- 08.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Иманга юл
19 июльдә булган вакыйгалардан, төгәлрәк әйткәндә, Вәлиулла хәзрәт үлеме һәм мөфтинең машинасы янудан соң, минем ирем –Рөстәм Рафаэль улы Кашаповны – алдап арест оештырып, шартлауда гаепләп кулга алдылар, чыгармыйча ябып тоталар. Тикшеренү хокук бозулар белән алып барыла. Судта аның алибиен (өйдә булуы турында участковый язган рапортны), күршеләренең яхшы бәяләмә бирүен, өч баласы, авырлы хатынын игътибарга да алмыйча, ике айга ябып куйдылар.
Прокуратурага, тикшеренү комитетына, Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать язып калдырдык, җавапларын бер ай көтәсе. Бөтендөнья татар конгрессы, Мөселманнарның Диния нәзарәте ярдәм итүдән баш тарттылар.
Үзенә ышанып, халыкны газапка бирмәс дип, тынычлыкта-гаделлектә яшәрбез дип, Рөстәм Миңнехановның Президент булуына бик шатланган идек. Хәзер аның янына ничек барырга, ничек безнең үтенеч-мөрәҗәгатьләребезне аңа җиткерергә икәнен белмичә гаҗиз булдык.
Бөтен гаиләбез бер көтелмәгән кайгыга батты… төннәрен йоклап, көндезләрен күз яшьләрен туктатып булмый. Олы балалары әтиләре турында сораша, ә мин ни дияргә белмим. Алар аны көтәләр, сагыналар. Кечкенәсе онытып та барадыр инде, моңа минем (әнисенең) йөрәгем бөтенләй дә түзә алмый. Карынымдагы балага бу кайгы-хәсрәтләрдән соң зыян гына килмәсен дип дога кылам. Гаиләбезнең ярдәмсез, ризык алып кайтучысыз, акчасыз калуы турында әйтәсе дә юк.
Бу хәлләр Татарстанның түгел, Мәскәү кулында диләр. Алай булгач, миңа хәзер нишләргә? Кая барырга? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Аллаһтан башка кемнән ярдәм сорарга?
2 августта гаепсез кулга алынганнарны яклау өчен матбугат конференциясе оештырылган иде. Аны тагын махсус хезмәтләр булдырмый калдырды. ОМОН халыкны куып таратты, якшәмбе көнне митингка килергә теләгән кешеләрне дә куркыттылар. Дөресен сөйләүне теләмиләр. Бу хакта газетагызга язсагыз яки нәрсә дә булса эшләсәгез иде.
Аллаһының рәхмәте булсын сезгә!Асия РОГОВА.Лаеш районы.Иремне терактта гаеплиләр! ,
Комментарии