Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашар

Нинди мәгънәле, акыллы сүзләр. Безнең татар, гомумән, мөселман халкы гомер-гомергә тапкырлыгы, зирәклеге белән башка кавемнәрдән аерылып торган. «Восток – дело тонкое» дигән гыйбарә бүген дә актуальлеген югалтмаган. Менә шулай шөкер итеп, горурланып кына яшәп ятасы иде дә бит, юк шул, ирек бирмиләр. Карагруһ шовинистларның һөҗүмнәренә ияләшеп, аларга каршы куярлык гамәлләр, дәлилләр белән акыл кушканча яши башлаган гына идек, инде үзебезнең мөселманнар арасында да бүленү-таркалу башланды. Андый кара эшләр, билгеле, элек тә булгалап тора иде. Соңгы вакытта Татарстанда, Русиядә яшәп яткан мөселманнар дөнья күләмендә телгә алына башлады. Иң аянычы: тискәре яктан. Мөфтиебез Камил Сәмигуллинның: «Ваһһабчылар безнең җәмгыятьтә нәфрәт идеяләрен пропагандаларга тиеш түгел. Без моны тыярга һәм бергәләшеп моңа каршы торырга тиеш», – дигән сүзләрен ничек итеп тормышка ашырырга була икән соң? Сакал-мыекларын озын итеп үстергән, мәчетләргә намазга яланбаш-яланаяк кергән мөселманнарга ваһһабчылар дип шикләнеп караргамы? Иң мөһиме: нигә мөфтиебез бу гамәлләрен Русия Мөфтиләр шурасы белән килешеп эшләми икән?

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан килеп ирешкән хәбәрне укыгач, мин бөтенләй аңсыз калдым. «9нчы май көнне мәчетебезне канунсыз тартып алган Пенза өлкәсе мөселманнарының үзәкләштерелгән диния идарәсе рәисе Асият Уразаев үз кешеләре белән килеп, безне мәчеттән куып чыгара башлады. Бабайларны, инвалидларны кыйнадылар», – дип сөйли 61 яшьлек Зөфәр Якупов. Татар авылларының иң зуры дип саналган, 10 меңнән артык халкы булган Урта Әләзәннең 44нче мәхәлләсендә була бу хәл. Хәтта бу сугышу вакытында кайбер картларга ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килгән. Нәтиҗәдә, бу мәчеттә ике төркем, ике имам барлыкка килә. Бер мәчеттә ике төркемгә бүленеп, намаз укыйлар. Башка сыймаслык хәл. Нәрсә бу? Ахырзаман гамәлләреме? Моны бит шәригать кануннарын, Коръәнне, хәдисләрне яхшы белгән, укыган дин әһелләре эшли. Күп мөселманнарга үрнәк, эталон булып торган Урта Әләзән халкы нинди хәлгә калган бит. Моңа кем гаепле? Ваһһабитлармы? «Эчке» яки «тышкы» дошманнармы? Югары дәрәҗәдәге дин әһелләре алып барган сәясәт халыкны әләкче, доносчы итеп ясап бетермәсме?

Корбан гаете алдыннан мин корбан чалуга карата булган таләпләрне, кагыйдәләрне кабаттан карап чыгарга яратам. Элек бик күп игътибар бирелмәгән чараларга кагылышлы гамәлләрне язмакчы булам. Кайбер чыганаклардан карасаң, корбан чалуга җиңелрәк таләпләр куелган. Мәсәлән, бер китапта: «Корбан чалуга ниятләп, «Әл Әнгам» сүрәсенең бер өлешен укый да, «Аллаһу әкбәр», – дип төгәлләп куя. Хайван чалына», – диелә. Бу эшне инде тәһарәте булган, намаз укымаган кеше дә башкарырга мөмкиндер. Ә менә икенче чыганакта: «Корбан чалынгач, ике рәкәгать намаз, икесенә дә унар «Ихлас сүрәсе укылып, һәр сәҗдәдә аерым дога укыла», – дип әйтелә. Монда инде, минемчә, намаз укымаган кешегә бу эшкә тыкшынмавың хәерлерәктер. Менә шуннан корбан чалган вакытта чират барлыкка килә. Суючы килсә, укучы булмый яки киресенчә. Бер караганда, бик гади гамәл кебек. Икенче яктан карасаң, бу таләпләр үтәлмәсә, күңелдә шик кала. Безнең якларда, мәсәлән, корбан чалгач, намаз укымауны күз алдына да китерә алмыйсың.

Соңгы вакытларда, гомумән, һәр мәхәллә имамы үз кануннарын чыгарып маташа башлады. Болай да башлары каткан мөселманнарның башын бутап, мәсәлән Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов нәрсә дип яза: «Кайсы китапта язылган, имамнар мәет озатырга тиеш, дип? Гамәлен кылмасак та, без бит үзебезне мөселман дип саныйбыз, шулай булгач, бу эшне һәрбер мөселман башкара белергә тиеш. Юк икән, бигайбә, безне сүкмәгез, үзегез гаепле». Җәүдәт хәзрәт үзенең нинди илдә, нинди мохиттә яшәвен онытып җибәргән ахыры! Хөрмәтле хәзрәт! Һавада очып йөрмик инде, бераз җиргә төшик! 74 ел коммунистлар тарафыннан изелеп килгән мөселманнар 20 ел эчендә шәригать белеме алып, чын мөселманнарча шушы йолаларны, фарыз гамәлләрне үтәргә сәләтле дип уйлыйсызмы? Бөтен кеше дә мәдрәсә бетерә алмый бит инде. Нигә, имамнар мәет озатырга барсалар, укалары коелыр иде микән? Аларга нинди эш кала соң? Атнага бер җомга, елга ике гает намазларын укытумы?

Ә менә Нурулла хәзрәт Мөфлихун Арыслани барысын да уздырып җибәрә. Аның язган вәгазь-нәсихәт китабын укысаң, чәчләрең үрә тора. Мин бу язманы озынга җибәрмәс өчен, аның китабыннан бер-ике өзек китерәм. Ул Коръән-Кәримнең «Сад» сүрәсеннән аятьләр китереп маташа. (86, 87, 88нче аятьләр). «Ий Мөхәммәд галәйһиссаләтү вәссаләм, кешеләргә әйт: «Мөселманлык бурычымны үтәгәнем өчен сездән хак сорамыйм һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүче түгелмен. Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер. Коръәннең хикмәтен, кешеләр өчен иң зур нигъмәт икәнен һәм Коръәнне мәетләргә уку, аларга савап багышлау хата эш икәнен тиздән белерсез. Дөньяда белмәсәгез, ахирәттә белерсез, ләкин анда соң булыр». Монда мин өтерен дә төшереп калдырмыйча, аның китабында ничек язылган, шулай күчереп яздым.

Ә менә хәзер Коръән тәфсирендә ничек язылганын карыйк. Сүз уңаеннан әйтик, бу очракта мин Коръән тәфсирләренең төрле басмаларыннан файдаландым.

«Сад» сүрәсенең 86, 87, 88нче аятьләре: «Ий Мөхәммәд галәйһи вәссалләм, кешеләргә әйт: «Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын. Һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен. Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер. Коръәннең хикмәтләрен яки Коръәннең кешеләргә иң зур хикмәт икәнен бер заман белерсез. Дөньяда белмәсәгез, ахирәттә белерсез!» Монда бит: «Коръәнне мәетләргә уку, аларга савап багышлау хата икәнен тиздән белерсез», – дигән сүз юк. Каян алып язган бу сүзләрне, ничек җөрьәт итеп бу эшкә барган? Бу китап 5 мең данә тираж белән чыгарылган. Бу кешене кем дип атап була? Гайбәтчеме, ялганчымы, әллә ваһһабитмы ул? Менә бу сорауларга җавап бирер өчен Русиядә Мөселманнар шурасы, Татарстанда Мөселманнар диния нәзарәте, мөфтиебез һәм дин белгечләребез бар. Сездән җавап көтәбез, хөрмәтле хәзрәтләр!

Йа Раббым, бир сабырлык. Барлык мөселман кардәшләребезгә тату яшәргә насыйп ит! Аерылуга, бүлгәләнүләргә юл куйма! Синнән башка бер генә зат та безгә булышмас.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии