- 07.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Яки син уйлыйсыңмы, аларның күбрәге синең сүзеңне ишетәләр һәм аңлыйлар, дип? Алар һичкем түгелләр, мәгәр хайванга охшаганнар, әмма алар хайваннардан да ныграк адашканнар» (25.44). Менә шушы аятьне Раббыбыз Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә мөрәҗәгать итеп, иманга килмәгән кяферләр турында әйтә. Иманга килүдән кешене нәрсә тыя соң? Әйе, кеше үзенең нәфесен тыя алмыйча, иманга килә алмый. Ярый әле кайберәүләр үзенең байлыгы хакында гына уйлый. Ничек булса да байлык табу турында баш вата. Ә бит кайберәүләр үзе байлыкка ирешкәч, башкаларны хәерче итеп күрүдән тәм таба һәм ник дөньяның асты-өскә килми, башкаларны хәерчелектә яшәтер өчен бөтен көчен куя.
Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең коллары арасында, Раббыбызның рәхмәте белән, ничек итеп дөнья тормышын җиңеләйтү хакында уйланып, төрле ачышлар ясаучылар, техникалар уйлап табучылар бар. Дөньядагы тәрәккыят (цивилизация) үсеше шул уйлап табучылар исәбенә үсә. Кешелек дөньясына файда китерерлек уйлап табылган күп кенә әйберләрнең гамәлгә куелмавына нәфселәре туймаган һәм хөсетлек чире белән агуланган байлар сәбәпче булып тора. Әле алар гамәлгә куелганнары белән дә гади халык файдалана алмасын өчен барлык юлларын эзләп таба.
Американың Колорадо штатында 1890-1900нче елларда галим Никола Тесла шундый тәҗрибә уздыра. Ул һавадан электр тогы җыеп ала торган трансформатор ясап, шул электр тогын чыбыксыз ерак араларга күчерә. Һәм ул ясаган трансформатор каланчасыннан 40 км ераклыкта булган 200 лампочка берьюлы кабына. Тесланың исәпләвенчә, үзе ясаган шундый 12 генератор каланча бөтен дөньяның электрга булган ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәр иде. Ул шул вакытта ук инде (1890нчы елларда) үз машинасының капоты астына мотор урынына электр җайланмасы урнаштырып, сәгатенә 130 км тизлек белән йөреп күрсәтә. Американың бай банкирлары шунда ук Теслага катгый каршы төшәләр, чөнки Тесланың электр генераторы барлык кешеләрне дә бәхетле итәчәк. Нефть һәм газның кирәге калмый, димәк, банкирларның кулына байлык агып керүдән туктаячак. Җыйган миллиардларын үзләре белән алып китә алмаганнарын да аңлый алмыйлар, күрәсең. Ә алар өчен иң мөһиме – калган кешеләрне рәхәт яшәтәселәре килмәү.
Уйлап карагыз, җәмәгать, галим Никола Тесланың электр тогын һавадан алып теләсә кайсы арага тапшырып булган җайланмасы вакытында куллануга кертеп җибәрелгән булса, бүген бөтен дөнья халкы ничек яшәр иде? Елгаларны буып, электр станцияләре дә ясыйсы юк, нефть һәм газ табар өчен тырышырга да кирәк түгел, кырларны пәрәвез кебек сырып алган баганалар һәм тимерчыбыкларның да, һаваны агулап иксез-чиксез төтен чыгарып яткан заводларның да кирәге булмас иде. Утырып йөри торган машинаң да төтен чыгарып йөрмәс иде. Иң мөһиме, илләр арасында сугышлар булмас иде. «Мин сезгә газны ябып куям», – дип, бер ил икенчесен куркытып ятмас иде. Ә дөнья халкы, саф һава сулап, яхшы йортлар салып, авыл хуҗалыгы белән җиң сызганып шөгыльләнер иде. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы өчен һәм җиңел машиналар төзер иде. Хәтта тимер эретер өчен домна мичләре дә бушка килгән электр көче белән генә эшләр иде.
Әйе, иде… иде… Әмма Аллаһы Раббыбыз китергән аятьтәге «…алар хайваннардан да ныграк адашкан», адәм актыкларына халыкның тыныч һәм яхшы яшәүләре кирәк түгел шул. Бүген шул нефтьне чыгарыр өчен күпме кеше агулы газ сулый-сулый бил бөгә. Шул нефть өчен сугышлар чыгарып, күпме халыкны кыралар, канга батыралар.
Менә уйлап карыйк әле, җәмәгать, берәр хайванның үз ишен үтергәнен күргәнегез бармы? Берәр хайванның Аллаһының әмереннән чыкканын күргәнегез бармы? «Җирдәгеләр һәм күктәгеләр, хайваннар һәм фәрештәләр Аллаһыга сәҗдә итәләр, алар тәкәбберлек күрсәтмиләр. Алар өсләрендә булган Раббыларыннан куркалар, нәрсә кушылса, шуны башкаралар» (16. 49,50). Бүген сәҗдә кылып Раббыбызны олыларга тырышкан кешеләрне канга батырып байлык туплаучылар турында әйтеп тору урынсыздыр.
Җәмәгать, берәр хайванның баласын ташлап калдырганын яисә кошның үз баласын оясыннан төртеп төшергәнен ишеткәнегез бармы? Бүген бөек «АНА» исемен йөртергә тиешле хатын-кыз җенесеннән булган адәм актыклары үзләренең нарасыйларын чүплеккә ташлауны бер кирәкмәгән кәгазь кисәген ташлаган кебек, бер гадәти хәл итеп кенә күрәләр.
Соңгы арада интернет челтәрендә ничек итеп дельфинның этне коткарганын, аюның суга егылып төшкән карганы чыгарганын, аккошларның ничек итеп балыкларны ашатканын, бер атның икенче атка рәшәткә аша печән ашатканын күрсәткән фильмнар күрергә туры килде. Бу коткаручы хайваннардагы миһербан, шәфкать бүгенге кешеләрнекенә караганда күпкә зуррак икәне аңлашыла.
Әйе, кешелек дөньясы хайваннардан бик нык аерыла, охшаш яклары бары үрчү алымнары һәм ашаган, яшәгән җирләрендә кәкәй итү генә булса кирәк. Тукталышларда һәм лифтьләрдә кеше исеме йөрткән ике аяклы хайваннарның үзләренең «метка»ларын калдырып киткәннәрен барыгызның да күргәне бардыр. Адәм балаларына һич югы хайваннар дәрәҗәсенә җитәргә дә бик ерак бугай әле, кая инде кешелек сыйфаты турында сүз кузгату.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии