Әдәбият

Әдәбият

Беркөнне шулай Коръән мәҗлесендә бер абзый сорау бирде: «Мин үзебезнең бер хәзрәткә «Нигә әдәбият укымыйсыз? Бераз тел байлыгыгыз артыр иде», дип әйткән идем, ул хәзрәт миңа: «Мөселман кешесенә, имамнарга әдәбият та, башка фәннәрне белү дә кирәк түгел, фикһны белсә шул җитә», дип җавап бирде. Мин телсез калдым. Рәсим хәзрәт, сез моңа ничек карыйсыз?».

Әлбәттә мин мондый сораудан бераз аптырап калдым, ничек инде мәчеттә имам булып торган хәзрәт безгә әдәбият та, башка фәннәр дә кирәк түгел, дип җавап бирергә мөмкин? Үземне кулга алып мөмкин кадәр нәзакәтле итеп җавап бирергә тырыштым.

«Әдәбият» кушма сүз: «әдәб+оят» сүзләреннән ясалган. Димәк, әдәбиятны язган кеше укучыны әдәплелеккә һәм оятны белергә чакырып язарга тиешлекне аңлата. Ә әдәбият укыган кеше әсәрдән гыйбрәт һәм нәсыйхәт алып үзендәге әхлагын тәрбияләргә тиеш. Юкка гына Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әхлак иманның яртысы», димәгән бит. Тагын шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләргә: «Кем ул – мөселман?» дип сорау бирде. Сәхәбәләр: «Әй Аллаһының Илчесе, әлбәттә кем намаз укый, ураза тота, зәкятен түли һәм гомерендә бер тапкыр хаҗга барып кайта алса, шул мөселман була», диделәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Юк, мөселман шулдыр, кемнең теленнән һәм кулыннан башка кеше зыян күрми», диде. Бу хәдистән намаз укымасаң да, ураза тотмасаң да була икән дип аңларга түгел, ә мөселман кешесе иң беренче чиратта күркәм холыклы, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм әхлакый тәрбияле, ягъни әдәбиятлы булырга тиешлеген аңларга кирәк. Ә намаз уку, ураза тоту ул мөселман кешесенең катгый төстә үтәлергә тиешле Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычы.

Ә «башка фәннәр кирәк түгел», дип әйтү Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә әйтелгән бик күп аятьләрен инкарь итү була. Чөнки Коръәндә бик күп аятьләр кешеләрне биология, зоология, астрономия, география, физика, химия математика һ.б. фәннәрне өйрәнергә, уйланырга, фикер тудырырга чакыра. Ягъни якты дөньяда яшәгәндә тормышны җиңеләйтер өчен кирәкле җиһазларны уйлап табар өчен белем туплау мөселман өчен фарыз кылынды. Хәтта Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кытайга барып булса да белем туплагыз!» – диде. Кытайда бит анда фикһ укытмыйлар, башка белемнәр алга киткән иде, бигрәк тә тыйб (табиблык) гыйлеме, шуларны өйрәнергә кушты Пәйгамбәребез (с.г.в.)».

Сорау бирүче абзыйга шулай җавап бирдем дә, өйгә кайткач «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н тагын бер кат ачып карадым. Анда: «Әдәбият – әдәпкә өндәп язылган әсәрләр», дип аңлатылган.

Әйе, әдәбият, дип кешене әдәпкә өндәгән әсәргә әйтәләр икән, иң беренче чиратта үзләрен «дин юлында хезмәт итәбез», дип йөрүчеләр укырга һәм үзләренең холыкларын җайга салып әхлаклы мөселман итеп тәрбияләргә, тел байлыкларын арттырып татарча төзек, матур җөмләләр белән вәгазьләр сөйләргә өйрәнергә тиешләр. Алай гына түгел, имамнар «Безгә башка фәннәр кирәк түгел», дип торырга тиеш түгелләр, киресенчә, һичьюгы урта мәктәптә укытыла торган фәннәрне яхшы үзләштереп, тормышны шул фәннәр аша яктыртып мөселманнарга дини һәм әхлакый тәрбия бирердәй мөгаллим булу аларның төп бурычлары булып тора.

Кызганыч ки, бүген чыннан да мәчетләребездәге имамнарыбызның күпчелеге әдәбияттан бик ерак торалар. Әдәплелекне һәм оят белүне үзләре өчен ят күрәләр. Кешелек дөньясы хәерчелектә яшәмәсен өчен кирәкле булган фәннәрне өйрәнүне үзләренә харам итеп карыйлар, шулай булса да, физика кануннарын, химия фәннәрен яхшы өйрәнеп кенә ясап булган чит ил машиналарында йөрергә яраталар. Горбачев әйтмешли парадокс килеп чыга түгелме? Ул машиналарны бит фикһны белеп кенә ясап булмый. Әгәр син үзең өчен фикһтан башка фәннәрне өйрәнүне харам, шәригатькә каршы килә, дип саныйсың икән, шул фәннәрне өйрәнеп кенә җитештереп була торган машиналарда йөрү дә харам була түгелме соң? Ни өчен үзләрен бик нык «гыйлемле» итеп санаган имамнарыбыз шул турыда уйлап карамыйлар? Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Харам юл белән табылган мал да харам була», диде бит.

Тагын шунысы кызганыч, үзем белгән бик күп имамнар арасында шундыйлары да бар, үзләренең кулларыннан бер эш тә килмәгәнлекләре, бер һөнәр дә белмәгәнлекләре белән горурланалар. Алар кемнедер яллап эшләтүне кулайрак күрә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте буенча, мөселман кешесе һәр эшне үзе эшләсә саваплырак була. Кызганыч хәл, бик тә кызганыч, менә нәкъ тормышта үтәлергә тиешле сөннәт гамәлләрне үтәмәүче имамнарыбыз тышкы кыяфәткә ныграк әһәмият бирәләр. Бу хәлләрнең безнең татар имамнары арасында гына түгел, бәлки бөтен ислам дөньясында күптәннән килгән бер чир булуы мәгълүм. Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре үзенең «Мәшһүр адәмнәр» китабында Әфганстанда туып, фарсы галиме булган Сәед Җамалетдин сүзләрен китерә: «Голүм вә фәнүн һәм дә сәнәгать монакыйраз булу сәбәпле ислам дөньясына ислам дине исеме берлә батыйл игътикадлар (бозык инанулар), хорафат вә бидгатьләр урынлашты вә шунлар берлә егылып хәлсез төште…

…Хакыйкать хәлдә ислам дине, вә фән һәм дә хаклык вә нур белән берлектә була торган нәрсәдер. Ислам диненең хакыйкате берлә фән нурлары сәбәпле генә беленер. Бу көн дөньяда булган яңа фәннәр вә яңа гыйлемнәрнең анасы – ислам динедер. Ислам дине көчле вакытта ислам дөньясында гыйлемнәр вә фәннәр дә көчле иде. Бу көн дөньяда булган бик күп гыйлемнәр вә фәннәрне башлап дөньяга чыгаручылар мөселманнар булды. Ауропалылар гыйлемнәрне, фәннәрне мөселманнардан алдылар. Бу көн ауропалылардан вә фән үгрәнүебез бары үз малыбызны табылган урыннан үзебезгә алуыбыз гынадыр».

Менә шушы галимнең сүзләреннән чыгып, ислам күтәрелеп дөньяда үз урынын тапсын өчен безгә бозык инанулардан, бидгать гамәлләрдән арынып дөньяви фәннәрне дә ауропалылар дәрәҗәсендә үзләштереп, әхлаклы, мәдәниятле һәм әдәбиятлы халык булу фарыз икәненә төшенәбез. Һәм бу һичшиксез шулай. Әмма моңа «намаз укып билең сызламас» шигарен үзенең кредосы итеп алган имамнар белән ирешеп булмый. Бәлки мәдрәсәләребездә фикһ белән бергә дөньяда тормыш итәргә кирәкле һөнәрләр укыту, РИУда дөньяви фәннәрне дә яхшы үзләштергән дин галимнәре хәзерләп чыгаруны төп бурыч итеп куеп, шуңа ирешүнең әмәлләренә керешүне иртәгә калдырмыйча, бүгеннән керешү кирәк.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии