Кара үгез

«Безнең гәҗит»нең» 2021нче елгы 13нче гыйнвар санында Наил Вахитовның «Сөзгәк үгезләр дә бар» дигән язмасы басылган иде. Шул язманы укыганнан бирле үземнең дә үгез белән күзгә-күз очрашу истән чыкмый. 
Бу хәл 1958нче елда булды. Мин икенче сыйныфта укып йөргән чак. Октябрь аеның соңгы көннәре. Мәктәптән өйгә кайтып керүем булды, әни Мукрый урамындагы туганнарыбызга йомыш белән җибәрде. Мин җилкәмдәге сумкамны гына салдым, бишмәтне, бүрекне салып та өлгермәдем, «бар тизрәк», дип, әни ашыктырды. Үземнең мәктәпкә кия торган ботинка урынына әбинең очлы башлы галушын эләктердем дә урамга йөгердем. 
Берничә көн яуган көзге яңгырлардан соң, өйдән чыккач, юл клуб янына кадәр ярыйсы гына. Ә клуб яныннан Мукрый урамына борылгач, бөтенләй баткаклык, ат арбасының күчәренә җитәрлек булыр. 
Кешеләр йөрер өчен Хәмидуллин Тәүфикъ абыйларның бәрәңге бакчасы читәне кырыеннан тар гына сукмак бар. Анда да аякны пычратмас өчен, берничә җирдә читәнгә тотынып үтәргә кирәк. Шулай аяк астына карап, саклана-саклана барганда каршыма Хабулла абыйларның кара үгезе килеп чыкты. Бу үгез турында ишеткәнем бар иде инде. Ул бәйләгән бауларын өзеп, киртә капкасын җимереп урамга кача икән. Анда беркемнән дә курыкмый, тыңламый. Үзе теләгән җиргә бара. Шашынып өрүче этләргә әйләнеп тә карамый, балаларны да куып йөри, сөзә… Ә мин аны ике адым калгач кына күреп алдым. Уйлап торырга вакыт юк? Артка борылып та качарлык түгел. Үгезгә юл бирәм дип, пычрак юлга чыксам, билдән чумам. Үгез дә коры сукмактан тайпылырга, юл бирергә уйламый. Пычракта бераз басып торып, бу баланы коры җирдән үткәрим, дигән нәрсә уенда да юк. Ул – беркемгә баш бирмәүче герой ич урамда! Аны бөтен авыл белә! 
Мин үгезгә артым белән борылып, ике кулым белән читән казыкларына ябыштым. Үзем күз белән генә тегене күзәтәм. Ул барган уңайга бераз башын аскарак иде дә, «уф» дип мышнап, артымнан мөгезләре белән күтәреп алып өскә чөйде. Күзләремне ачканда мин бишмәт чабуыннан читән казыгында бәрәңге бакчасының икенче ягында эленеп тора идем. Бертуганым Равил белән икебезгә бер булган бүрек башымнан очып китеп, 3-4 адым арада Тәүфикъ абыйларның бәрәңге бакчасында тәгәрәп ята. Үгезнең сөзүеннән куркырга өлгермәдем дә. Башта бер генә нәрсәдән курку: Тәүфикъ абыйның малае Рифкать белән бер класста укыйбыз. Ул мине бу хәлдә күреп алса, иртәгә бөтен сыйныфташларга сөйләячәк! Менә шунда бөтен укучыларга көлке булып, мин оятка калам ич!? Әле Тәүфикъ абый үзе күрсә, бәрәңге бакчасын таптыйсың, дип орыша башласа, әтигә әйтсә? Шундый уйлар башта әйләнгән арада бишмәт төймәләрен ычкындыра башладым. Инде бишмәттән чыгып төшкәч, аны казык башыннан ычкындырып, үзем читәннең кире ягына төшеп, бишмәтемне кидем. Шул вакыт тирә-ягымны күзәтәм – берәр кеше карап тормыймы? Ул арада кара үгез үз юлы белән китеп, күздән югалган иде инде. 
Кызарып-бүртенеп Хәмит абыйларга җитеп, йомышны үтәп өйгә кайтканда бишмәттә чираттагы ике ертык җир генә бу хәлемнең шаһиты булып калды… 
Расих ҖӘЛӘЛ-КАРЛЫ, 
Буа районы

Комментарии