Иң изге сәфәр

Иң изге сәфәр

Шатлыгымны башкалар белән дә уртаклашасым килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен миңа тагын, бу юлы инде өченче тапкыр, гомрә хаҗы кылырга насыйп булды. Инде кайтканыма күпме вакыт үтсә дә, күңел һаман Мәккәдә, Мәдинәдә. Барганда бик борчылып, аякларым авырта, ничек йөрермен, ничек тәваф кылырмын, ничек сәги кылырмын, дип барсам да, Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, җиңеллек бирде. Без барып төшкәндә анда – җәй, бездә кыш иде. Бар җирләре шау чәчәктә, 45 градус эсселек. Кешеләргә хаҗ кылу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, әйбәт кунакханәләр, мәчеткә йөртүче автобуслар, ашау-эчү бар да уйланылган. Бу мөмкинлекләрне тудыручы «Идел-хаҗ» компаниясенә рәхмәт. Аларда гомрә хаҗы кылуга 14 көн каралган. Ике мәртәбә икърамга керәсең. Берсен үзең өчен, икенчесен якын мәрхүмең өчен кылырга мөмкин. Безнең группаның җитәкчесе – барысын да бик яхшы белүче хәзрәт Марат Мәрданшин булды. Ул Ютазы районының мөхтәсибе, Фәнис мәдрәсәсенең директоры, Җәлил хәзрәт Фазлыевның ярдәмчесе, тарих фәннәре кандидаты, һәркемгә дә бик игътибарлы. Безнең белән беренче мәртәбә хаҗ кылырга 81 яшьлек Флера апа барды. Исән-сау әйләнеп кайткач, киләсе елга исән булсам, тагын барам, ди. Уйлап карагыз әле, бу бит үзе бер могҗиза. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт ярдәм итә. Мәдинә шәһәрендә Татарстаннан укучы шәкертләр килде. Без бит тел белмибез инде, алар безгә теләгән әйберләрне алып килеп бирделәр. Аллаһының рәхмәте булсын аларга. Без, гомумән, бөтен группабыз белән безне хаҗ кылдырган әлеге компаниягә бик рәхмәтле. Баштан ук җылы каршы алалар, озаталар. Аларга киләчәктә дә армый-талмый эшләргә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын.

Казанга кайткач, Аяз хәзрәт каршы алды. Һәрберебездән ничек булганын, ниләр кичергәнебезне сорашты (авырмаганбызмы, җитешсезлекләр, ошамаган җирләр юкмы?). Без, олы кешеләргә, күп кирәкми, шул җылы сүз дә җитә. Инде кылган хаҗларыбыз барыбызныкы да кабул булып, Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне биреп, тагын хаҗлар кылырга насыйп итсә иде.

Мин үземә сәдакалар биргән туганнарыма, авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм. Аларга да хаҗ кылырга насыйп булса иде, үзләренә хаҗ кылган саваплар барып ирешсен.

Әхмәт САБИРОВ,

Әлки районы, Аппак авылы

Комментарии