэминнәрне гөнаһсыз ярлыкыйм», – дигән. Ә Сез, кеше котыртып, мәчеткә мәҗбүри акча җыясыз. Теләгәне үзе бирә ул. Мин 2004нче елдан бирле зиратка акча җыям. Кергән өйдән, каршы килмичә, йөзәр сум биреп чыгардылар. Иганәчеләр табып, зиратта өй җиткездек: яңгыр яуса, мәеткә җеназаны шунда укырга була. Җирләргә кирәкле кайбер коралларны да алып куйдык. Зиратны карап торырга кирәк, ул – безнең төп йортыбыз. Чиста, матур булырга тиеш.

Авылыгыз кешеләрен кыек юлдан җибәргәнсез. Өчесе, җидесе, кырыгында Коръән мәет чыккан җирдә укылырга тиеш. Сез ничәнче елгыдыр, белмим. Мин утызынчы елгы, алты балам бар. Безнең заманда мәктәпләрдә китаплар юк иде. Ул дәвердәгеләр, дин тыелганга, намаз укымыйлар, әмма алар, Сез язганча, кяфер түгелләр. Имам булсаң, имам бул! Кешеләрне кыек юлдан җибәрмә: мәҗлес уздырсыннар!

Ситдика ҖАМАЛЕТДИНОВА.

Сарман районы, Рангазар авылы.

Комментарии