ДИНДӘ ТАТАР АХМАКМЫ?

һәм Русиядә традицион мөселман идеологиясе аңлашылмый торган ясалма синтезга әверелә бара. яшьләре “сәләфит” (ваһһабит), «Хизб-ут-Тахрир» һәм башка агымнарга кереп кушыла. Эш шуңа кадәр барып җитте ки, гомумрусия мөселман сайты безне, имамнарын, мәчетләрдә вәгазьне телендә алып барган өчен тәнкыйтьли… Нәтиҗәдә, «сәләфит», таблигчылар, «Хизб-ут-Тахрир», тәкфирчылар, шигый һәм башка шикле фигураларның идеологияләре калыплаша бара. Әлеге секталарның киңәюе традицион мөселманнар санын киметүгә китерә», — дип яза «Звезда Поволжья» газетасында Фәрит хәзрәт Сәлман. Аның фикеренчә, мөселман җитәкчеләре Русиядә бүген үз рольләрен аңлап бетерми. Исламы ул – Исламы. Көнбатыш дипломатлары безгә нәкъ тә шул Исламны өйрәнергә дип килә. Кызганыч, без бу төшенчә кыйммәтен әле һаман да аңламыйбыз.

Бер ай элек «Безнең гәҗит»тә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин белән Мөселман яшьләре фестивале хакында әңгәмә басылган иде. 10-16 августта узган җыенда катнашучы делегат буларак, әлеге теманы дәвам итәбез. Бу фестивальнең максаты — Русиядә яшәүче мөселман яшьләренә, дөресрәге, татар-мөселманнарына (катнашучыларның 95% – татар. — А.Ш.) үзебезнең традицион Исламны аңлату, 1000 елдан артык татар җирлегендә калыплашкан хәнәфит мәзхәбе хакында күбрәк белешмә бирү һәм бу юнәлешнең безнең җирлеккә иң уникаль булуын төшендерү. Моның өчен оештыручылар традицион белгечләрен чакырып, яшьләр белән төрле лекцияләр, әңгәмәләр оештырды. Традицион хакында мөселман яшьләре ни уйлый соң?

ТРАДИЦИОН ИСЛАМ — ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ СӨННӘТЕ

Татар җирлегендә Ислам 922 елны рәсми рәвештә кабул ителгән дип саналса да, Хак дин биредә Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорыннан бирле киң колач җәя барган. Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең өч сәхабәсен — Зөбәернең улы Габдрахманны, Рабияның улы Ханталаны һәм Җадның улы Сөбәерне Болгар халкын дингә тарту өчен җибәрә. Болгар белән Айдар хан идарә иткән бу вакытта сәхабәләр 10 ел дәвамында халыкка дәгъват кыла. Аннан икесе Мәдинәгә кайтып китә, ә Хантала биредә хан кызына өйләнеп, төпләнеп кала, дин таратуны дәвам итә. Болгарда мәчетләр сафка баса. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сүзләренчә, биредә 1 сәхабә һәм 33 тәбигыйн (сәхабәләрне күреп белгән буын. — А.Ш.) күмелгән. Никадәр халыклар, милләтләр арасында, иң беренчеләрдән булып безнең бабалар Хак динне кабул иткән, гасырлар буе саклап килгән, шунлыктан буларак сакланып калган. Менә хәзер XIX гасырда барлыкка килгән агым — «сәләфитчелек» иң дөрес юл дип, татарлар тоткан дингә каршы көрәшә. Алар безнең Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорыннан килгән Исламны инкарь итә.

Фестиваль икенче ел рәттән Болгар шәһәрендә уза. Биредә яшьләргә тыюлык буенча экскурсияләр оештырыла, тарих буенча төрле лекцияләр үткәрелә. Һәркем моны кызыксынып кабул итә. Ләкин менә традицион Ислам хакында сүз чыкса, кайбер яшьләр арасында каршылык туа. Әйтергә кирәк, бүген Русия күпмилләтле һәм күп динле ил генә түгел, бүгенге Русия күп исламлы дәүләт буларак та формалашып килә. Ә төрле агымнар арасында каршылык тумый кала алмый, чөнки идеяң бер түгел. Мондый күренеш динебез, дәүләтебез, милләтебез киләчәге өчен бары зыянга. Традицион Ислам — асылыбыз. Кайбер мөселманнар арасында бу төшенчә ниндидер бер искелек буларак кабул ителә. Ә мең ел буена татарлар динне аңсыз рәвештә тотканмы? “Юк”, дип тарих моңа үз сүзен күптән әйтте.

Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге мөдире, Болгар мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәиз белән очрашу вакытында сүз традицион Ислам хакында барды. Аның сүзләренчә, традицион Ислам – искелек түгел. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)нең үзеннән килүче Ислам. Тарихи Ислам.

ӘБҮ ХӘНИФӘ ХАТАЛАНГАНМЫ?

Бабаларыбыз Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча яшәгән. Ул безнең җирлеккә иң яраклы мәктәп буларак санала. Яшьләргә дә нәкъ шуны аңлату күз уңында тотылды. Чөнки биредә яшьләрнең төрлесе бар: бер яктан, әле намазга гына басып килүчеләр булса, шул ук вакытта төрле мәзхәбләргә бүленеп яшәүче мөселманнар да очрый. Фестивальнең беренче көнендә җәмәгать белән намаз укыганнан соң, дүрт-биш егетнең әле вакыты җитмәгән намазларны укып куюын күзәтергә туры килде. Шуннан кичкә таба бер каршылык туды: дүрт-биш псевдосәләфит: «Намазларны кушып укырга кирәк», — дип җәмәгатькә мөрәҗәгать итте. Күпләр аптырап: «Әбү Хәнифә буенча кеше сәфәр вакытында гына намазны кушып укый ала, ә инде атна буе бер урында яши икән, намаз үз вакытында укылырга тиеш», — дип, кире җавап белдерде. «Субханалла, братия, мы не можем сказать, что Абу Ханифа не допускал ошибки!» — дип, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтенә ияргән бөек галим йөзенә пычрак ату башланды. Шулай итеп, Әхл әс-Сөннәткә кергән дүрт бөек имамның иң беренчесе дә хаталанган булып чыга! «Без үзебезчә, сез үзегезчә укыгыз», — дип «сәләфит»ләр кырт кисеп, җәмәгатьне икегә таркатты.

Ни өчен кирәк булды соң бу? Намазны бердәм рәвештә укып булмыймы? Була. Бу дини белемлелек түгел, ә идеягә хезмәт итү. Хәнәфит мәзхәбендә хата киткән, имеш! Ә таркату хата түгелме?

Беренче көн әнә шулайрак узды. Алга таба, бәхәсләр кызганнан-кыза торгач, Аллаһыга шөкер, җәмәгать берләште. Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча намаз укылды.

ГАРӘП УЛ – БАШКА ДӨНЬЯ

Шундый каршылыклардан соң, Чиләбедән килгән, инде икенче ел рәттән фестивальдә катнашучы Дамир Әскәров белән сөйләштем.

– Аллаһы Тәгалә: «Минем дингә ябышыгыз һәм таркалмагыз»,– дип, мөселманнарга мөрәҗәгать итә. Менә бу фестивальдә әле дин өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган, Исламга яңа тартылучы яшьләр байтак. Күбесе гади сорауларга да җавапны белми. Шунлыктан әллә нинди агымнарга кереп китүең ихтимал, — ди Дамир. — Башка ят юнәлешләргә тартылу күп төбәкләрдә күзәтелә. Белмим, алар аны аңламыймы, әллә аның нинди нәтиҗәләр китерәчәген күзаллый алмыймы? Имеш, Әбү Хәнифә хаталанырга да мөмкин булган. Әлһәмдүлилләһ, безнең җирлектә 1000 елдан артык хәнәфит мәзхәбе яшәгән. Хәзер татарлар диннән ерагайды. Һәм ачык мисал, динен югалткан татар милләт булудан да туктый бара. Алар татар да, рус та түгел — ә маңкорт. Элек, революциягә кадәр, татарлар Русиядә, мөселман дөньясында иң белемлеләрдән саналган. Ни өчен? Чөнки 200 ел элек мөселман дөньясында университетлар булмаган диярлек. Бары дини белем йортлары гына эшләп килгән. Ә татарлар дини белемнән тыш, дөньяви белемле дә булган. Европаны күзәткән.

Шуңа да безгә бабаларыбыз тоткан динне — Әбү Хәнифә мәзхәбе белән яшәү рәвешен алып бару мәслихәт. Һичшиксез, бездән аны үстерү сорала. Хәнәфит мәзхәбен бабаларыбыз ул безнең җирлеккә иң яраклысы, иң уңайлысы булганы өчен сайлаган. Мисал өчен, хәнәфит мәзхәбендә безнең шартларда ничек намаз укырга кирәклеге хакында ачык аңлатылган. Бездә кояш тулысынча батып бетми, ястү намазы вакыты керми дигән сүз. Бу очракта нишләргә? Гарәп дөньясында мондый сорауны беркем башына да китерә алмый. Аларда икенче дөнья. Ә безнең җирлектәге галимнәр нәкъ шушы сораулар буенча шөгыльләнгән. Ә хәзер безгә ни өчен төрле агымнарга ияреп, велосипед ясарга?

ВАҺҺАБЧЫЛАРНЫ СҮГҮ — ФЕТНӘ?

Фестивальдә танылган тәҗрибәле имамнар белән очрашулар оештырылды. Һәркем теләгән соравын бирә алды. Аларга традицион Ислам тотучы имамнар, җәмәгать эшлеклеләре — Илдус хәзрәт Фәиз, Фәрит хәзрәт Сәлман, Әлбир хәзрәт Крганов, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рафыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар төпле җаваплар бирде.

Тематика бер юнәлештә барды — татарларда Ислам үзенчәлеге. Тик лекторның вакыты беткәч, инде арабызда бернинди имам да калмагач, яшьләр фикерен сәләфитләр үзгәртергә тырышты. Традицион һәм традицион булмаган юнәлеш хакында сүз куерту, ягъни ваһһабчылар хакында тулырак мәгълүмат җиткерү ярамый икән бит! Бигрәк тә «Истинное лицо ваххабизма» исемле китап һәм икенче көнне Дагстанда ваһһабчыларның ничек халыкка һөҗүм ясаулары хакында видеофильм карау фетнә чыгаруга сәләтле икән! Шунысы кызык: алар бу хакта мөселман яшьләренә аңлатырга тырыша, ә бу сүзләрне әйткән имамның үзенә түгел. Хәтта стенгазетаның соңгы санында шул теманы күтәреп чыккан булдылар. Традициончыларга да аларның ничек аерылып намаз укуы һәм башка каршылыклар тудыруы хакында язарга була иде — кирәк идеме бу? «Сәләфитләр»нең максаты анык шикелле — өммәт өчен түгел, идея өчен хезмәт итү. Бу, үз чиратында, җәмәгатьне таркатуга китерә. Безнең арада белемле традицион Ислам тотучы бер рухи лидер җитмәде. Ә кайберәүләр әле беренче тапкыр намазга гына баса. Алар кемгә генә иярмәс?!

АСЫЛДАН АЕРЫЛУ

Яшьләр арасында әзме-күпме тәгълимати яктан төрлелек хөкем сөрә. Бу бәхәсләр мөселманнар арасында нинди проблемалар булуын ачыкларга ярдәм итте. Алда язганымча, шундый вак-төякләр киләчәктә коточкыч каршылыклар тудырырга мөмкин. Мисал өчен, Кавказдагы хәлләр үзе ни тора? Шулай да җыенда без иң элек бер-беребезгә мөселман буларак карадык. Тик Русиядә безнең өчен ят агым әкренләп киң колач җәя бара. «Звезда Поволжья» газетасында тарих фәннәре кандидаты А.Н.Йосыпов Татарстанда ваһһабчылыкның киң колач җәюендә 2 этапны билгели: беренчесе — 1992-2000 еллар дәвамында халыкара фондларның республика җирлегендә актив миссионерлык белән шөгыльләнүе булса, икенчесе — 2000 елдан алып, бүгенгә кадәр дини уку йортларына финанс ярдәм күрсәтелү, шулай ук чит илдә кадрлар булдыру. «Хакимияткә М.Горбачев килгәч, Русия мөселманнары белән чит илдәге кардәшләр арасында элемтәләр торгызыла башлады. Советлар Союзы вакытында читтәге Ислам идеаллаштырылды. Русия мөселманнары, бигрәк тә татарлар һәр гарәпне Пәйгамбәр яки Пәйгамбәр илчесе урынына күрде. Шундый ихласлык негатив нәтиҗәгә китерде менә. Нәтиҗәдә, бүген 1300дән артык мәчет һәм мәдрәсә эшләп килүенә карамастан, имамнар әлеге дини учреждениеләрдә тиешле традицион дини белем алмады, шуңа да «сәләфит»ләр арасында традиционалистлар үз фикерләрендә нык тора алмый. Традицион Ислам һәм «сәләфитләр» арасында каршылыклар туа. Ваһһабчыларның «тәкфир» пропагандасы, ягъни үзләре артыннан иярмәгәннәрне «кәфер» дип яшәүләре Татарстанга гына түгел, бөтен мөселман өммәтенә тискәре тәэсир итәргә мөмкин», — дип, «сәләфитчелек»нең киң колач җәюе хакында яза А.Н.Йосыпов. Төрле агымнар Русия татар яшьләренә үз йогынтысын ясый. Бу фестивальдә ачык чагылды. Ләкин үзләрен генә дөрес дип тәкрарласалар да, зыяннан тыш файда китермәде алар. Әлбәттә, бу хаталы юл.

Традицион Исламны күз уңында тотучы Мөселман яшьләре фестивале киләчәктә үзен аклармы? Безгә бүгенге вәзгыятьтә нинди булырга? Ничек үсеш алырга? Кайсы якларны өстенрәк кую мәслихәт? Ничек берләшергә? Бу фестиваль шушы сорауларга төгәлрәк җавап бирергә ярдәм итсен иде. Иншалла, бу җыен төрле төбәкләрдә яшәүче мөселманнар карашын берләштерүче, асылыбызга кайтырга этәргеч ясаучы юл булыр.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.

-Болгар-.

Комментарии