Рәхмәт Аллаһыма!

ХХI гасыр яшьләре дигәч, күз алдына нинди кыз һәм егетләр килә? Әлбәттә, айфонлы, планшетлы, бәлки, авызында сигареты булган йә булмаса кулына хәмер тоткан егетләр һәм кызлар. Ни генә дисәң дә, кулга китап тотып укып утыруга яки спорт түгәрәгендә тир түгеп көрәшүгә, яисә инде «күз чекерәйтеп» чигеп, бәйләп, тегеп утыруга караганда, сыра эчеп, тәмәке тартып, тагын да куркынычрагы – наркотик кулланып вакыт үткәрү – кайберәүләр өчен күңеллерәк һәм җайлырак, чөнки бу эшләрне башкару өчен бернинди дә көч куярга кирәк түгел.

Мең рәхмәт Аллаһыма! Мондый куркынычлар бездән читтә йөри, чөнки мин динле егет, мин Аллаһка ышанам, белгән догаларымны кылып, намаз укыйм. Мин генә түгел, яшьтәшләрем дә бик бәхетле. Без – өч малай һәм ике кыз – ял көннәрендә җыелып, намаз тәртибенә, ислам кануннарына төшенәбез. Укытучыбыз Суфия Габделхак кызы Җамалиева, педагогика уку йортын тәмамлауга, авылыбызга эшкә килгән һәм гомерлеккә Өскедә калган. Суфия апа гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та, тынгысыз күңелле мөгаллимә Мамадыш мәдрәсәсендә укыды. Үзенең өйрәнгән гыйлемнәрен авылыбызның һәр теләгән кешесенә бер дә авырыксынмый гына төшендерә. Өлкән яшьтәге байтак апалар һәм әбиләр мәчеткә Суфия апаның дәресләренә йөрделәр. Хаҗ сәфәрендә дә булып кайткан Суфия апага без, өскелеләр, бик тә рәхмәтле.

Мин – кечкенәдән әбиемнең намаз укыганын күреп үскән егет, күпме ихтыяр көче кирәктер догалар уку, ураза тоту өчен, дип уйлый идем. Ә хәзер мин үзем ураза да тотам, биш вакыт намазны да укырга тырышам. Ураза тотмый калсам, эшем гел кирегә тәгәридер сыман тоела, ә менә иртәнге 4тә торып, йокымны кызганмыйча, догаларымны кылсам, юлларым уң була, хыялларым чынга аша, мәктәптә дә «биш»ле билгеләренә генә укыйм, әти-әниемә булышырга да көч үзеннән-үзе өстәлеп тора. Авыр чакта, кыен булганда, күңел тулганда, белгәннәремне укыйм, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм һәм, чыннан да, Илаһи зат мине ишетә, миңа ярдәм итә.

Зөлфәт МИҢНЕКӘЕВ.

Мамадыш районы,

Көмеш Күл төп мәктәбе укучысы.

Комментарии