Дога көче

Дога көче

Гөлйөзем энесе Хәмит белән Төркиядәге туганнарына барырга уйлый. Автобус белән Казанга кадәр килүен киләләр, тик самолетка билет юк. Әбисе Гөлйөземгә кайчандыр юлга чыкканда укый торган дога өйрәткән була: «Ләә Илаһе ил халас. Юлдашым булсын Хозыр Ильяс». Гөлйөзем теленнән дә төшермичә, шуны кабатлый. Ни хикмәт, ике кеше килеп, билетларын кире тапшыра. Әнә шулай итеп, ниятләренә ирешәләр. Болар кунак булып, кире кайтырга чыккач, куе томан аркасында самолетларны очырмыйлар. Гөлйөзем кабат әбисе әйткән доганы кабатлый. Озак та үтми, ялтырап кояш чыга. Казанга кайтып җитсәләр, автобуста тагын урын юк. Энесе доганың көченә инде тәмам ышанып: «Апа, теге догаңны укы», – ди. Озак та үтми, аларга берәү эндәшә. Танышлары икән. Казанга кеше китергән булган да, Хәмит белән Гөлйөземне танып алган. Аның да Чаллыга кайтышлары икән. Әнә шулай итеп, дога ярдәмендә юллары уңып, исән-имин сәфәрләрен төгәллиләр.

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез булуга тагын бер мисал.

Раушания Алабугада яши. Кызы, кияве (ул керәшен татары), ике оныгы белән бергә Сочига ял итәргә бара. Ун көн ял итеп, кайтыр юлга чыгалар. Байтак кайткач, юлда төзелеш барганын күрәләр. Ләкин эшчеләре күренми. Болар монда туктап, ял итеп алырга уйлый. Машиналарын юл кырыена таратылган ком өстенә кертеп туктатмакчы булалар. Ни хикмәт, машиналары бата башлый. Шунда Раушания әбисеннән отып алган иман кәлимәсен кабатлый: «Ләә Илаһы иллә Аллаһы». Шунда могҗиза була, әле генә көпшәк булган җир катылана, машина торган саен тирәнрәк батуыннан туктый. Ул арада бер КАМАЗ машинасы килеп чыгып, аларны сөйрәтеп чыгара. Баксаң, бу сазлыклы җир икән. Куркыныч барлыгын кисәткән тамганы юл төзүчеләр алып куйган булган.

Безнең юлчыларыбыз юлларын алга таба дәвам итә. Кич караңгы төшкәч, яңгыр ява башлый. Юеш юл ялтырый, берни күренми. Тагын туктап, ял итеп алырга булалар. Машинадагыларның Раушаниядән башкалары йоклап китә. Бер Раушания генә уяу. Күңеленнән гел иман кәлимәсен кабатлый. Шунда каяндыр чәчләре тузган бер хатын килеп чыгып, машинадагы 7 яшьлек оныгыңны миңа бир, дип сорый. Раушаниянең коты оча. Тиз генә киявен уятып, бу урыннан китәргә куша. Алар бер кунакханә кебек җиргә барып, төн куналар. Иртән кунакханәгә куркынган юлчылар килеп керә. Баксаң, кичен Раушанияләр туктаган урында бик көчле яңгыр булып, җир убылган. Шунда төнгелеккә тукталган машиналарга да зыян килгән.

Раушанияләр исән-имин Алабугага кайтып җитәләр. Керәшен кияү кайткач су коена да, икенче көнне мәчеткә барып, үзенә мөселман исеме куштырып кайта, ислам динен кабул итә.

Аллаһы Тәгалә безнең һәр гамәлебезне күзәтеп тора. Ихластан сорасаң, сораганыңны бирә. Күңелең генә яхшыны уйласын.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии