Гарәп илләрендәге вазгыятьнең сәбәбе

Гарәп илләрендәге вазгыятьнең сәбәбе

Беркемгә дә сер түгел, инде елдан артык гарәп илләрендә бер-бер артлы инкыйлаблар булып тора. Әле бүген дә Сириядә гражданнар сугышы бара. Без татар мөселманнары гарәп илләрен мөселман илләре, дип сөйләргә күнеккәнбез инде. Чыннан да, гарәп илләрендә намаз укымаган, ураза тотмаган кешеләр бик сирәк. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Мөселманнар бер-берсенә туганнар», дип. Ә туганнар бит бер-берсенә «кылыч» күтәрергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Бер-берсенә кылыч күтәргән мөселманнарның үтерүчесе дә, үлгәне дә тәмугта була», – диде.

Әйе, күпләре әйтер, «Аларны бит америкалылар котырта», дияр. Шулайдыр әлбәттә. Мин бу сүзгә каршы килә алмыйм, һәм ярышырга да җыенмыйм.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең вафаты алдыннан Аллаһыга мөрәҗәгать итеп: «Әй Раббым, миннән соң минем өммәтемне кяферләрдән кыерсыттырмасаң һәм җиңдермәсәң иде», – дип сорады. Аллаһы Тәгалә җавап итеп: «Синнән соң синең өммәтеңә бөтен дөнья кяферләре берләшеп килсәләр дә, өммәтеңә зыян сала алмаячаклар, үзара ызгыша башлаганчы», – дип, вәгъдә итте. Без бит бик яхшы беләбез, Аллаһы Тәгалә Үзенең вәгъдәсен үтәүче зат. Ә нигә соң аннары, безгә мөселман илләре буларак күңелләребезгә сеңгән гарәп илләрен болгатып, бер-берсенә каршы куеп туганара үтерешүгә китереп җиткерделәр? Ни өчен Аллаһы Тәгалә гарәп илләрен пыран-заран китерергә кяферләргә ирек куя? Алар бит намазларын калдырмый, уразаларын тоталар, корбан чалалар, хаҗга йөриләр, шулай булса да… Кыскасы, сәбәбе нәрсәдә?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә маидә сүрәсенең 104 аятендә әйтә: «Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: «Аллаһы иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә килегез!» дип, алар әйтәләр: «Ата-бабаларыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул динне тотабыз, шул гамәлне кылабыз», – дип».

Без менә бу аять бары кяферләргә генә кагыла, дип уйлый идек, ә чынлыкта исә, бу аять без – мөселманнарга да кагыла икән. Гарәпләр бүген ата-бабалары мөселман булган өчен генә ислам динен тоталар. Коръәндә әйтелгәнчә, ата-бабалары мөселман булган өчен генә мөселман булып йөриләр. Ихлас күңел белән үзләре Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен гамәл кылмыйлар, ата-бабалары намаз укыган, ураза тоткан, хаҗ кылган өчен генә алар да шул гамәлләрне кылалар. Димәк, ата-бабаларын Аллаһы Тәгаләгә караганда югарырак куялар. Ә бит мөселман кешесенең йөрәгендә беренче урын Аллаһыга, икенче урын Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) бирелергә тиеш. Ата-аналар, әби-бабалар 3-4 урында булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта: «Мине үзегезнең ата-аналарыгыздан ныграк яратмый торып, сезнең берегез дә хак мөселман була алмый», – диде. Пәйгамбәрне (с.г.в.) ата-аналардан ныграк яратуны ничек аңларга соң? Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салаватлар әйтеп, аңа дога ирештерү генә түгел, ә ул (с.г.в.) безгә калдырган дингә бернәрсә дә өстәмичә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен ташламыйбыз дигән булып, ул (с.г.в.) эшләп күрсәтмәгән гамәлләр кылмыйча яшәү – Пәйгамбәребезне (с.г.в.) ата-аналарга караганда ныграк ярату була.

Аллаһы Тәгалә шул ук Маидә сүрәсенең инде 105 аятендә мөселманнарга мөрәҗәгать итеп: «Әй иман китерүчеләр! Сез үзегезне кайгыртып туры юлда нык торыгыз! Әгәр Коръән өйрәткәнчә туры юлда нык торсагыз, адашкан бәндәләр сезгә зарар китерә алмас. Җыйналып кайтачак урыныгыз Аллаһы хозурында. Ул сезнең кылган эшләрегездән хәбәр бирер».

Бу аятьтә бүген гарәп илләрендә барган вәзгыять кенә түгел, без – татарларның ни өчен дәүләтсез калуыбызның сәбәбе дә әйтеп бирелә. Аллаһы Тәгалә Коръән өйрәткәнчә яшәп, берләшкән хәлебездә туры юлда нык торырга чакыра. Әйтми бит, «ата-бабаларыгызның гореф-гадәтләрендә нык торыгыз!», – дип.

Бүген гарәпләрдәге ислам дине, таудан төшереп җибәргән тәгәрмәч шикелле, инерция белән генә барды һәм «тәгәрмәчне» тәгәрәтергә өстәмә көч куймагач, «тәгәрмәч» тигезлеккә чыкты да, ауды.

Ә бит һәр мөселман һәрбер кылган гамәлен Аллаһының рәхмәтен өмет итеп кылырга тиеш. «Ата-бабам намаз укыган, шуның өчен намаз укыйм, ата-бабам ураза тоткан, шуның өчен ураза тотам, ата-бабам ислам динендә булганнар, шуның өчен мин дә ислам динен тотам», дип әйтү, ата-бабаны Аллаһыдан да өстән кую була. Ә бит Аллаһы Тәгалә: «Мин җеннәрне дә, кешеләрне дә Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым». (51.56)

Инде мөхтәрәм милләттәшләр! Бүгенге көндә без дә бит үзебезнең «Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтне ташламыйбыз», дип, бидгать гамәлләр кылуны дәвам итәбез. Ә мондый гамәл Аллаһы Тәгаләне икенче урынга кую гына булмый, ә Раббыбызны ялганчылыкта гаепләү була. Чөнки Коръәндә: «…Бүген Мин динегезне камил итеп төзеп бетердем. Бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп тәмам кылдым…», диелә. (5. 3.) Ә без дингә яңалыклар кертеп: «Юк Аллаһы динебезне камил итеп төзеп бетермәде, без үзебез диндә булмаганнарны өстәп камил итәбез», дип, Аллаһы Тәгаләне ялганлыкта гаепләгән булып чыгабыз түгелме?

Әйтелгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясап катгый төстә: Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, Коръәндә һәм Сөннәттә булган гамәлләр генә кылып яшәсәк кенә хакыйки мөэмин-мөселман була алабыз, дип әйтә алабыз. Без ата-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, аларга дога кылып торырга тиешбез, әмма аларны Аллаһыдан өстен куярга хакыбыз юк.

Бүген гарәп илләрендә булган вәзгыять бу сүзләрнең хаклыгына дәлил булып тора. Хакыйки мөселманнар булып яшәп, Аллаһының рәхмәтенә ирешеп яшәргә насыйп булса иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Гарәп илләрендәге вазгыятьнең сәбәбе , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии