Корбан бәйрәменә әзерләнәбез

Корбан бәйрәменә әзерләнәбез

Корбан чалу төрләре, тәртипләре турында сөйләсәгез иде. Нәзер корбаны ни була? Тиздән корбан гаете җитә. Аның йоласын тиешенчә үтисе килә.

Минсәвия ШӘМСЕТДИНОВА,

Алексеевск бистәсе

НИНДИ БӘЙРӘМ?

Корбан – Ислам динендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ул Раббысы чакыруына буйсынып, хәтта улын корбан китерергә әзер булган Ибраһим пәйгамбәр тарихы белән бәйле.

Коръәннең «әс-Саффат» (сафта торучылар) сүрәсе аятьләрендә болай дип хәбәр ителә: «Ибраһимга сәлам! Менә шулай Без изгелек кылучыларны бүләклибез! Ул Безгә иман китереп инанган колларыбыздан бит! Һәм Без аны изге күңел ияләреннән булган Исхак пәйгамбәр турында хуш хәбәр илә сөендердек!»

Корбан сүзе, гарәпчәдән «Аллаһка якынаю» дигәнне аңлата.

«Аларның итләре дә һәм каннары да Аллаһка һич барып җитмәс, ләкин сездән тәкъвалык Аңа барып җитәр» (әл-Хәҗҗ сүрәсе).

Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһка якынаю өчен кеше корбаны таләп ителми. Аллаһ хәтта чалынган хайванның итенә мохтаҗ түгел. Корбан чалу адәм баласының үз малын фида кылырга әзер булуын ача, ә хайваннарны чалу исә аларның кешегә буйсындырылганын, аларны дөрес куллану һәм кайгырту зарурлыгын күрсәтә.

КАЙЧАН БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ?

Хиҗри ел агышы календаре буенча 2нче елдан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 21нче августка туры килә, Татарстанда рәсми ял көне.

БУ КӨННЕ НИШЛӘРГӘ?

Ирләр мәчеттә бәйрәм намазында катнаша, аннан соң бер гаиләдән (уртак гаилә бюджетыннан) бер сарык корбан итеп, чалына.

Аллаһның Рәсүле Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк…» – дигән.

КОРБАН ЧАЛУ ВАКЫТЫ

Бәйрәм намазы төгәлләнгәннән соң өченче көннең кояш баешына кадәр. Әмма иң яхшы вакыт булып, беренче көне санала.

КОРБАН ЧАЛУ КЕМГӘ ТИЕШЛЕ?

Бай кешеләр өчен вәҗиб. Әбү Хәнифә мәзхәбендә бу «мәҗбүри, тиешле» дигән сыйфатка якын. Ел саен Татарстан Диния нәзарәте корбан чалыну тиешле булган байлык күләмен игълан итә. Шәригать буенча корбан чалуның нисабы көмеш бәясеннән билгеләнә. Акчага күчергәндә, ул былтыр, мәсәлән, 20 000 сум иде. Ягъни кешенең кирәк-ярагына тотудан, бурычларын түләүдән соң шул суммада ирекле акчасы калса, аңа корбан чалу тиешле. Һәм бу гомерендә бер мәртәбә генә түгел, ә ел саен үтәлергә тиешле бурыч. Корбан чалу вакыты таң ату белән керсә дә, йола бары тик имам мөнбәрдән бәйрәм вәгазен төгәлләгәч кенә үтәлә.

НИНДИ МАЛ?

Бер яшьлек сарык, кәҗә, әмма сарык алты айлык булып, симез булса һәм бер яшьлек хайванны хәтерләтсә, чалырга ярый. 2 яшьлек үгез (сыер), 5 яшьлек буйвол яки дөя 7 кеше (һәрберсенең дә корбан чалу нияте булса гына) исеменнән чалына ала. Моннан тыш ит бу кешеләр арасында төп-төгәл итеп бүленергә дә тиеш. Тавык, әтәч, үрдәк һәм каз корбанлык малы саналмый.

НИЯТ ДӨРЕС БУЛСЫН!

Кеше өчен түгел, кеше исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен чалына. «Аллаһыга корбан кылдык ошбу кеше (биредә исеме әйтелә) тарафыннан, Аллаһ ризалыгы өчен».

ИТЕН НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

Гадәттә, мөселманнар өч өлешкә бүлә. Әмма корбан итен тулысынча үз гаиләңә калдырсаң да, тулысынча таратып бетерсәң дә була. Бары тик итен сатарга ярамый. Хәтта ки акчасын таратырга теләсә дә. Башка дин вәкилләрен дә сыйларга ярый.

НӘЗЕР КОРБАНЫ

Нәзергә әйтелгән корбан чалу гамәлен корбан гаете көннәрендә башкарырга мөмкинме?

Ярый. Әмма ул башка сарык булырга тиеш. Бер сарыкта ике ният җыелмый. Чөнки Корбан хөкеме дә вәҗиб, нәзернеке дә вәҗиб. Бу сүз фарызга (тиешлегә) якын, дигәнне аңлата. Әгәр дә аның нәзере тәгаен икән, ягъни билгеле бер көндә, бер вакытта чалам, дип нәзер әйтелгән булса, һәм ул көн гает булмаса, нәзер корбанны гает көннәренә калдыру ярамас. Әмма төгәл вакыты ниятләнмәгән булса, гает көнендә чалдырырга ярый. Алда әйткәнчә, Корбан (аның өстендә вәҗиб булса) – бер сарык, нәзер өчен – башка бер сарык. Корбан сарыгыннан ашау ярый, ә менә нәзердән – юк. Корбан бәйрәме уңаеннан чалыну вакыты исә бары тик 3 кенә көн: Зөлхиҗҗә аеның 10нчы, 11нче һәм 12нче көне.

Казан Ислам колледжы директор урынбасары

Исмәгыйль хәзрәт БИККИНИН җавап бирде

2018нче елда корбан чалыну урыннары

Казан үзәгендә урнашуына карамастан, Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда быел да корбан чалыну өчен махсус урын көйләнелә. Ул мәчеткә каршы йорттагы ишек алдында махсус вагон рәвешендә булачак.

Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев сүзләренчә, биредә корбан чалынуы турында сарыкларның бәэлдәвеннән генә аңларга мөмкин булачак. Чөнки хайваннар тотыла торган урыннар да, чалыну урыннары да кеше күзе күрмәслек итеп көйләнеп, капланган булачак.

2003нче елда Мәрҗани мәчете 500 сарык чалуны оештырган булса, быел бу сан 2500гә җиткерелгән. Гадәттә, артык мал калмый, барысы да корбанга чалына, диде хәзрәт. Чөнки заказлар алдан кабул ителә, шунда ук малның чалыну сәгате-минуты язылган кәгазь дә бирелә. 20 минут саен бер сарык чалынып, эшкәртелеп, көнгә барлыгы 1000 сарык чалына.

Казанда корбанлыкларга гаризалар кабул ителә торган урыннар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үз сайтында бу хакта мәгълүмат урнаштырган.

Ссылка: http://dumrt.ru/news/news/news_20491.html

Тагын нишләргә

Корбан бәйрәме алды көне Гарәфә көне. Хаҗ гамәленең кульминацион вакыты. Бу көнне хаҗда булмаган кешеләр өчен ураза тоту сөннәт гамәл санала. Корбан гаете көннәрендә шатланырга, мул табыннар ясарга, кунак сыйларга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, балаларга бәйрәм оештырырга һәм, әлбәттә, әти-әни, туганнар белән очрашырга.

Мәгълүматны Ләйсән ЗАРИФ әзерләде

*Коръән аятьләре Фәрит Сәлмән тәфсиреннән алынды.

Комментарии