Иман нуры иңгән авыл

Иман нуры иңгән авыл

Бервакыт Сәрдек авылына чакырдылар. «Тәгъзимә абыстаебызның мәчеттә еллык хисабы, бездәге гыйлемле балаларны бер килеп күрегезче, мәчет хуҗалары – Балтач районының игелекле эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар да биредә булачак», – диделәр.

Шөкер, районыбызда мәчетләр күп. Тик, ни кызганыч, күбесендә тынлык хөкем сөрә. Биредә хәлләр, чыннан да, ничегрәк икән, дигән кызыксыну Сәрдеккә алып килде.

Сәрдек – артышлы тау итәгенә сыенып утыручы, гүзәл табигатьле кечкенә генә авыл. Авыл эченә кадәр асфальт юл килә. Уң як болында, чардуган эчендә, бик күптәнге чыршы агачы озатып кала. «Сай илче» кабере икән ул. Риваяте дә бар.

Бер илче авыл саен хәер сорашып йөргән җиреннән үлеп калган. Мәетен Дорга ягына чыгарган булганнар, ләкин андагылар, безнең дин кешесе түгел, дип, кире Сәрдек ягына чыгарып куйганнар. Шуннан авыл халкы аны бирегә җирләгән. Ә кабернең чардуганын яңартып, буяп торучылар – әлеге дә баягы изге җанлы Закировлар икән. Авылдан ерак түгел генә, чукындырудан качып мәрхүм булган «Өч хан кызы» каберлеге дә бар. Анысын да карап, төзекләндереп тоталар икән.

Әтисе Гайфетдин, әнисе Миңнегөл (алар икесе дә Сәрдекнеке) истәлегенә салынган агач буралы кечкенә генә йорты. Асия ханым белән Радик әфәнде быел тимер коймаларын да алыштырткан, биредә хәзер тимер рәшәткәләр, болай мәчет тагын да үзенә тартып, тирә-якка ямь биреп тора. Абыстайның чыгарылыш кичәсе – 6-7 бала – 2-4нче сыйныф укучылары дини белемнәрен сынау буенча имтихан тотарга әзерләнә. Ак яулыклы кызлар, түбәтәйле ике малайга сынау җиңел булмаячак, һәр укыган аятеңне, сурәңне әти-әниләр, абый-апалар тыңлап торачак.

– Хөрмәтле авылдашлар, – диде ул. – Ходай безгә рәхимле бәндәләр насыйп итте. Алар ярдәме белән, 2004 елда, 2 ай эчендә әлеге мәчетебез сафка басты. Авыл халкын борчымадылар, бөтен төзелеш эшен үзләре эшләттеләр. Кайбер авылларда мәчет салу өчен акчаны тиенләп җыялар, унар еллап вакыт уза. Авылның иминлеге, бәрәкәте өчен салынган мәчет бу. Ләкин шушында да килергә иренәбез. Менә бүген 43 йорттан 9 ир заты килгән. Җомгага йөрисез, Гает бәйрәмнәрендә бер буш урын да булмый. Хуҗаларыбыз мең дә бер эшләрен читкә куеп, район үзәгеннән 35-40 чакрым юл үтеп килә, ә сез бер-ике адым атлап килергә вакыт тапмыйсыз.

Хатын-кызларны мулла әйткәнчә әрләп булмый, авылның 6 ханым-туташы мәчеткә йөреп намаз укырга өйрәнгән, киләсе елда Коръән укырга өйрәнергә телиләр. Арада Ярославльдән килен булып килгән Валя исемлесе дә бар. «Язмышыңны шушында бәйләгәч, аның гореф-гадәтләрен дә үтәп яшәү кирәк», – ди ул. Абыстай аларның белемнәрен викторина уены оештырып, тактага гарәпчә сүзләр язып сынады.

Иң беренче Әлфия имтихан тотты. Балакаем, елый-елый азан әйтте, укыды, барып утыргач та күзеннән яшь кипмәде. Сокланып туймассың, шулкадәр матур, аһәңле итеп укыйлар, йөзләрендә – иман нуры, җаннарында – ихласлылык. Имтихан алу алдыннан мәчетнең мулласы Салих хәзрәт нотык тотты:

Соңыннан Тәгъзимә абыстай белән Салих хәзрәткә (алар ирле-хатынлы) олыга-кечегә дини гыйлем биргән өчен авыл халкы исеменнән рәхмәтләр белдерелде. Чыннан да, Закировлар мәчетне буш тотмас өчен гаять тырыша. Корбан гаете саен икешәр сарык чалдырып өләшә, Коръән ашлары уздыра. Бу юлы да Асия ханым сый-нигъмәтен төяп килеп, үзе өстәл әзерләп, мәчеткә килгән халыкны сыйлады, Радик әфәнде балаларга сәдакалар өләште. Мәчет хуҗалары сынау тоткан һәркемне зурлап бүләкләде. Чәй өстәле артында Радик әфәнде авыл халкының үтенечләрен тыңлады, үзенең мәчеттән ерак түгел урынга Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл-обелиск куйдырырга ниятләп йөрүен әйтте, зират өе салырга җай чыгуга ук осталар җибәрермен, дип ышандырды. Халык эшмәкәрнең теләктәшлек белдерүен бик хуплап кабул итте.

Киләсе ел – мәчетнең юбилей елы. Шушы гомер эчендә мәчет күпме баланы гарәпчә укырга-язарга өйрәткән, дин гыйлеменә төшендергән, авыл халкын иманга тарткан. Бүгенге көндә Руфинә исемле кызлары Төркиядә инде менә өченче елын белем ала, анда ул республикакүләм бәйгедә җиңеп киткән. 2нче сыйныфтан ук шәкертләргә иман дәресләре бирүче Илшат Мөбарәкшинны да хәрби хезмәткә озатканнар. Инде быелдан ук юбилейга әзерләнә башлаганнар– мәчетнең тарихын яхшылап эшләп бетерәселәре бар, авылның 16-20 яшьлек мөслимә туташлары арасында бәйгегә хәзерлек эшләре бара. Быелдан ук иң матур милли киемнәрне, иң тәмле татар ашларын барлый башларга, озын толым үстерергә дигән биремнәр бирелде, акыллы хатын, балам-багалмам номинацияләре дә бик кызык булырга охшап тора, яттан Коръән сурәләре дә укылачак.

…Изге ният, изге гамәлләрдән авыл янә иман нурына төренеп калды. Бергәләп көндезге намазны укыганда да һәркемнең күңеле: «И, Ходаем, Закировларга исәнлек бир, авылыбызны бәрәкәттән, иминлектән, муллыктан аерма», – дип теләде.

Зөлфия ГАЛИМҖАНОВА,

Балтач районы.

Иман нуры иңгән авыл, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии