- 08.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Иманга юл
«Ни хакыгыз бар?» (№19, 16 май, 2012 ел)дигән язманы укыгач, башта Аллаһ хөкем итәр дип, дәшми калырга уйласам да, соңыннан җавапсыз калырга ярамаганын аңладым. Чөнки бу язмада миңа карата бик күп яла ягылган, мөселман ирләренә һәм хатыннарына начар сүзләр әйтелгән. Мөселманнар бердәм булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Шуңа дәшми кала алмыйм. Аннары имамнар халык өчен кыямәт көнне җавап бирәчәк. «Бар кешене дә үзенең имамнары белән чакырырбыз, җавапка тартырбыз», – ди Аллаһ Раббыбыз Коръәндә. («Исра» сүрәсе, 71 аять).
Халык исеменнән мөфтине сүгәргә нинди хакыгыз бар, дип язгансыз, ләкин бу сүзегез үзегезнең сүзегезгә үк каршы килә түгелме? Сезгә халык исеменнән мине мыскыллап язарга кем хокук бирде? Нигә бөтен авыл исеменнән сөйлисез? Мине бөтенләй бәйдән ычкынды дип язгансыз. Беренчедән, мине беркем дә бәйгә куйганы юк. Икенчедән, сез мине бәйдә генә тотарга исәпләгән булгансыздыр, ахры. Өченчедән, кайдан гына алып яздыгыз соң сез минем, Әбу Хәнифә мәзһәбе – иң пычрак мәзһәб, дип сөйләгән сүзне? Бу бит көлке.
Мин бу авылга 1996 елда килеп урнаштым. Шуннан бирле Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча дин эшләрен алып барам. Киресенчә, сезнең гореф-гадәтләрегез шушы олуг имам мәзһәбенә туры килми. Чөнки ул мәзһәб ата-баба юлы (мәзһәбе) түгел, пәйгамбәребез юлы. Сез газета битләренә Татарстан мөселманнары укысын дип язып, мине хаксызга рәнҗеткәнсез икән, алга таба сүзегезнең хаклыгына дәлилләр китерә алмасагыз, шушы ук газета аша миннән гафу үтенергә тиеш буласыз. Югыйсә, Аллаһ каршында түгел, кыямәт көнне минем белән бәхилләшергә туры килер. Аллаһы Тәгалә бәндәләренең үзара мөгамәләләренә катнашмый, бәхилләшүне үзебезгә тапшырачак. Бәлки, кеше өстенә пычрак, яла ягарга ярамаганны ата-бабаларыгыз өйрәтмәгәндер?! Кешене гаеплисез икән, сүзегезне раслар өчен катгый дәлилләр китерегез. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, «Бәкара» сүрәсенең 111нче аятендә: «Әгәр хак сөйләүчеләрдән булсагыз, дәлилләрегезне китерегез», – дип әйтергә куша. Кешенең күңеле пакьлектә булып, хаклык өчен көрәшүче икән, ул булганны гына сөйләргә тиеш. Чөнки безнең бөтен сөйләгән сүзләребез язылып, теркәлеп барыла, гамәлләребез, сүзләребез язылган гамәл дәфтәрләребез каршыбызга китереләчәк. Ничек итеп шушы бөһтан (нахак) өчен Аллаһ каршында җавап бирергә уйлыйсыз?! Исемен яшереп, әллә нинди тузга язмаган сүзләр язып, халыкны кешегә каршы котыртып ятучы ул фасыйк (бозык) кеше. Татар халкы, мич арасыннан кычкырып яткан чикерткә, ди андый кешегә. Тавышы ишетелә, үзе күренми.
Аннары авылда мәетне озатканда сөйләгән вәгазьләрем вакытында «Мәет – ул үләксә», – дигән сүземне кайчан ишеттегез? Монысы – икенче ялган һәм яла ягу. Шул сүзне укыгач, башта акылымны җыя алмыйча тордым. «Кеше үлгәч, җеназа намазыннан кала бүтән бернинди гыйбадәт кылынмый», – дигәнсез. Монда сез гыйбәдәт сүзен бик тар мәгънәдә аңлавыгызны күрсәтәсез. Мөселман кешесенең бөтен тормышы гыйбәдәт. Әлбәттә, Коръән һәм сөннәт юлыннан тайпылмыйча дин тотса. Авылда мәет өчен эшләнергә тиешле бар гамәлләр дә кылына. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәетне юып, кәфенләп, җеназа намазын ихласлык белән укып дога кылырга, аннары күтәреп алып барып, кабергә иңдерергә кушкан. Кабер яныннан тиз генә китеп бармыйча, дога кылырга өндәгән. Мәет хәзер сорала башлый, Аллаһтан аңа ярдәм сорагыз, дип дога кылырга кушкан. Без, Аллаһка шөкер, шушы гамәлләрнең барысын да башкарып, зираттан таралышабыз. Пәйгамбәребез эшләп күрсәткәннән дә артыграк тагын нәрсә эшләтмәкче буласыз? Пәйгамбәребез мәет – үләксә дигәнме? Үләксә юыламы, аңа җеназа укыламы? Сезнең минем яныма килеп бервакытта да «Ник мәеткә үләксә дип әйттең?» – дип сораганыгыз булмады. Минем авызымнан гомеремдә дә андый сүз чыкканы булмады, чөнки андый уй минем калебемдә юк. Сез икенче юлы язган вакытта «Мин сүзләремне чынлап язам, дөресен сөйлим, Аллаһ шаһит, Аллаһ исеме белән ант итәм, валлаһи», – диегез. «Әгәр дөресен сөйләмәсәм, миңа Аллаһның ачуы, газабы, ләгънәте булсын», – дип языгыз. Иманыгыз булса, алай әйтергә телегез әйләнмәс дип уйлыйм. Сез ничек итеп мондый зур гөнаһларны берсе өстенә берсен эшли аласыз? Аллаһы Тәгалә «Һумәзә» сүрәсендә: «Кайгы, үкенеч булсын кешеләр арасын бозып, сүз йөртеп, гайбәт сөйләүчеләргә», – дип хәбәр итә. Бу аятьтә сүз кешедә булган гаепне башкаларга сөйләүче һәм гаепсез кешене хаксызга гаепләп яла ягучылар хакында бара.
Хатыннар итәкне җирдән өстерәтеп, пычрак җыеп, мәчеткә кереп намаз укыйлар, дигән сүзегезне дә укып гаҗәпләндем. Мин авылда 16 ел имам булып хезмәт итәм. Әле бүгенге көнгә кадәр мәчеткә пычрак итәкле хатын-кызларның кереп намаз укыганнары юк. Монда эш башка нәрсәдә. Сез Аллаһ кушканча киенеп, гаурәтләрен каплап йөрүче мөслимәләрне күралмыйсыз, аларның мәчеткә йөреп намаз укыганнарына һәм гыйлем алуларыннан көнләшәсез. Сез мөслимәләрдән көләсез, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәте буенча сакал җибәргән ир-атларыбызны мыскыллыйсыз. Сакаллары тезләренә җиткән ир-атлар эшләргә яратмыйлар, ялкаулар, дигәнсез. Кайда соң ул безнең сакаллы ир-атларыбызның эшләмичә ятучы ялкаулары? Мин белгән мәчеткә йөреп гыйбәдәт кылучы сакаллы ирләр барысы да маңгай тирләрен түгеп, тормыш тартып баралар, гаиләләрен дин юлында тырышып тәрбиялиләр. Ирләргә сакал җибәрергә бит пәйгамбәребез кушты. Мөгаен, әгәр сез бүген пәйгамбәребезне күрсәгез, аны да, синең сөннәтең безнең гореф-гадәтләребезгә туры килми, дип сүгеп атар идегез. Сезне, әгәр мөселман булып дин турында кайгыртсагыз, авылдагы намаз укымаучы, мәчеткә аяк та басмаган, аракы кибете ачып, халыкка исерткеч эчемлекләр сатып ятучылар борчыр иде. Ник сезне авылдагы мөселманнар борчый? Ни өчен сезнең ярым ялангач, гаурәт күрсәтеп йөрүче хатыннарга эчегез пошмый? Мөгаен, пошмау гына түгел, сезнең кызларыгыз да шәригатьчә киенмиләрдер. Әгәр киенсәләр, мөслимә хатын-кызлардан көлмәс идегез. Мөселман бит ул һәрвакыт Аллаһ юлына өндәргә, гөнаһлардан тыярга тиеш. Бу мөселманлыкмы? Ул гамәлегезне ата-баба гадәтләре белән дә, пәйгамбәр сөннәте белән дә аклап булмый. Киресенчә, мөселманнардан көлгән кешеләр хәтта Исламнан чыгып, имансыз калулары да мөмкин. Мин бу сүзләрне үзлегемнән түгел, Коръән аятләренә таянып әйтәм. Әгәр бер кеше мөселманның сакалыннан яки мөслимәнең киеменнән көлсә, күралмаса, мыскылласа, ул Аллаһның диненнән көлгән була. Аллаһ диненнән көлгән кеше ничек мөселман булсын? Бәлки, сез Коръәнгә дә ышанмыйсыздыр? Коръәнгә ышансагыз, аны укыр идегез, мөслимә хатыннарга Аллаһы Тәгалә ничек итеп киенергә кушканын укып аңлар идегез. Бәлки, сез Коръәнне һәм пәйгамбәребезнең сөннәтен ата-бабаларыгызның гореф-гадәтләренә туры килмәгәнгә өнәп бетермисездер?! Язган сүзләрегез ялган булганга, сез Зирекле авылы мөселманнарыннан куркасыз, шуның өчен үз исемегезне дә куймыйсыз. Чөнки авылда язма авторының кем икәнен белсәләр, сезнең күзегезне дә ачырмаслар иде. Авылыбызда, әлхәмдулилләһ, динебезне аңлап тотучы кешеләр байтак. Сезгә Аллаһы Тәгалә күңел күзегезне ачарга, файдалы гыйлем алып, һәр эшегезне һәм сүзегезне үлчәп сөйләргә насыйп итсен, алдашудан, наданлык караңгылыгыннан коткарсын иде…
Ильяс хәзрәт СӨЛӘЙМАНОВ,
Яңа Чишмә районы, Зирекле авылы имам-хатыйбы.
Тәүбә ит, Гөлнар! ,

Комментарии