Эт асрыйсың икән, чиста бул!

Эт асрыйсың икән, чиста бул!

Эштән арып-талып кайттым да бераз ятып торырга булдым. Башымны мендәргә куюым гына булды, кесә телефоны шалтырады. Алыргамы, юкмы? Алмаска булдым. Күземне йомдым гына дигән идем, телефон тагын «телгә килде». Бу юлы ул таләпчәнрәк итеп шалтырый кебек тоелды. «Тукта, Нурисә, син бит дөрес эшләмисең, тор, телефоныңны ал һәм җавап бир!» – дип, үз-үземә боерык бирәм.

– Әссәламәгаләйкүм! Тыңлыйм сезне.

Сәламемә җавап биргәч, таныш булмаган хатын-кыз:

– Нурисә ханым, мөмкин булса, сезгә бер соравым бар иде, – диде.

– Соравыгызга җавап бирерлек гыйлемем булса, рәхим итегез, – дим.

Тик, кызганычка, аның фатирда эт асрау, анда намаз укуга кагылган сорауларына дәлилләп җавап бирә алмый идем. Шуңа да аны шәһәребез имамына юлларга һәм җавапны җиткерергә сүз бирдем. Тик ул: «Бу минем өчен генә түгел, башкалар өчен дә файдалы булыр. Шуңа да шушы тема буенча газетага язып чыгыгыз әле», – ди. Дин темасына башка язарга теләмәвемне әйттем, тик ул мине ишетми дә: «Сезнең язмаларны яратып укыйлар, языгыз инде», – ди. Сүз көрәштерүдән файда юклыгын аңлаганлыктан, ризалыгымны бирергә туры килде. Күңелдә берничә көн ике уй «көрәш»те: берсе: сүз бирдең – язма, ди, икенчесе: сүз бирдең – синнән җавап көтәләр, ди.

Әйе, сорау җавапсыз калырга тиеш түгел. Беренче эш итеп, сорауларны шәһәребез имамы Йосыф хәзрәткә юлладым. Озак та үтмәде, аннан җавап килде. Беренче сорау мондый: эт асраган йортка кунакка баргач, намаз укырга ярыймы? Эш шунда: сорау биргән ханымның балалары башка чыккач (үз фатирлары булгач), эт сатып алган. Әлбәттә, намаз укыган каенана моңа каршы була, тик яшьләр белән сүзгә килергә теләми. «Оныгымны бик яратам, шуңа да балаларга еш барам. Этнең миңа зыяны юк, шулай да аның бала белән әвәрә килүен, бер караватта йоклавы бер дә ошамый. Ул бит бөтен фатир буенча чаба. Миңа намаз укырга кирәк. Менә шулай ике ут арасында янам: бер якта – балалар, икенче якта – иман. Нишләргә?» – ди ул. Йосыф хәзрәтнең җавабы бу ситуациягә аңлашу кертер дип уйлыйм: әгәр намаз укыйсы урында эт селәгәйләре яки башка нәҗесләре булмаса, намаз укырга ярый. Әмма эт һәм сурәтләр булган өйгә фәрештәләр кермәвен онытырга ярамый. Хәтта хуҗалыкта да уен яки матурлык өчен эт тоту ярамый. Этне фәкать ау, саклау, сукыр кешене озатып йөрү кебек хаҗәт төшкән очракта гына асрау рөхсәт ителә. Хәдистә килгәнчә, сәбәп булмый торып, эт асрау хуҗасының көн саен ике тау кадәр изгелек-савабын юкка чыгара, йорттан бәрәкәт китә.

Икенче сорауга килик: дингә килгәнче, фатирыбызда эт асрадык, хәзер ул подъездда яши. Аны ашатып торам, ул миңа сырпалана. Урамга куып чыгара алмыйм. Нишләргә?

Җавап: мөселман кешесенә эт асрауның хөкеме өстәге җавапта искә алынды. Әлбәттә, этләрне ашату гөнаһ түгел, әмма ашатканда селәгәе киемгә тисә, ул киемне юмыйча, намаз уку дөрес булмый. Сезгә ул этне хаҗәте булган берәр хуҗалыкка илтү яхшырак булыр. Иман иясенә хайваннарны рәнҗетергә ярамый.

Болары рәсми җавап булды. Хәзер фикерләүне дәвам итик. Фатирда ниндидер хайван тоту өчен финанс чыгымнары да таләп ителә. Кеше шул акчасын хәйрия эшенә тотса, саваплырак булмас идеме икән? Әйтик, ятим бала үстерсә яки мохтаҗларга булышса? Аллага шөкер, андый игелекле затлар арабызда бар һәм алар аз түгел. Тик калын кесәле агай-апалар арасында үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләр дә җитәрлек.

Исламның әлеге күренешне тыюы очраклы хәл түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, фатирда эт асрау өйнең чисталыгын бетерә. Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса, аны җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә ком белән юу мәҗбүри». Аңлашылганча, эт өйнең чисталыгына зур зыян сала. Димәк, намаз әһеле булган мөселманның өендә эт яши алмый.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Бу – сәламәтлек. Исемен атамауны үтенгән табиб бу хакта болай диде: «Йорт хайваннары кеше сәламәтлеге, аеруча балаларныкына куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә фатирда асраган хайванның сәламәтлеге турында да кайгыртырга кирәк. Ягъни ул ветеринар күзәтүе астында булырга, аңа вакытында прививкалар ясалырга тиеш. Иң куркынычы – котыру чире. Вакытында вакцинация ясалмаса, авыру эт яки мәче үләргә, ә балага аның чире йогарга мөмкин. Токсоплазмоз исә күз ялкынсынуы китереп чыгара, баш миен һәм бавырны зарарлый. Шуны да онытмыйк: эт-мәчеләрнең эчәклегендә дистәләгән паразит яши. Алар хайванның тизәге белән чыга. Кайсы әти-әни яраткан хайваны белән уйнаган бала кулын еш юа дип гарантия бирә ала? Мәчеләрнең тәпиләрендә, тырнак араларында да микроблар яши. Уйнап кына тырнаганда да, мәче кешенең тиресен җәрәхәтләргә мөмкин, ә канга үтеп кергән микроб ялкынсыну китереп чыгара. Мондый очракта тырналган урын, лимфоузеллар шешә, тән температурасы күтәрелә. Мәчеләр тиресендә гөмбәчекләр яши, алар тимрәү барлыкка килүгә сәбәп булып торырга мөмкин. Шуңа күрә, өйдә эт яки мәче асрыйсыз икән, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытмаска кирәк. – Аннан өстәп куйды: – Сәламәтлеккә зыян салмаган башка хайваннарны өйдә асрарга ярый. Әти-әниләрнең йорт хайваннарына булган йомшак карашы балага да күчә, аны ихтирамга, тереклекне яратырга өйрәтә. Балалар хайваннарны үзләре карап, тәрбияләп торсалар, ул аларда җаваплылык хисе тәрбияли. Әмма артык мавыгып китәргә дә ярамый. Кайбер кешеләр фатирда әллә ничә мәче тота, өйләрендә начар ис, пычракка баталар».

Ә менә психологлар йорт хайваннары кешенең нерв системасына уңай тәэсир итә, гади итеп әйткәндә, нервны тынычландыра дип саный. Димәк, психология күзлегеннән чыгып караганда, аларны асрауга тыюлар юк. Әмма алар агрессив токымлы эт тотмаска киңәш итә. Аеруча мәчеләр яхшы йогынты ясый икән. Бигрәк тә балаларга. Тик психологлар да, йорт хайваннары асраганда, гигиена мәсьәләсенә зур игътибар итәргә кирәклеген искәртә.

Менә сезгә өч фикер. Кайсын гына сайласагыз да, күңелегездәге миһербанлык хисләре янында зур иман да булсын.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии