Мәскәүдә татарга урын булырмы?

Мәскәүдә татарга урын булырмы?

Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, Мәскәүдә югала барган татар факторын күтәрү, шул рәвешле, игътибарны татар-башкортларга юнәлтергә кирәк, дип белдерде. «Без иртәгә кем булырбыз? Иртәгә Мәрҗани, Насыйри, Тукайлар кебек бөек шәхесләр тудыра алырлык калырмы?» – дигән риторик сораулар куйды . Татар җәмәгатьчелеге Мәскәүдә татар факторы кимүен таный.

Бүгенге көндә Мәскәүдә татар-мөселман вәзгыяте көннән-көн кискенләшә. Соңгы 20 елда җирле мөфтиятләр бер мәчет тә сала алмадылар, миллионга якын татар дингә кайтмады. Татар мәчетләре башка халыкларның дини-гыйбадәт урыннары гына түгел, ә шунда ук көн күрү куышына әверелде, татарлар салган мәчетләрнең исемнәре дә мәчет диварыннан «юып» төшерелде һәм әле Совет чорыннан соң гына төзекләндерү үткәргән Согуд Гарәбстанының исеме заманында мәчет салуга ирешкәннәргә караганда, төп мәгънәгә кайтып калды. Әсәдулла йорты янында урнашкан тарихи мәчетнең исемен күргән-белгәннәр ничек атарга да белмәс, чөнки ул язылмаган, ә фәкать Согуд, дип кенә белер. Инде мәсьәлә шулкадәр кискенләште ки, хәтта тарихи мәчетләрне дә сүтеп ташларга җыеналар…

31 май көнне Мәскәүнең Әсәдулла йортында узган җыенда, татарлар иң элек Чувашстаннан махсус килгән Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге «Мишәр» ансамбленең чыгышы белән танышса, соңыннан Әлбир хәзрәт татар яшьләре белән очрашып, бергә вә берлектә эшләргә кирәклеген белдерде. Мәскәү татар яшьләре, аерым алганда, «Аргамак», «Мирас», «Бердәмлек», «Кардәшлек», Мәскәү асты оешмалары әгъзалары үз чиратында мөфтигә эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты.

Әлбир Крганов фикеренчә, бүгенге көндә Мәскәүдә татар факторы көннән-көн кими, инде дингә дә, сәясәткә дә Кавказ һәм Урта Азия халыклары үрмәли. Бу күп очракта татар мирасын юк итү бәрабәренә башкарыла. «Без Кавказ, Урта Азия халыкларын хөрмәт итәбез, ләкин аларның кубызына биергә җыенмыйбыз», – дип, бүгенге көнгә Мәскәүдәге татарлыкка бәя бирде Әлбир хәзрәт.

Билгеле булганча, Русия Үзәк Диния нәзарәтенең (алга таба – ҮДН) 7 декабрьдә үткән чираттагы пленумында мөфти Мәскәү һәм Русиянең Үзәк өлкәсендә ҮДНнең мөфтиятен төзү зарури икәнлеген белдерде. Бу эшкә Әлбир Крганов билгеләнде. Моңа кадәр инде мәгълүмат чараларында Мәскәү мөфтие үз вазыйфаларын аңлатып, мөфтиятнең юлы – татар юлыннан бару дип белдергән иде.

Мәскәүдә татар факторын күтәрер өчен, Әлбир Крганов татарлар белән ныклы элемтәдә торып, югала барган мирасны кайтарырга кирәклеген аңлатты. Аерым алганда, «инкыйлабка кадәр эшләп килгән мәхәллә – үзидарә системасы бүген татарның милли-динилеген саклап кала ала. Безнең моңа бөтен мөмкинлегебез бар, бабаларыбыз 150 ел элек үк үзләренең тәҗрибәле дипломатиясен кулланып, Мәскәүдә мәчет салып, мәхәллә оештыра алган», – диде мөфти. Әйтергә кирәк, хәзер Мәскәү мөфтиятенең «Мәхәллә» исемле газетасы да дөнья күрә башлады. Газета тора-бара журналга да әвереләчәк, дип ышандырдылар.

Яшьләр белән очрашуда Крганов, татар яшьләрен актив булырга чакырды. «Русия Иҗтимагый палатасыннан миллионлаган грантлар бүленә (Әлбир Крганов – Русия Иҗтимагы палатасы әгъзасы), палата каршында Күпмилләтле клуб эшли, – диде ул. – Әмма мин анда татарларны түгел, иң элек Кавказларны күрәм».

Татар яшьләре форумыннан Мәскәү вәкиле итеп сайланган Радик Хәбибуллин дәүләттән ярдәм тигәнен күргән юк, үз көчебез белән эшне алып барырга тырышабыз, ди. «Ятимнәр йортларында, инвалидларга төрле хәйрия чаралары оештырабыз. Бүген ятимнәр йортында 26 татар баласы бар», – ди ул. «Аргамак» оешмасы әгъзасы Арслан исә төрекләр кебек, татарларга да Халыкара акциясен үткәрергә кирәк, дип саный. Анда халкыбызның тарихы да, мәдәнияте дә каралыр иде.

Бу чарада Татар яшьләре җыеныннан Тәбрис Яруллин да катнашты. Аерым алганда, ул татар яшьләре форумында актив катнашырга, элемтәләрне ныгытырга кирәклеген ассызыклады. Фәкать татар телендә генә барган җыенда мөфти белдергәнчә, мондый чараларны даими оештырырга, кимендә елына 2 тапкыр үткәрергә кирәк. «ҮДНнең Мәскәүдә урнашкан резиденциясе татар яшьләре өчен һәрчак ачык», – диде ахырдан Әлбир Крганов.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии