Чынлыкта кем ул?

Чынлыкта кем ул?

Хәзерге көндә мөселманнарны иң борчыган мәсьәлә – мөфтиләрнең бүленеп, үзара көрәшүе. Халык бу хәлнең сәбәбен, мөфтиләрнең кайсы кем икәнен белергә тели.

Җавап эзләгәндә Коръәннән, хәдисләрдән, башка чыганаклардан да мәгълүмат алырга туры килә. Шулчак бик сәер нәрсәгә тап буласың. Мәсәлән, 1993нче елда нәшер ителгән «Ислам. Белешмә-сүзлек» китабының 164нче битендә түбәндәгеләр язылган: «Шәйхелислам – солтан төркилегендә руханилар башлыгының титулы. …1924нче елда Төркия Республикасы шәйхелислам титулын бетерде. Хәзер бу исемне Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе – шигыйләр мөфтие йөртә. Ошбу исем 1989нчы елның декабрендә Мәскәүдә мөфти Тәлгать Таҗетдинга да бирелде». Шулай булгач, Тәлгать Таҗетдин шигый була түгелме соң? Ә үзебезне күкрәк сугып: «Без – Әбү Хәнифә мәзһәбендә сөнниләр», – дип йөрибез.

Әгәр шәйхелислам терминын ислам динендәге бар мәсьәләләрне дә камил белүче, аңлатучы дип кабул итсәк, Тәлгать Таҗетдингә бик үк батмый бу мәгънәдәге исем дә.

Бу мәсьәләгә ислам дине күзлегеннән ачыклык күрсәтеп, җавап бирсәгез иде.

Камил ӘХӘТОВ.

Киров өлкәсе.

Комментарии