- 08.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №18 (3 май)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»не укучы милләттәшләремә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бер мөбарәк хәдисен китереп, шуны дөрес итеп аңлатырга тырышып карыйм әле. Чөнки бер мәҗлестә шушы хәдисне «икенче бер хәдискә каршы килмиме?» дип сорау биргән иделәр.
«Әбу Хөрәйрәдән (р.А.г.) хәбәр ителә: Аллаһы Илчесенең сөйләгәнен ишеттем, ул әйтте: «Хисап көнендә иң беренчеләрдән булып шәхид китүчене хөкем итәрләр. Аны алып килерләр һәм Аллаһының биргән нигъмәтләрен санап чыгарлар, ул аларны раслар. Аллаһы аңардан сорар: «Син аларны ничек кулландың?» Ул җавап итеп: «Мин Синең юлыңда һәм Синең өчен сугыштым һәм үтерелдем». Аллаһы әйтер: «Ялганлыйсың. Син үзеңне шәхид дип санасыннар өчен сугыштың». Аннан соң әмер бирелер, аны йөзе белән җирдән сөйрәп барырлар һәм җәһәннәмгә ташларлар.
Аннан соң, укып белем алган һәм башкаларны белемгә өйрәткән һәм Коръән укыган галимне китерерләр. Аңарга Аллаһы биргән нигъмәтләрне санап чыгарлар. Ул аларны раслар. Аллаһы сорар: «Аларны син ничек кулландың?» Ул җавабында: «Мин белем тупладым, кешеләрне белемгә өйрәттем һәм Синең өчен Коръән укыдым». Аллаһы әйтер: «Ялганлыйсың. Сине галим дип әйтсеннәр өчен белем алдың һәм сине Коръән хафиз дип әйтсеннәр өчен Коръән укыдың». Аннан соң әмер бирелер, аны йөзе белән җирдән сөйрәп барырлар һәм җәһәннәмгә ташларлар.
Аннан соң Аллаһы Тәгалә бик күп байлык һәм нигъмәт биргән бай кешене китерерләр. Аңа Аллаһы биргән барлык нигъмәтләрне санап чыгарлар. Ул аларның барысын да раслар. Аллаһы сорар: «Син аларны ничек кулландың?» Ул әйтер: «Мин Синең юлыңда байлыкны сарыф итәр өчен бер генә форсатны да файдаланмый калмадым. Син яраткан гамәлләр өчен байлыгымны тоттым». Аллаһы әйтер: «Ялганлыйсың. Син үзеңне юмарт дип әйтсеннәр өчен малыңны өләштең». Аннан соң әмер бирелер, аны йөзе белән җирдән сөйрәп барырлар һәм җәһәннәмгә ташларлар». (Мөслим)
Мөхтәрәм җәмәгать, кадерле мөселман кардәшләрем. Ә бит без чыннан да, мәҗлестә миңа сорау биргән кардәшебез китергән, Аллаһы юлында шәхид киткәннәрне сораусыз җәннәткә керәчәге хакындагы хәдисне дә беләбез.
«Габдуллаһ бин Әмирдән хәбәр ителә, Аллаһының Илчесе әйтте: «Иң беренче ярлы Мөһәҗирләр төркеме җәннәткә керерләр, алар Өммәтне залимнәрдән саклаучылар. Аларның берәрсе хакимнәрдән нәрсәгә дә булса мохтаҗ булуына карамастан, алардан берни сорамый үлеп китә. Хөкем көнендә Аллаһы аны җәннәткә чакырыр, ул үзенең бөтен бөеклеге һәм күркәмлеге белән килер. Аннан соң Аллаһы әйтер: «Кайда Минем юлымда сугышып үлүчеләр яки яраланучылар, Минем өчен җиһад кылучылар. Алар җәннәткә хисапсыз керсеннәр». (Әхмәд)
Шушы хәдистән аңлашылганча, Аллаһы юлында шәхид китүчеләр хисапсыз Җәннәткә кертеләчәкләр. Ә ничек аңларга соң беренче хәдистәге «хисап көнендә иң беренчеләрдән булып шәхид китүчене хөкем итәрләр», дигән сүзләрне? Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре бер-берсенә каршы килмиләр бит инде. Чынлыкта, хисап көнендә Аллаһы каршына җавап тотарга китергәннәр икән, ул кешеләр алдында шәхид булып саналса да, Аллаһы Тәгалә каршында шәхид була алмаган булып чыга. Раббыбыз аның шәхидлеген кабул итмәгән, чөнки, ул Аллаһы юлында сугышып үтерелсә дә, үзен үлемнән саклап тормаган, кешеләр алдында шәхид исеме күтәреп үлүне сайлаган.
Карагыз әле, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, нинди аянычлы үлемгә дучар була кеше, Аллаһы юлында сугышканда да риялык булмаска тиеш икән. Бүген безнең барыбызга да күрсәтеп торалар, ничек итеп япь-яшь егет-кызларның билләренә шартлаткыч бәйләп, (пояс шахида) «шәхид үлеме белән ислам дине өчен, Аллаһы юлында көрәшеп һәлак буласың да җәннәткә керәсең», дип алдалап, куркытып үлемгә дучар итәләр. Бу кеше үзен дә харап итә, гаепсез кешеләрне дә үтерә. Ә бит кеше үзенең гомерен мөмкин кадәр сакларга тиеш, үз-үзенә кул салган кеше мәңгелек тәмугта булачак.
Хәдис: «Хайбар сугышы вакытында Аллаһының илчесе (с.г.в.) курку белмәс бик батыр Кузман исемле сугышчының тәмугта булачагы хакында сөйләде. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Хузан Аксум исемле сәхабәсе нык яраланган Кузманны күзәткәндә, аның нык авыртуга чыдый алмыйча, үзенең кылычына кадалып үзен үтергәнен күрә. Ул бу хакта Пәйгамбәргә (с.г.в.) сөйли, ул әйтә: «Чынлыкта кешеләр арасында гомер буе җәннәт әһелләре кыла торган гамәлләр кылып, соңыннан Тәмугка эләгүчеләр була. Һәм шундыйлар да бар, тәмуг әһелләре кылган гамәлләр кылалар, әмма соңыннан Җәннәткә керәләр». (Бохари, Мөслим)
Менә шушы хәдистән аңлашылганча, Аллаһ юлында җиһад кылып яраланган мөселман, авыртуга түзә алмыйча үзен үтерү сәбәпле, тәмугка керә. Әлбәттә, бу хәдисне дә дөрес аңларга кирәк, гомер буе начарлык эшләп тә җәннәткә кереп була икән, дип, ялгыш фикер тумасын. Бу аерым бер очракларда, бик тәкъвалык белән гомер кичергән кеше уйламыйча ширк сүз сөйләсә, үзенә кул салса йә Аллаһының берәр исем-сыйфатына шик китереп, тәмуг иясе булып куюы бар. Яисә киресенчә, башка диндә, көфер гамәлләр генә кылып яшәп тә, гомеренең ахырында иман китереп Аллаһы юлында бик мөһим, Раббыбыз разый булырдай гамәл кылса, ул җәннәтле булырга мөмкин, хәдистә сүз шул турыда бара.
Инде укып, тырышып белем алып, башкаларны да белемгә өйрәтүче галимнең дә, Коръән хафиз булуына карамастан тәмугка эләгүе дә бик аяныч хәл, әлбәттә. Шулай ук: «Сезнең иң яхшыгыз Коръәнне өйрәнеп башкаларга өйрәтүче», дигән хәдисне дә беләбез. Әмма, белем туплаганда да, аны башкаларга өйрәткәндә дә бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә башкарылырга тиеш шул. «Укып галим булыйм да, кешеләр арасында дәрәҗәм артыр, минем галим икәнемне белеп шаккатсыннар», дигән ният булса, Раббыбыз Үзенең Җәннәте урынына Тәмугка ташлавы да бар. Йә Раббым ялгышлардан, тәкәбберлектән Үзең саклый күр.
Инде Аллаһы Тәгалә зур байлык биргән, шул байлыкны мохтаҗларга өләшеп тә, төрле җирдә Аллаһы юлына сарыф итеп тә тәмугка эләгүе бар икән мөселманнарның: әгәр ул байлыгын үзен кешеләр алдында юмарт булып күренер өчен булган ният белән таратса. Бай мөселман кешесе ихлас күңел белән Аллаһы юлында байлыгын сарыф итсә, кешеләр аның хакында нәрсә әйтүләре хакында уйлап та карамаса, барлык нияте Хак Тәгаләнең ризалыгы өчен, Аның рәхмәтенә ирешер өчен башкарылса, әлбәттә, ул юмартлар сафында булып, һичшиксез Җәннәтле булыр иде.
Мәшһүр бер хәдистә: «Кешенең кылган гамәленә бәя аның ниятенә карап бирелә», диелә. Әлбәттә бу хәдис, мөселман кешесенә яхшы ният белән шәригатьтә тыелган гамәлләр кылырга мөмкинлек бирми. Аллаһының ризалыгына ирешер өчен кылына торган гамәл изге ният һәм дөрес башкарылган гамәл булырга тиеш, ягъни риясыз изге ният белән шәригать кануннарына каршы килми торган гамәлләр, һичшиксез, Аллаһының рәхмәтенә ирешәчәк. Коръән һәм Сөннәт без – мөселманнарны шуңа чакыра. Ниятләребез изге, гамәлләребез дөрес булса иде, мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА
Комментарии