- 08.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Ислам һәм террорчылык – бүгенге көндә бергә яңгырап, бөтен дөньяда, шул исәптән Русиядә сәясәтчеләр тарафыннан кирәксә-кирәкмәсә дә киң кулланылган сүзләрнең берсе. Аны үзгә бер сәяси алым дип әйтсәк тә арттыру булмас.
Халык аңын исламизм белән бутап, сәясәттәге төрле вакыйгаларда «ислам эзе» табу начар гадәткә әверелеп бара. Хәер, монда массакүләм мәгълүмат чараларының да өлеше зурдан. Бүгенге көндә җирдә эшләгән гади авыл агае, заводта хезмәт куйган алдынгы кеше турында язу, сөйләү, күрсәтү берәүгә дә кирәкми. Халыкка ах итәрлек яңалык, бар дөньяны дер селкеткән шартлау, сенсация кирәк. Билгеле инде, ихтыяҗ бар икән, аны канәгатьләндерү генә авыр түгел.
Ислам ул – тынычлык, иминлек, татулык дине һәм шушы сыйфатларга ия булырга чакыра. Ислам – гаиләне алгы сафка куйган, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләгән, кешеләрне рухи камиллеккә өндәгән диннәрнең берсе.
Кызганыч, бүгенге көндә ул шактый халыкта бары тик курку уята. Диннәрне өйрәнгән инглиз галиме Ричард Белл кайчандыр, Ауропадагы тотрыксыз вазгыятькә басым ясап: «Ауропаның бердәнбер котылу ысулы – ислам кабул итү», – дип әйткән иде. Интернет челтәрендә әлеге сүзләр шактый бәхәс тудырды. Галимне аяк астына салып таптаучылар да, сүзләрендә хаклык табып килешүчеләр дә җитәрлек иде. Тик соңгылары беренче фикер тарафдарлары тарафыннан шулай ук начар сүз белән рухи кимсетелүгә дучар булды. Арада мөселманнарны кыргыйлар белән чагыштырып куючылар да юк түгел иде. Билгеле, бу – кешелек дөньясында ислам диненә каршы юнәлдерелгән сәясәтнең җимешләре.
КҮҢЕЛДӘГЕСЕ МӘҢГЕЛЕК
Шөкер, бүген динебез, торгынлыктан арынып, җәмгыятьтә үз урынын билгеләде. Тик тарихка күз салсаң, бу әле элек башкарылганнарның бер өлеше генә. 1232нче елда монголлар Болгар башкаласына һөҗүм итә. Монголлар үзләре мәҗүси булсалар да, Болгарны яулап алгач, исламны кысмыйлар, бабаларыбызга үзләре теләгән динне тоту иреге бирелә. Алай гына түгел, Алтын Урда дәверендә ислам диненә тагын да киңрәк биләмәләргә, башка халыклар арасына таралу өчен алшартлар туа, ул тагын да ныгый, чәчәк ата. Ә 1317нче елда Үзбәк хан тарафыннан Алтын Урдада ислам дәүләт дине буларак кабул ителә. Гасырлар дәвамында ныгып килгән дин 1552нче елда Явыз Иванның чукындыру сәясәте астында бераз какшый. 1593нче елда Федор патша, аның сәясәтен дәвам итеп, Казан өлкәсендә бөтен мәчетләрне җимереп бетерергә әмер бирә. Тик халыкның күңелендә булганын гына җимерү мөмкин түгел.
Алга китеп, шуны әйтергә була, XIX гасырда бүгенге Русия җирлегенең Дәүләт Думасында русиякүләм мөселманнарның «Иттифак» сәяси фиркасе оеша. XX гасыр башында исә шулай ук дини үсеш күзәтелә. Бары тик инкыйлаблар, большевикларның хакимияткә килүе Идел-Урал республикасының киләчәгенә киртә куя. Мәгълүм ки, бу чорда атеистик карашлар алга сөрелә. Халыкның аңында дини идеологияне сәяси идеология алыштыра. Мәчетләр җимерелә, ислам дине иске гореф-гадәт кебек санала башлый. 1917нче елда Казан губерниясендә 1152 мәчет булса, 1952нче елда хәзерге Русия буенча аларның саны 351гә, Хрущевның дингә каршы компаниясе нәтиҗәсендә 1965нче елның башына 305кә генә кала.
Тик шулай да бәхеткә, большевикларның мөселманнарны Аллаһы Тәгаләдән биздерү нияте уңышлы чыкмый. Татарстанда 1960нчы елларда 16 процент халык үзен атеист дип йөртә, ә 18 процент халык үзенең мөселман икәнен яшермәгән. Билгеле, хәзерге көндә әлеге сан күпкә зур. Арада яшьләрнең күп булуы да сөенечле фал. Мәгълүм булганча, 1997нче елда «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында»гы, дәүләт белем бирү учреждениеләрендә дин белеме бирү мөмкинлеген ачкан федераль канун гамәлгә керде. Тик әлеге мөмкинлектән без тулысынча файдаланабыз дип әйтеп булмый. Билгеле, бу мәсьәлә зур бәхәсләр тудыра. Җирлекләребездә төрле конфессиядәге халык яшәү сәбәпле, мәктәпләрдә диннәр тарихы кебек фәннәр генә укытыла.
ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ БАШЛАНГЫЧЫНДА ХРИСТИАН ДИНЕ ЯТКАНМЫ?
Үзем, өстәмә эштән кала, мәктәптә дә белем биргәч, форсаттан файдаланып, ислам темасына 7-10нчы сыйныфлар арасында, ягъни үз фикерен анык әйтә белгән яшьләр арасында сораштыру уздырдым. Сорауларның күбесе ислам диненең тарихына кагылышлы иде: ислам дине кайсы гасырда башлангыч алган? Нинди җирлектә? Ислам гарәп теленнән ничек тәрҗемә ителә? Нәрсә ул сират? Ислам диненең башлангычында нинди дин торган? Нәрсә ул хаҗ? Коръәннең иң озын сүрәсе? һәм башка сораулар. Җәмгысе – 16 сорау.
Дөресен генә әйткәндә, тестның нәтиҗәсе уңышлы булыр дип өмет итмәгән идем. Куркуларым заяга булган икән. Сорау алуда катнашканнарның күбесе дөрес җавап бирде. Арада ислам диненең башлангычында христиан дине яткан дип, ә башлангычын Азия яки Якын Көнчыгыштан алган дип җавап бирүчеләр дә булды. Тик шулай да, яшьләрдә өмет бар дигән нәтиҗә ясадым мин, чөнки үткәнен белгәннең киләчәге бар. Бары тик шушы күркәм башлангычны үстереп җибәрергә генә кирәк.
Германиядә, мисал өчен, 4 миллионга якын мөселман яши. Бу – гомуми халыкның 56 проценты дигән сүз. Күптән түгел Германиянең Гессен җирлегендә мәгариф системасына ислам дәресләре керттеләр. Дөрес, эш бәхәссез узмады. Тик шунысы аяныч, ерактагы чит илдә ислам диненә йөз белән борылганда, безнең уку йортларында хиҗапларны тыялар.
12нче гыйнварда Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быелгы беренче күчмә пленум утырышы үткәрелде. Анда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 2014нче елны Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы (Год возрождения религиозных традиций) итеп үткәрергә тәкъдим иткән иде. Әлеге башлангычны ихластан хуплап, чынга ашар дигән өметтә калам. Дөрес, дини гореф-гадәтләрне торгызу өчен 1 ел да, 2 ел да аз сыман. Тик анысы инде үзебездән тора, җәмәгать.
Руслан УСМАНОВ.
Актаныш.

Комментарии