- 08.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №22 (6 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Мөселман зираты мәсьәләсенә багышланган «Бәлеш тәмле булдымы?» (30 май, 2012 ел) дип исемләнгән реплика-язманы укыгач, бераз аптырап калдым. Язма авторы И.Сираҗи Казан имамнарын пассивлыкта гаепләп, «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган митингка килмәгәнгә зарлана: «…мәкаләмдә мин имамнарны мәйданга дәштем, бәлеш мәҗлесләрен кичектереп торуларын үтендем, тик нишлисең, килмәделәр».
Шушы чакыруда ук И.Сираҗи «мулла-мунтагай» дип атаган имамнарга карата ихтирамсызлык белдерә, янәсе мулланың бәлеш ашап йөрүдән башка эше юк, шул көнне генә булса да «пужалыста» ашамассыз инде бәлешегезне – ничек тә түзәрсез, мәйданга килеп массовка булып басып торырсыз, дигәнрәк мәгънәле сүз әйтә.
Дәшү-чакыру шундый булгач, килмәүнең бер сәбәбе билгеле инде. Икенчедән, бу Мөселман зираты мәсьәләсе турыдан-туры аның хуҗасы Мансур хәзрәт Җәләлетдингә кагыла. Белүебезчә, Мансур хәзрәт Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе, ягъни Казанда эшләүче муллаларның башлыгы. «Азатлык» татар яшьләре берлеге 25 май көнне буласы митинг буенча Казан мөхтәсибәте һәм иң мөһиме – имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт белән сөйләшеп килешкәнме соң? Яисә аннан башка, аңа белдермичә генә бу чараны уздырырга булганнармы? Искәндәр Сираҗи яхшы журналист булса да, аның «барча имамнарны мәйданга дәшәргә» вәкаләте юк та бит, уйлап карасаң. Ә Мансур хәзрәтнең бер сүзе дә җитә иде. Әмма шәхсән үзенә кагылучы мәсьәлә буенча мөхтәсиб дәшми, килми икән, нигә «рядовой» имамнар башбаштаклык кылып, хуҗаларыннан күрсәтмә-боерык булмыйча килергә тиеш соң? Әллә мин нәрсә дә булса белеп-аңлап бетермимме?
Язмасы ахырында «ничек ул бәлеш тамагыгызга тыгылмады икән?» – дип ачынып сорый И.Сираҗи. Бәс, муллалар бу вакытта ул теләгәнчә, Альберт Салихов тәрәзәсе төбендә басып торырга тиеш булган икән бит, ә алар – мунтагайлар шул мәлдә бәлеш төбе кырып утырган. Дөрес эшләгәннәр! Атна саен һәр журналист митингка чакыра башласа, бәлеш ашарга вакыт та калмас. Кем әйтмешли – «приәтнә әппитит!».
Ришат КУРАМШИН,
Кукмара.
Редакциядән. Бу позиция безне бераз аптыратты. Татар иле мәркәзе булган Казанда шәригать кануннары буенча җирләү булдырылган бердәнбер зиратны ябуны шулай битараф кына күзәтеп торыргамы?! Мансур хәзрәт зиратны яклап суд юлларында йөри, ул пикетны оештырса, аны хөкем итеп үк куярлар иде…
Әлбәттә, барысы да мөхтәсибәт белән килешеп эшләнде. Ләкин кабатланабыз, «мулла-мунтагай» имам-мөхтәсибнең мөхтәсибәт җыенын җыеп мәйданга чакыруын да санга сукмаган иде шул. Анда ул чакта да нибары 15–20 имам чыкты. Ә калганнары кайда?! Аннан соң Искәндәр Сираҗиның мәйданга чакырып йөрүе тиктомалдан гына дип беләсезме? Юк, ул шул ук Мансур хәзрәт Җәләлетдинне, бөтен Казан мөселманының хокукын яклап йөрде. «Азатлык» татар яшьләр берлеге дә бары тик аңа хөрмәт йөзеннән генә бу пикетны оештырды. Югыйсә, имамнарның дәшми калуы Исламның гына түгел, бөтен татар халкы мескенлеген күрсәтүче фал булыр иде. Ә инде Ришат әфәнде Курамшин Кукмара бистәсеннән торып алай җиңел генә фикер йөртә икән, ялгыша. Казанда газета-журналларның, журналистларның һәр көнен, бер сүз белән генә әйткәндә, көрәш дип бәяләп булыр иде. Иң мөһиме – бу көрәш, Ришат әфәнде, сезнең һәм башка татар кешеләренең, мөселманнарның мәнфәгатен кайгыртуга юнәлгән. Шуңа күрә ул көнне, Сираҗи әйткәнчә, бәлешне читкәрәк куеп торсалар да таман гына булыр иде. Шәригать кануннарының үтәлешен, кем-кем, беренче чиратта нәкъ менә имамнар, муллалар кайгыртырга тиеш, ләбаса!
Аннан соң Сезнең әле кайчан «һәр журналистның» митинг-пикетлар оештырып, кемнедер яклап йөргәнен күргәнегез бар? Күп дигәндә, газета-журнал битләреннән батыраялар да, чыгып качалар. Бары «Безнең гәҗит» журналистлары гына халык өчен суд залларында, мәйданнарда, җыеннарда җан атып йөри. Ә моның өчен сез әле безне сүгәсез, әйткән сүзләребезне ошатмаган буласыз…
P.S. 4 июнь көнне Казанның Вахитов районы судында мөселман зираты эшчәнлеген «туктатып тору» эше каралды. Нәтиҗәдә, суд мөселманнар файдасына: зиратны япмаска, Казан хакимиятенә «Мөселман зираты»ның «Җирләү тәртибе»н тиз арада расларга дигән карар чыгарды. Әгәр без газетабызда гауга кубарып алты мәкалә язмасак, «Азатлык» яшьләре белән митинглар оештырмасак, бу җиңүнең булмавы да мөмкин иде. Шуңа күрә тәнкыйтебез урынлы дигән фикердә торабыз, барыгызны да мөселманнарның кечкенә генә җиңүе белән котлыйбыз. Җиңүләр көрәшсез килми ул… Бәлеш тәмле булды! ,

Комментарии